Таң Еникеев

Таң Гомәр улы Еникеев (баш. Таң Ғүмәр улы Йәнекәев, рус. Тан Гумерович Еникеев; 1 октябрь 1948, Уфа, СССР) — театр рәссамы. Россия Федерациясенең халык рәссамы (2021), Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1994) һәм Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1979). Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (1996).

Тормыш юлы

Таң Еникеев 1948 елның 1 октябрендә Уфада туа. Дворян Еникеевлар нәселеннән[1].

Рәсем ясау сәләте балачактан ук беленә. 12 яшендә әтисе аны Уфа Пионерлар сарае изостудиясенә бирә[1].

Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаганнан соң, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, аны 1975 елда «театр рәссамы» белгечлеге буенча тәмамлый (педагоглары — В. Ф. Рындин, М. М. Курилко). Ике ел дәвамында Е. Вахтангов исемендәге театрда стажировка үтә[2].

Студент чагында ук, 1973 елдан башлап, М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында рәссам-куючы булып эшли башлый. 19802000 елларда бу театрның баш рәссамы вазыйфасын башкара[3].

2000 елда Ырынбурга күченә һәм М. Горький исемендәге Ырынбур өлкә драма театры труппасында эшли башлый[4]. 2007 елдан алып хәзерге вакытка кадәр — театрның баш рәссамы[5]. Ырынбурда режиссёр Рифкать Исрафилов белән күпьеллык иҗади тандемда эшли, алар бергәләп 100 дән артык спектакль куялар[6].

Гомумән алганда, Т. Еникеев Башкортстан, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре театрларында 200 дән артык спектакль бизи[4].

Эшләре

«Театр рәссамы юлын сайлаганда, мин, бәлки, башта бу һөнәрнең никадәр кызыклы икәнен күз алдына да китермәгәнмендер. Аның турында күбрәк белгән саен, ул миңа ныграк ошый башлады — ритмы, масштаблыгы белән. Һәм минем өчен рәссам һәм сәхнә рәссамы төшенчәләре аерылгысыз. Сәхнә рәссамы рәссам булмыйча кала алмый».

Таң Гомәр улы Еникеев

Башкорт драма театрында

Т. Еникеев М. Гафури исемендәге БАДТ спектакльләрен бизи, аларның күбесе башкорт сәхнәсенең классикасына әверелгән:

  • «Ташлама утты, Прометей!» (1977), Мостай Кәрим;
  • «Диктаторға ат бирегеҙ!» («Коня диктатору!», 1982), Мостай Кәрим;
  • «Ай тотолган тондэ» («В ночь лунного затмения», 1992), Мостай Кәрим;
  • «Яҙмыштарҙан уҙмыш бар!..» («И судьба — не судьба!..»), Р. В. Исрафиловның М. Кәрим повесте «Оҙон-оҙаҡ бала саҡ» буенча;
  • «Ҡыҙыл паша» («Красный паша», 1982), Н. Асанбаев;
  • «Иҫ китмәле мөгөҙлө шәп ир» («Великодушный рогоносец», 1994), Ф. Кроммелинк;
  • «Бибинур, ах, Бибинур!..» (1995), Ф. М. Бүләков (бу спектакль өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясен ала).

Опера һәм балет театрында

Башкорт опера һәм балет театрында опера һәм балет спектакльләренә декорацияләр авторы:

Ырынбур драма театрында

Ырынбурда берничә дистә спектакль бизи[6], шул исәптән:

  • «Дон Жуан», Ж.-Б. Мольер;
  • «Капитанская дочка», А. С. Пушкин;
  • «Маскарад», М. Ю. Лермонтов;
  • «Фредерик, или Бульвар преступлений», Э.-Э. Шмитт;
  • «А зори здесь тихие…», Б. Васильев;
  • «Великодушный рогоносец», Ф. Кроммелинк;
  • «Свидания в предместье», Александр Вампилов;
  • «Милые люди», Василий Шукшин;
  • «Продавец дождя», Р. Нэш;
  • «Любовь и голуби», В. Гуркин;
  • «Собака на сене», Лопе де Вега;
  • «Бесприданница», Александр Островский;
  • «Земля Эльзы», Я. Пулинович;
  • «Таланты и поклонники», А. Н. Островский[7].

Күргәзмәләр

Т. Еникеев — 1972 елдан Россиянең сәнгать күргәзмәләрендә, 1975 елдан халыкара күргәзмәләрдә катнаша[1]. Шәхси күргәзмәләре Ырынбурда (2014, 2023) үтә[8].

Рәссамның эшләре А. А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее (Мәскәү), М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее (Уфа) тупланмаларында, берничә өлкә музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана[6].

Бүләкләре һәм исемнәре

  • Россия Федерациясенең халык рәссамы (2021);
  • «Ырынбур лирасы» премиясе (2017);
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1994);
  • Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980);
  • «Мәскәү театр язы» фестивале дипломанты (1983);
  • Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале дипломанты (1998, Казан);
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (1996);
  • Г. Сәләм исемендәге премия (1981);
  • «Туганлык» халыкара фестивале лауреаты (1996, Уфа).

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Метафоры Тана Еникеева. journal-ufa.ru (1 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  2. Еникеев Тан Гумерович. theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  3. Л.С. Фарзутдинова. ЕникеевТан Гумерович. bashenc.online (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  4. 1 2 Художнику Оренбургского драмтеатра Тану Еникееву присвоено звание «Народный художник России». Культура Оренбуржья (19 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2024.
  5. Оренбургский государственный областной драматический театр имени М. Горького. Официальный сайт. Главная / О театре / Руководство театра / Тан Гумерович Еникеев [Тикшерелгән 30 сентябрь 2023]
  6. 1 2 3 Владимир Романов. Тан Еникеев. Сайт «Кугарчинская культура». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  7. Спектакль «Таланты и поклонники». Культура Оренбуржья. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2024.
  8. В Галерее искусств «На Пушкинской» откроется персональная выставка Тана Еникеева. Культура Оренбуржья (4 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2024.