Зәңгәр шәл (спектакль)
Зәңгәр шәл | |
---|---|
1928 нчы елгы афиша | |
Автор | Кәрим Тинчурин |
Сюжет чыганагы | Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл” |
Оркестрга салу | Салих Сәйдәшев |
Куючы дирижёр | Салих Сәйдәшев |
Шуннан соңгы редакцияләр | 6-7 |
Пәрдәләр саны | 5 |
Беренче куелыш | көз 1926 |
Беренче куелыш җире | Казан, Камал театры |
Спектакль сайты | 1 |
Зәңгәр шәл (Zәꞑgәr şәl, زەڭگەر شەل)[1] — 5 пәрдәлек мелодрама. Кәрим Тинчурин пьесасы, Салих Сәйдәшев музыкасы, беренче тапкыр 1926 елның көзендә[2] Татар академия театрында куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала[3][4]. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.
Тарих
1922 елда С. Сәйдәшев Казанга яңа ачылган Татар драма театрына чакырыла[5]. Театрның баш режиссеры К. Тинчурин көйязарны музыка бүлеген җитәкләүне сорап мөрәҗәгать итә[5]. С.Сәйдәшевның вазифасына әсәрләргә музыка язу һәм оркестрны җитәкләү эшләре керә. Бу елларда көйязар Фәтхи Бурнаш, Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи спектальләренә музыка яза[6]. Кайбер спектакльләр хәтта музыкаль драма дәрәҗәсенә күтәрелә[7].
1926 елда К.Тинчурин "Зәңгәр шәл" әсәрен иҗат итә, шул елның көзендә сәхнәләштерә[2]. Рәссам вазифасын П.П.Беньков үти, музыка С.Сәйдәшев тарафыннан языла[8]. Зәйни Солтанов Ишан ролен башкара, Рокыя Кушловская Мәйсәрәне һәм Кәрим Тинчурин Булатны уйный[9].
Төп каһарманнар
Булат | яшь егет, шахтада эшләүче |
Мәйсәрә | яшь авыл кызы, Булатның сөйгән яры |
Заһирә | Булатның сеңлесе |
Ишан | Мәйсәрәне дүртенче хатыны булып алган мулла |
Кыска эчтәлек
Беренче пәрдә
Авыл Сабан туе бәйрәменә әзерләнә, яшьләр уеннар оештыра. Яшь шахта хезмәтенә киткән егет Булат туган ягына кайта. Якташларына шәһәр яшәеше, заводлар, юллар, яңа кешеләр турында сөйли. Үзенең сөйгән яры Мәйсәрәгә Булат каладан зәңгәр шәл алып кайта.
Икенче пәрдә
Бервакыт авыл мулласы Мәйсәрә яшәгән йортка ашка керә. Мәйсәрә кунакка чәй өлгертергә тиеш була. Мулланың шунда ук Мәйсәрәгә карата мәхәббәт хисләре уйный башлый. Мулланың бәйләнүеннән кыз чабып котыла. Мәйсәрәнең туганнарына мулла үзенең төше турында сөйли. Газраил фәрештәсе, имеш, бу төнне Мәйсәрә белән аның никахына үзенең фатихасын биргән. Шунда ук Мәйсәрәнең туганы бу кавышуга ризалыгын белдерә.
Өченче пәрдә
Булат Мәйсәрәнең йорты янына килә, аның каршына кайгылы сөйгән яры чыга, мулланың ниятләре турында сөйли. Булат, Мәйсәрәне яклап, бу кешеләрдән үч алырга тели. Шул чакта Мәйсәрәнең исәп-хисапчыл туганы урамга чыга. Башланган сугыш-тартышта Булат, саклану нияте белән, дошманына пычак кадарга мәҗбүр була. Бу җәһәттән Булат урманда качып яши башлый.
Дүртенче пәрдә
Вакыт уза. Мәйсәрә бай мулланың дүртенче хатынына әверелә. Мәйсәрәгә өйдән чыгу тыела, аны караулчы саклый. Бер көнне мулланың капкалары янында яшь егет туктый. Ул Булатның сеңлесе булып чыга. Бу "яшь егеттән" Мәйсәрә сөйгән ярыннан хат ала. Булат исән, урмандагы качкыннарны җыеп, үзенә фикердәшләр тапкан.
Бишенче пәрдә
Качкыннар арасында хөрмәт яулап, Булат аларның җитәкчеләренә әверелә һәм алар белән бергә һөҗүмгә әзерләнә башлый. Төнлә Булат үзенең фикердәшләре белән авылга керә, мулла йортын яндырып китә һәм Мәйсәрәне коткара.
Ачыклама
Әсәрнең исеме XX йөз башында язып алынган халык җыры атамасыннан гыйбарәт[10]. Җыр сүзләре һәм К.Тинчурин әсәре эчтәлеге белән бәйләнгән.
"Зәңгәр шәл", халык җыры[10] Карлыгачкай кара, муены ала, Очып кына киткәч, абау, бәгырем, югала.
