Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (рус. Министерство образования и науки Республики Татарстан) — республика территориясендә мәгариф, фән һәм инновацияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра торган дәүләт хакимияте органы. Министрлык Татарстан Республикасы Рәисенә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына буйсына.
Министрлыкның төп функцияләре республиканың мәгариф һәм фән системасы белән идарә итү, норматив хокукый актлар эшләү һәм гамәлгә ашыру, бу өлкәләргә караган проектларны һәм программаларны координацияләү, шулай ук фәнни һәм мәгариф учреждениеләренә ярдәм итүдән гыйбарәт[1].
Тарихы
Министрлык тарихы 1918 елның 21 гыйнварында Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Мәгариф Халык комиссариаты карары һәм 1918 елның 26 февралендә Казан губерна Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советының гомуми җыелышы белән оештырылган Казан Совет Эшче-Крестьян Республикасы Мәгариф комиссариатыннан башлана[2]. Соңыннан оешма берничә тапкыр үзгәртеп корыла[3]:
- Казан губерна Эшче, солдат һәм крестьян депутатларыдепутатлары советының 1918 елның 16 һәм 31 маендагы карары, шулай ук Казан губерна Халык Комиссариаты советының 1918 елның 3 июнендәге карары нигезендә Казан губерна халык мәгарифе комиссариаты итеп үзгәртелә.
- Казан губернасының халык мәгарифе бүлекләре Советының 1918 елның 7 октябрендәге һәм Казан губерна эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлар советлары башкарма комитетының 1918 елның 15 октябрендәге карарлары белән губерна башкарма комитеты каршындагы халык мәгарифе бүлеге була.
- Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссариатының 1920 елның 27 маендагы һәм Татарстан АССР Үзәк Башкарма комитетының 1920 елның 28 сентябрендәге декреты белән Татарстан АССР Мәгариф Халык комиссариаты структурасы формалаштырыла.
Министрлыкның структурасы илнең дәүләт төзелешендәге үзгәрешләр һәм мәгариф өлкәсен реформалаштыру ихтыяҗы белән бергә үзгәрә. Түбәндә ведомствоның исемен үзгәртү һәм үзгәртеп кору эзлеклелеге бирелә:
- 1920–1946: Татарстан АССР Мәгариф халык комиссариаты;
- 1946–1988: Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы;
- 1946–1988: Татарстан АССР Халык мәгарифе министрлыгы;
- 1990–1992: Татарстан ССР халык мәгарифе министрлыгы;
- 1990–1992: Татарстан Республикасы Халык Мәгарифе Министрлыгы;
- 1992–2004: Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы;
- 2004 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең №УП-570 санлы Указы нигезендә барлыкка килә. Элеккеге Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы итеп үзгәртелә[4].
Министрлыкның бурычлары
Министрлыкның нигезләмәсенә ярашлы төп бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт[5]:
- мәгариф системасына караган кануннарның үтәлешен тәэмин итү;
- мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм уздыру, төбәк һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, бу даирәнең үсешен фаразлау һәм тәэмин итү;
- һөнәри белем бирү һәм мөстәкыйль тормышка әзерлек нигезе буларак урта (тулы) гомуми белем концепциясен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру;
- дәүләт белем бирү стандартларын эшләү һәм аларның үтәлешен тикшереп тору, белем бирүнең милли-төбәк компонентларын үстерүгә ярдәм итү;
- республиканың югары квалификацияле педагогик кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү, өзлексез педагогик белем бирү системасын үстерү;
- башкарма хакимият органнары белән берлектә мәгарифне үстерү программаларын эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү;
- мәгариф мәсьәләләре буенча канун актларын әзерләүдә, конференцияләр һәм халыкара чаралар уздыруда катнашу.
- милли белем бирү программаларын, шул исәптән татар милли мәктәбен үстерүне гамәлгә ашыру;
- ведомство буйсынуындагы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген һәм аларны финанслауны контрольдә тоту;
- мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен билгеләүне һәм вазифаларыннан азат итүне дә кертеп, кадрлар эшен оештыру;
- җәмгыять белән ачык һәм хәбәрдар эш алып бару, мәгариф өлкәсендә тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне карау.
