Альберт Нестеров

Альберт Нестеров, Альберт Валерий улы Нестеров (рус. Альберт Валерьевич Нестеров, 1976 елның 11 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― театр рәссамы, 2012 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), Россия Федерациясенең «Алтын битлек» театр (2016), Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2020) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 11 мартында Уфада туган. Черниковкада балалар сәнгать мәктәбен (лицей), Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссёрлык бүлеген тәмамлаган (Р. В. Исрафилов курсы, укытучылары Б. Б. Хәйбуллин, И. Ш. Сәетов, 2000) [1]. Диплом эше ― Жан Батист Мольерның «Саран» пьесасы буенча куелган спектакль.

Хезмәт юлы

Югары уку йортында укыганда Гафури театрының баш рәссамы Таң Еникеевның ассистенты була.

2001 елдан Салават драма театрында: куючы-рәссам, 2003―2012 елларда ― театрның баш рәссамы.

2012 елдан – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы.

2016 елда узган IV халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумында (Казан) «Спектакльнең образын иҗат иткәндә пьеса белән эшләү» семинарын алып бара[2].

Иҗаты

А. В. Нестеров бер үк вакытта сценограф, костюмнар һәм яктырту буенча рәссам, реклама продукциясе дизайнеры. Төрле театр сәхнәләрендә Альберт Нестеров 100 дән артык спектакль бизәгән [3].

Бизәгән спектакльләренең кайберләре

Гафури театры
Салават театры
  • Шулай булды шул (Т. Миңнуллин)
  • Соңлаган мәхәббәт (А. Островский)
  • Сөяркәм килгән. Нишләргә? (З. Хәким)
  • Ай тотылган төндә (М. Кәрим) һ. б.
«Нур» театры
  • Урман әкияте
Милли яшьләр театры
  • Ябык ишекләр артында (Ж. П. Сартр) һ. б.
Стәрлетамак башкорт театры
Камал театры
Тинчурин театры
Ырынбур рус театры
  • Купшы ир (С. Белов )
  • Аккош күле (А. Чехов) һ. б.
Новосибирск театры
  • Зөләйха күзләрен ача (Г. Яхина)
Минзәлә театры

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Илюза Капкаева. Похоже, талант у Нестеровых - это фамильное... Вечерняя Уфа, 20.04.2016 [рус.]
  2. Сведения о контракте. Госзатраты
  3. Альберт Нестеров. Новосибирскиның «Старый дом» театры сайты [рус.]
  4. Килмешәк. Камал театры сайты
  5. Флорид Бүләков «Сөясеңме, сөймисеңме…». Минзәлә театры сайты
  6. «Алтын битлек» фестивале сайтында, archived from the original on 2016-07-07, retrieved 2016-04-23 
  7. Золотая маска. Лауреаты 2016. goldenmask.ru
  8. Альберт Нестеров награжден орденом Салавата Юлаева! 2021 елның 2 декабрь көнендә архивланган. Гафури театры сайты
  9. Указ Главы Республики Башкортостан от 5 октября 2020 года №УГ-428 «О присуждении Государственных премий Республики Башкортостан имени Салавата Юлаева в области литературы, искусства и архитектуры 2020 года». Официальный интернет-портал правовой информации Республики Башкортостан (17 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2021. Архивировано 7 май 2021 года.