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне;
Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Атадан бала яшьләй калса, Күкрәк көчләре белән, абау, бәгырем, мал таба
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Зәңгәр шәл спектакльдә мәхәббәт символына әверелә[11]. Шәлнең халәте Мәйсәрәнеке белән тыгыз бәйләнештә. Шәл бөркәнелгән чакта Мәйсәрәнең күңелендә бәхет хисе, кулына алынган чакта - хәсрәт, борчылу[11]. Әсәр ахырында Булатның «Мәйсәрә, бөркән шәлеңне. Әйдә, киттек» дигән сүзләре яңгырый, ике йөрәкнең мәхәббәтенә янә юл ачылуын аңлата.[11]
"Булат әлеге шәлне Мәйсәрәгә шахтадан мәхәббәт истәлеге, бүләге итеп алып кайта. Мәйсәрә ул шәлне иптәшләре арасында үзенең осталыгы, булдыклылыгы, тапкырлыгы белән яулап ала",[11] — Әлфәт Закирҗанов, КФУның филология фәннәре докторы.
Әсәрнең төп идеяләренең берсе - чын мәхәббәтенең дөньядагы бар киртәләрне дә җиңеп чыгу мөмкинлеге[11].
Куелышлар
Беренче премьерасыннан соң спектакль 1928 елның 18 декабрендә Яңалиф комитетының әгъзаләре өчен спектакльнең ябык премьерасы уза, 28-29 декабрьдә спектакль ачык рәвештә куела[12]. Әсәрнең Татар театрында якынлыча 6-7 куелышы[11] булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев. К.Тинчурин репрессияләнү сәбәбеннән, спектакль 19 ел театр репертуарыннан төшерелеп тора[2].
И.Сталинның җинаятьләре фаш итү белән һәм К.Тинчурин аклану белән, спектакль яңадан сәхнәгә кайта. 1957 елның маенда узган "Зәңгәр шәл" Мәскәүдәге татар декадасы кысаларында куелган булган[2]. "Кара урман" җыры 2 курс студенты Илһам Шакиров тарафыннан җырланган[13].
"Спектакль шундый зур уңыш казана ки, аның даны бүтән төбәкләргә дә таралып, Троицк, Оренбург, Әстерхан һәм башка театрлардан килеп караучылар актерларның репликаларын язып алып, үз сәхнәләренә күчерәләр",[2] — Марсель Сәлимҗанов, 2003.
Музыка
Тасвирлама
Беренче күренештә "Һаваларда йолдыз", "Салкын чишмә", "Айһайлүк", "Сабан туе", "Төймә" халык җырлары хор һәм солистлар (Мәйсәрә һәм аның иптәш кызлары) тарафыннан башкарыла[14].
Баш каһарманнар Булат һәм Мәйсәрә ария ярдәмендә сурәтләнәләр. Булат ариясе сабан туена әзерләнү күренешендә халык җырларыннан соң яңгырый; марш ритмнары, тормышчан, дәртле интонацияләргә бай[15]. Мәйсәрә ариясе, аны көчләп муллага хатынлыкка биргәннән соң, моң-зар тулы яңгырый[15].
Спектакльнең 5 нче пәрдәсендә, ягъни финалында, Булатның оркестрга кушылып "Кара урман" җыры соло яңгырый[16]. Ул качкыннарның аларга яшеренергә булышкан урманга эндәшүе. Киләсе номер "Качкыннар җыры"нда моңсу, уйланучан Булат сололары белән дәртле качкыннар хорлары чиратлашып киләләр[16]. Спектакль янгын күренеше белән тәмамлана - оркестрда дәһшәтле унисоннар[16].
Халык көйләре
Спектальдә Салих Сәйдәшев тарафыннан кулланылган халык көйләре[14]:
- Зәңгәр шәл, шәһәр җыры;
- Һаваларда йолдыз
- Салкын чишмә
- Айһайлүк
- Төймә
- Сабан туе
- Мөхәммәдия, китап көе
Искәрмәләр
- ↑ "Зәңгәр шәл" спектакленең афишасы Татарский театральный музей.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 ""Зәңгәр шәл" сере", М. Сәлимҗанов 2020 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. kitaphane.tatarstan.ru
- ↑ Яңа сезон, «Зәңгәр шәл», Мәйсәрә-Айгөл...(үле сылтама) shahrikazan.ru
- ↑ "Зәңгәр шәл" Г.Камал исемендәге театрның рәсми сайты.
- ↑ 5,0 5,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.139.
- ↑ Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.140-141.
- ↑ Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.140.
- ↑ Без тарихта эзлебез(үле сылтама) shahrikazan.ru
- ↑ Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: [альбом]// альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996. - Б.19.
- ↑ 10,0 10,1 Зәңгәр шәл millattashlar.ru
- ↑ 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 11,5 "Зәңгәр шәл"нең сере нидә? elbette.ru
- ↑ Зәңгәр шәл - Казанский театральный музей kzntm.ru
- ↑ Бәхет артында ни ята? saby-rt.ru
- ↑ 14,0 14,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.144.
- ↑ 15,0 15,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.146-147.
- ↑ 16,0 16,1 16,2 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.147
Чыганаклар
- Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8.
- Сәлимҗанов М. “Зәңгәр шәл“ сере(үле сылтама) / М. Сәлимҗанов // Коллектив. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2003. - 159 б.
- Закирҗанов Ә. "Зәңгәр шәл"нең сере нидә? elbette.ru
- Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: [альбом]// альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге яхшы мәкаләләр исемлегенә керә. |