Министрлык Татарстан Республикасы Конституциясенә, «Мәгариф турында»гы канунга һәм республиканың башка норматив актларына таянып эш итә.
Җитәкчеләр
- Хәсән Солтанов (1920—1921);
- Шаһит Әхмәдиев (1921—1922);
- Микъдәт Борындыков (1922—1924);
- Шаһит Әхмәдиев (1924—1926);
- Мөхәммәт Таһиров (1926—1927);
- Нәсыйх Камалетдинов (1927—1928);
- И. Рәхмәтуллин (1928—1931);
- Әскәр Биктаһиров (1932—1934);
- Шаһвәли Башкиров (1934—1937);
- З. Шарипов (1938—1939);
- Гомәр Кантүков (1939—1948);
- Г. Әбүзәров (1948—1950)
- А. Вәлиуллина (1950—1957);
- Мирза Мәхмүтов (1958—1976);
- Владимир Иванов (1976—1980);
- Равил Афзалов (1980—1990);
- Васил Гайфуллин (1990-1997);
- Фарис Харисов (1997—2004);
- Рәис Шәйхелисламов (2004—2007);
- Наил Вәлиев (2007—2009);
- Альберт Гыйльметдинов (2009—2012);
- Энгел Фәттахов (2012—2017);
- Рәфис Борһанов (2017—2020);
- Илсур Һадиуллин (2020—2025)[6].
Структура
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы структурасына төбәкнең мәгариф һәм фәненең төрле өлкәләрендә эшне тәэмин итә торган төп бүлекчәләр һәм идарәләр керә. Структураның төп элементлары[7]:
- Министр.
- Министрның беренче урынбасары һәм эшчәнлекнең төрле юнәлешләре өчен җавап бирүче берничә урынбасар.
- Оештыру бүлеге.
- Кадрлар сәясәте бүлеге.
- Юридик бүлек.
- Финанс-бюджет бүлеге.
- Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты -кануннарның үтәлешен һәм белем бирү сыйфатын контрольдә тота.
- Түбәндәге юнәлешләрнең эшен алып бар торган идарәләр һәм бүлекләр:
- мәктәпкәчә, гомуми, урта һөнәри һәм югары белем,
- фән һәм инновацияләр,
- цифрлы трансформация,
- психологик-педагогик ярдәм,
- ведомство буйсынуындагы оешмалар һәм муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлек,
- халыкара хезмәттәшлек,
- оештыру һәм иҗтимагый мәсьәләләр,
- башка профильле юнәлешләр.
Моннан тыш, структурага махсус хезмәтләр һәм үзәкләр керә, мәсәлән, Мәгарифтәге вәзгыятьне мониторинглау һәм анализлау өчен ситуатив үзәк.
Министрлык карамагындагы уку йортлары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне, көллиятләрне, техникумнарны, педучилищеларны, шулай ук махсуслаштырылган мәгариф учреждениеләрен һәм психологик-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәкләрен кертеп, мәгариф учреждениеләренең киң спектрын җитәкли.
Министрлыкның рәсми сайты мәгълүматлары буенча, ведомство карамагында төрле юнәлештәге дистәләгән дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган һөнәри белем бирү оешмалары: 80 нән артык дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе һәм 10 га якын дәүләтнеке булмаган учреждение[8].
Искәрмәләр
- ↑ Цели и задачи (рус.). Министерство образования и науки Республики Татарстан. mon.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 7 август 2025 года.
- ↑ Е. Б. Долгов. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы (рус.). Татарика. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025. Архивировано 7 август 2025 года.
- ↑ Г. М. Латыпова. Организация советских органов управления народным образованием в Казанской губернии (рус.). cyberleninka. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 9 сентября 2004 г. N УП-570 "О преобразовании Министерства образования Республики Татарстан" (рус.). pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Об утверждении Положения о Министерстве образования Республики Татарстан (рус.). Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. /docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Хадиуллин Ильсур Гараевич (рус.). Реальное время. realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 7 август 2025 года.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 31 октября 2011 г. N УП-688 "О структуре Министерства образования и науки Республики Татарстан" (рус.). Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Список организаций, подведомственных Министерству образования и науки Респубики Татарстан (рус.). Министерство образования РТ. mon.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2016 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.