Айрат Әбүшахманов
Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов (рус. Абушахманов Айрат Ахтямович; 20 август 1974, Уфа) — Россия театр артисты, режиссёры. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссёры (2019 елдан). «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008, 2016). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). Театр эшлеклеләре берлеге (2006), Россия театр режиссёрлары гильдиясе (2010) әгъзасы. «Туганлык» Халыкара төрки телле театрлар фестивале лауреаты (2006, 2012). Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт (2020), Д. Сираҗиев исемендәге театр (2009) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 20 августында Уфа шәһәрендә туа.
1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын Исрафилов Рифкать Вәкил улы курсы буенча тәмамлый.
1995 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актёры.
2003 елда Мәскәүдәге "Яңа драма театры"нда режиссёр ярдәмчесе булып эшли һәм Халыкара славяннар институтында укыта. 2003 елда Россия театр сәнгате институтын (В. В. Долгачёв һәм П. О. Хомский курсы) тәмамлый.
2004 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры режиссёры, 2005—2012 елларда һәм 2019 елдан — баш режиссё 2010 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укытучы булып эшли.
Иҗаты
Уйнаган спектакльләре
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры
- «Кәкүк оясы» постеры;
- «Rudi — never off» постеры;
- Шамакай Фесте, «Уникенче төн» (Уильям Шекспир);
- Ул, «Тутый кош Жако» (Виктор Славкин);
- Котов, «Яралы язмышлар» (Нәҗиб Асанбаев);
- Ул, «Аңлашылмаучанлык» (А. Камю);
- Ваһап, «Карлыгач» (Баязит Бикбай);
- Гашыйк, «Законлы никах белән!» (Әнгам Атнабаев).
Куйган спектакльләре
Яңа драма театры (Мәскәү)
- «Җиңү һөнәрчеләре» (Профессионалы победы; А. Гельман);
- «Шаяннар» (Шутники; А. Островский);
- «Бала табарга вакыт» (Время рожать; В. Ерофеев);
- «Сәяхәтче Синдбад» (Синдбад Мореход; Шульжик);
- «Карнавалның соңгы кичәләреннән берсе» (Один из последних вечеров карнавала; К. Гольдони).
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры
- «Озын-озак балачак» (Мостай Кәрим);
- «Өзелгән өметләр» (Әнгам Атнабаев);
- «Кызыл йолдыз» (Мәҗит Гафури);
- «Кодача» (Баязит Бикбай);
- «Ярату гөнаһмы?» (Туфан Миңнуллин);
- «Кәкүк оясы» (Кен Кизи);
- «Кар патшабикәсе» (Ганс Христиан Андерсен);
- «Җырларда — еллар тавышы» (ретро-фантазия);
- «Мулла» (Туфан Миңнуллин);
- «Шәүрекәй» (Мөхәммәтша Бурангулов);
- «Серле чуен» (Оста һәм өйрәнчек; Зәйнәп Биишева);
- «Гаиләм» (Тәнзилә Дәүләтбирдина);
- «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» (Нәҗиб Асанбаев);
- «Алтын ачкыч-Remake» (Буратино; Алексей Толстой);
- «Маугли» (Р. Киплинг);
- «Кызык бу тормыш» (Василий Шукшин);
- «Юл кагыйдәләре — безнең дуслар» (балалар өчен);
- «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим);
- «Бәхет хакы» (Хәлисә Мөдәрисова);
- «Rudi — never off…» (Әхтәм Әбүшахманов).
Камал театры
- «Әрем исе» (Илгиз Зәйниев).
Нур театры
- «Мәзәк очрак» (К. Гольдони).
Туймазы театры
- «Рядовойлар» А. Гельман
Стәрлетамак драма театры
- «Ике хат» (Мостай Кәрим).
Салават драма театры
- «Җиде кыз» (Нәҗиб Асанбаев).
М. Сеспель театры (Чабаксар)
- «Кураж ана һәм аның балалары» (Бертольд Брехт).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- «Театр язы» республика фестивале дипломы (Уфа, 2003);
- «Нәүрүз» халыкара театр фестивале бүләге (Казан, 2005);
- «Туганлык» төрки театрлар фестивале Гран-прие (Уфа, 2006);
- «Нәүрүз» халыкара театр фестивале дипломы (Казан, 2009);
- VII «Арлекин» милли театр фестивале лауреаты (Санкт-Петербург, 2010);
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2009);
- Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2012);
- Мәмбәтов (Азәрбайҗан) медале (2022)[1];
- Кыргызстан Республикасы Театр сәнгате эшлеклеләре берлегенең Җәмәгать академиясе академигы (2022)[1];
- «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» медале (2025);
- «Алтын битлек» премиясе («Иң яхшы режиссёр эше» номинациясе, 2008) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куелган «Кәкүк оясы» (Пролетая над гнездом кукушки) спектакле өчен;
- «Алтын битлек» премиясе («Иң яхшы режиссёр эше» номинациясе, 2016) — Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» әсәре буенча Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куелган спектакле өчен.
Гаиләсе
Әтисе — Әхтәм, Россия театр һәм кино актёры, театр режиссёры. РСФСРның атказанган (1989) һәм Башкорт АССРның халык (1984) артисты. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1983).
Энесе — Ринат, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры актёры, Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2010)[2][3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Айрат Абушахманов провозглашен академиком Общественной Академии театрального искусства Кыргызстана
- ↑ Ринат Абушахманов (рус.). bashopera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
- ↑ Ринат Абушахманов (рус.). kino-teatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
Сылтамалар
- «Алтын битлек» фестиваленең рәсми сайты
- Мәҗит Гафури театры сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.