Илдар Сәетов
Илдар Сәетов(Илдар Ширкәт улы Сәетов, рус. Ильдар Ширкатович Саитов, 25 гыйнвар 1957, Бакалы, Бакалы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР — 14 октябрь 2020, Уфа, Россия) — драма актеры, РФ атказанган (2008), БР халык (2002) артисты. 1983―2020 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры.
Тормыш юлы
1957 елның 25 гыйнварында БАССР Бакалы районы Бакалы авылында туган. Бакалыда 2- санлы урта мәктәпне тәмамлагач, кирпеч заводында эшли, хәрби хезмәтен үти. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын ( Р.В. Исрафилов, П.Р. Мельниченко курсы) тәмамлаган (1983)[1]
2020 елның 14 октябрендә Уфада вафат. Актер озак авырган, катлаулы операция кичергән булган[2].
Иҗаты
1983―2020 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актер булып хезмәт итә.
Уйнаган рольләре
Гафури театрында
- адвокат Нагело «Елый белми торган хатын» (Женщина, которая не умеет плакать) Э. де Филиппо
- Андрей «Өч кыз туган» (Три сестры) А.П. Чехов
- Буштец «Рядовойлар» А. Дударев
- Великатов «Талантлар һәм баш иючеләр» (Таланты и поклонники) А.Н. Островский
- Вилдан «Бибинур, һай, Бибинур» Флорид Бүләков
- граф Федерико «Печән өстендәге эт» (Собака на сене) Л.де Вега
- капитан Казарян «Ярлыкау» Мостай Кәрим
- Кудашев «Соңгы патриарх» Азат Абдуллин
- Кудашев «Унөченче рәис» Азат Абдуллин
- Кудимов «Өлкән ул» (Старший сын) А.В. Вампилов
- Тимербай «Эх, дускаем Байтимер» Р. Кинҗәбаев
- Тулпар «Оч, Тулпарым» Флорид Бүләков
- Ялчыгул «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Чесвик «Күке оясы» (Пролетая над гнездом кукушки)
- Бәпәнәй «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга»
- Кнуров «Бирнәсез кыз» А.Н. Островский
- Гыйззәт «Гап-гади авыл тарихы»
- Ырыскул «Ак пароход» Чыңгыз Айтматов
- Насыйр «Бервакыт санаторийда»
- Сталин, Рәшит Галиб «Әхмәтзәки Вәлиди Тоган»
- Лемур «Мулла» Туфан Миңнуллин
- Ялчыгул «Шәүрәкәй»
- Семенов «Каһым-түрә»[3] һ.б
Фильмографиясе
- 2003 ― «День хомячка» ― полковник Безухов
- 2005 ― «Медведь» ― Омар
- 2016 ― «Кыргый» (режиссеры Ф. Утарбаева) ― табиб-хирург
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (2008);
- Башкортстанның халык артисты (2002);
- Башкортстанның атказанган артисты;
- Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) (2019);
- «Туганлык» халыкара төрки телле театрлар фестивалендә Гран-при — «Күке оясы» спектакле өчен;
- Ә. Мөбәрәков исемендәге премия (1995);
- «Туганлык» премиясе (Уфа) (1996).
Чыганаклар
- Бакалинская земля: история и люди (Бакалы энциклопедиясе). Уфа, 2010 ISBN 978-5-85051-512-6
Сылтамалар
- И. Сәетов Гафури театры сайтында 2016 елның 3 март көнендә архивланган.
- И. Сәетов «Чикләрсез татарлар» сайтында
Искәрмәләр
- ↑ Совет һәм Россия актерлары сайтында, archived from the original on 2017-03-22, retrieved 2015-07-19
- ↑ Уфада Башкортстанның халык артисты, Башкорт драма театры актеры Илдар Сәетов дөнья куйган. ИА «Башинформ», 14.10.2020
- ↑ Гафури театры сайтында, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2015-07-19