Сөләйман Вәлиев-Сульва

Сөләйман Вәлиев-Сульва, Сөләйман Ярулла улы Вәлиев (9 (21) гыйнвар 1899[1]23 апрель 1956(1956-04-23)[1] (57 яшь)) — актер һәм режиссер. Сәхнә эшчәнлеген Ырынбур шәһәрендә башлый. 1922-1923 елларда Ташкәнттә: театр технкумы мөдире, татар театр труппасы режиссеры; 1923-1924 елларда Оренбург татар эшче-крестьян театры режиссёры. 1924 елда ТАССР мәгариф халык комиссариатының сәнгать бүлеге мөдире. 1925-1926 елларда Акмәчет шәһәрендәге кырымтатар театрының баш режиссеры. 1926 елдан Татарстанда: 1928-1931, 1938-1941 елларда ТДАТ актёры һәм режиссёры; 1933-1935 елларда Мәскәүдәге Татар опера студиясе директоры, 1935-1938 елларда Казандагы татар эчше театры актёры һәм режиссёры. 1949-1955 елларда Татарстан республика күчмә театрының баш режиссёры. Сәхнәгә куйган төп спектакльләре: «Зәңгәр шәл» (1929, К.Тинчурин), «Отелло» (1933, В.Шекспир), «Сулган чәчәкләр» (1953, Җ.Җәббарлы).[2]

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 http://istoriya-teatra.ru/theatre/item/f00/s01/e0001821/index.shtml
  2. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В