Наёмщик (драма)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Наёмщик
Фото
афиша

«Наёмщик», «Наёмщик» музыкаль драмасы (рус. Музыкальная драма «Наёмщик» — 5 пәрдәлек тарихи музыкаль драма. Таҗи Гыйззәт әсәре, көен Салих Сәйдәшев иҗат иткән. Спектакль премьерасы Сембер шәһәрендә 1925 елда, Казанда 1928 елда[1] уйналган.

Тарих

«Наёмщик» пьесасын яза. Пьеса буенча куелган спектакль әүвәл Сембердә уйнала (1925). Аннары Алабуга, Бондюг, Чаллы, Казан тамашачыларына күрсәтелә.

С. Сәйдәшев «Наёмщик»ны операга кадәр үстермәкче була, ләкин хыялы тормышка ашмый.

Спектакльне 1931 (режиссеры Сөләйман Вәлиев-Сульва), 1941 (режиссеры Кәшифә Тумашева) елларда Татар дәүләт академия театрында яңартып куялар.

Соңрак М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында музыкаль драма буларак уйнала.

1950 елда композитор Александр Ключарев опера итеп эшли.

Казанда премьера

Казанда 1928 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала.
Режиссёр — Сөләйман Вәлиев-Сульва (1899-1956).
Сәхнә бизәлеше — Петр Сперанский (1891-1964).
Либретто — Таҗи Гыйззәт.

Баш рольләрдә

Тәнкыйть

Режиссер С. Вәлиев-Сульва музыкаль драманы сыйныфлар арасындагы каршылыкны сурәтләүче социаль драма итеп үзгәртә.
Гадел Кутуй 1928 елда куелган спектакльне югары бәяләми.

« Спектакль клуб пьесасы төсен алды, уңышсыз политграмота, кәҗүнни агитка булып чыкты. С. Сәйдәшевның музыкасы — спектакльнең иң зур уңышы, көйләре аерым симфония булырлык.
»

Яңа куелыш

Әлфия Җаббарова) Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әсәрне концерт башкаруында куйды. Спектакльдә «Tatarica» оркестры (җитәкчесе Ринат Халитов), Казан музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе Венера Гәрәева) катнашты.
Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев.

Төп партияләрне башкаручылар

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. А. Алмазова. Фарид Яруллин и татарский балет. Казан: ТКН, 1987.(рус.)
  1. М. Галиуллина. Наёмщик сәхнәгә кайтты. «Сәхнә», 2016 ел, № 6.
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Шулай ук карагыз