Флорид Бүләков
Флорид Бүләков (Флорид Миңнулла улы Бүләков) – язучы, драматург. Башкортстанның халык язучысы (2013). РФ дәүләт бүләге иясе (1995). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994)
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 23 февралендә БАССР Мишкә районы Олы Шады авылында туган. Мишкә урта мәктәбен, Стәрлетамак мәдәният-агарту укуханәсен, Уфа мәдәният институты курсларын, Бөре педагогия институтын тәмамлаган.
Төзүче, авыл укытучысы, музыкант булып эшләгән. Этнография бию ансамбле оештырган. Озак еллар район газетасында, республика газеталарында эшләгән. Совет Армиясендә төзелеш батальонында, аннары Мангыштауда хәрби оркестрда хезмәт итә. Ишембайда «Советская Башкирия» газетасының үз хәбәрчесе була.[1]
Иҗаты
Мангыштауда хезмәт иткәндә проза белән мавыга. «Гөлнара» повестен яза. Утыздан артык пьеса авторы. Беренче куелган пьесасы – Стәрлетамакта рус драма театрында куелган «Ширбәт ае» пьесасы. Әсәрләре Уфа, Владимир, Иркутск, Екатеринбур, Хабарау, Киров, Пенза, Казан, Махачкала, Черкесск, Якутск, Улан-Удэ, Алма-Ата, Целиноград, Брест, Чернигов, Тамбов, Киров, Тубыл, Ырынбур театрларында уйналган. Пьесалары «Современная драматургия» альманахында, ССРБ , АКШ журналлларында басыла. 3 кинороман язган. Уфаның БСТ каналында «Ай кызы» сериалы, «Аркайым сере» минисериалы төшерелгән. Салават Низаметдиновның «Мәхәббәт йолдызы» рок-операсының либретто авторы.[2]
Әсәрләре
- Ширбәт ае (1989)
- Татак, талак (1989)
- Атылган өер (1989)
- Онытылган дога (1994)
- Бибинур,ах,Бибинур (1995)
- Таштугай (1996)
- Ярангөл (1997)
- Дала кыйссасы (1997)
Г. Камал театры Ф. Бүләковның «Әбиләргә ни җитми», «Go! Баламишкин» әсәрләрен сәхнәгә куйды. Әлмәт, Минзәлә театрлары аның күп әсәрләрен сәхнәләштерде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
- 2023 елның 22 февралендә Уфаның Мостай Кәрим урамы 48нче йорт янында мемориаль такта (барельеф) ачыла.[3]
Чыганаклар
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
- Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007. [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ автобографиясеннән
- ↑ башкорт белешмәлеге, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-12
- ↑ В Уфе увековечат память народного писателя Башкортостана Флорида Булякова. Культурный мир Башкортостана, 20.02.2023 [рус.]
Сылтамалар
- Ф.Бүләков сайты [рус.]
- Башкорт эниклопедиясе 2016 елның 5 март көнендә архивланган. [башк.]
- «Сөясеңме, сөймисеңме...» (Ф. Бүләков әсәре) спектаклен Мәскәүдә күрсәтәләр [рус.]
- Башкортстан халык язучысы Флорид Бүләков арабыздан китте [башк.]
- Уфада күренекле драматург Флорид Бүләков вафат булды
- В Уфе простились с народным писателем Башкортостана, драматургом Флоридом Буляковым