Казан театр укуханәсе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Казан театр училищесы
Файл:Gogol' str., 2 — ул. Гоголя, 2 — panoramio.jpg
Эшләү еллары Ректор Руфина Ринат кызы Таҗетдинова
Адрес 420059, Казан, Гоголь урамы, 2
Сайт (рус.)

Казан театр училищесы1922 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче махсус урта һөнәри белем бирү сәнгать уку йорты.

Тарих

Файл:Казан театр училищесы.jpg
Казан театр училищесы бинасы. Гоголь урамы, 2
  • 1922 елның 26 сентябрендә Татар дәүләт театры өчен актёрлар әзерләү максаты белән Татарстан АССР һөнәри белем буенча баш идарә (Татглавпрофобр) коллегиясе карары белән Татар театр техникумы буларак оештырылган. Директоры итеп Зәйни Солтанов билгеләнә. 16 студент кабул ителә, 1923 ел азагына 30 студент укый. Беренче чыгарылыш 1926 елда була.
  • 1927 елның ноябрендә ике уку йорты – нәфис сәнгать техникумы һәм театр техникумы Казан сәнгать-театр техникумы итеп берләштерелә.
  • 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләшә һәм Сәнгатьләр техникумы дип атала башлый. 3 бүлеге – музыка, сәнгать, театр бүлекләре булган.
  • 1941-1944 елларда техникум ябылып тора.
  • 1944 елның 1 мартыннан ТАССР халык комиссарлары шурасы карары белән[1] белән яңадан ачыла.
  • 1952 елда ССРБ министрлар шурасы карары белән ябыла[2] һәм 1962 елга хәтле эшләми.
  • 1962 елның маенда ТАССР министрлар шурасы карары[3] белән Казан театр училищесы буларак эшчәнлеген яңарта.

Директорлар

Беренче педагоглар

Техникумның беренче мөгаллимәре булып татар һәм рус сәхнәсе осталары – Зәйни Солтанов, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Зинаида Славянова, Михаил Прыгунов, Владимир Белокуров, Юрий Муко эшли.

«Иске» белән «яңа» көрәше

Театр сәнгатендә яңа формаларны кертергә омтылу «рус психология театры»на нигезләнгән иске алымнардан баш тартуга китерә. «Рус психология театры»на СУЛФ(Сул фронт) һәм КЭМСТК (конструктивизм, эксперимент осталыгы, заманавилык, театральлек) каршы куела. Көрәшкә мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә кушыла. Кәрим Тинчурин һәм аның тарафдарлары «Яңа, эшче театры иске театрга нигезләнеп үсәргә тиеш», ә аларның оппонентлары Әсгать Мәҗитов, Фуат Саллави «Театр сука һәм мылтыктан үсәргә тиеш !» диләр.[6]. Кәрим Тинчурин, 3. Славянова, В. Белокуров, Фатих Әмирхан техникумны ташлап китәргә мәҗбүр була.

Фатих Әмирхан: «Мин актёрлар әзерләргә алынган идем, цирк клоуннарын түгел» дип әйтә.[7]

Беренче чыгарылыш (1926)

19201930 елларда күп кенә ССРБ шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Уфа, Бакы, Әстерхан, Троицк, Чиләбе, Свердловск, Ташкент, Алмата, Кустанай, Омск, Орск һ.б.) татар дәүләт театрлары эшли һәм театр техникумын тәмамлаган яшьләрнең күбесе хезмәт юлын шул театрларда башлап җибәрә.

Чыгарылышлар

Бөек Ватан сугышыннан соң

Луиза Салигаскәрова (сәхнә теле), Касыйм Шамил (грим салу), Пётр Якушев (бию), Михаил Пейсахов (сәхнә хәрәкәте), Хатыйп Госман (татар әдәбияты) укыта. Күпмилләтле театрларда бердәнбер рөхсәт ителгән алым буларак Мәскәү сәнгать театры алымнары (К.С. Станиславский алымы) урнаша.

Күренекле шәкертләр

Ун ел тәнәфестән соң, яки Өченче ачылу

1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, Татар дәүләт театр училищесы ябыла. 1962 елда гына, Татарстан АССР мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казан театр училищесы исеме астында уку йорты яңалдан ачыла. Качалов театры ишегалдындагы янгын каланчасында 3 бүлмә бирелә. Киләсе уку елында пединститутның физик тәрбия факультетында берничә бүлмәгә урнашып торалар. 1962-1963 уку елында Гоголь урамындагы ветеринария дәваханәсе урнашкан бинаның икенче катына урнашалар. ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары Рәисә Ярмөхәммәтова ярдәме белән дәваханә бинасы тулаем уку йортына бирелә. Шулай итеп, 30 ел эчендә 8 бина алмаштырып, театр училищесы хәзерге бинасында эшли башлый. Рус актёрлары бүлеге ачыла.

Белгечлекләр

  • Татар драма театры актёры.
  • Рус драма театры актёры.
  • Татар курчак театры актёры.
  • Рус курчак театры актёры.
  • Рәссам-бутафорлар (барлык театрлар һәм киностудияләр өчен).
  • Грим салучылар һәм пасижерлар.
  • Театр тамашаларында ут куючы техниклар.
  • Эстрада тамашасы актёрлары.
  • Рәссам-модельерлар.

Уку йортын тәмамлаган күренекле шәхесләр

Файл:Н.В.Сафин 3.jpg
1966 елгы чыгарылыш: Х. Җәлалов (алда), Н. Сафин, Ю. Сафиуллин (уртада, уңнан икенче, өченче)
Дамирә Кузаева, 1970 елгы чыгарылыш артисты
Фәрит Бикчәнтәев, 1983 елгы чыгарылыш артисты

Татарстанда

Фирдәвесс Хәйруллина, Ирек Әхмәтханов, Илсөяр Сафиуллина, Җәмилә Әсфәндиярова, Илһам Мөхәммәтов, Ришат Гыйздәтуллин, Наилә Ибраһимова, Диләрә Фәттахова, Ләйсән Большова, Гүзәлия Нәҗипова, Рузанна Хәбибуллина, Гөлназ Галимуллина, Энҗе Яруллина, Әминә Галиева, Гүзәл Гөлвердиева, Алинә Мөдәрисова, Альбина Гашигуллина, Гөлнара Кәшипова, Сиринә Мифтахова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлназ Йосыпова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артур Шайдуллин.

Чит шәһәрләрдә

Режиссёрлар

Училище укытучылары

Театр директорлары


Чыганаклар

  1. Казан театр училищесынең 80 еллыгына (брошюра). Казан, 2002. (рус.)
  1. Глухов М. С. Печать и пути развития татарской советской художественной культуры 1917—1932 гг. Автореф. дисс… канд. искусствоведения. Казан, 1974.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ТАССР халык комиссарлары шурасы карары № 217 01.03.1944
  2. ССРБ министрлар шурасы карары № 14760-р 13.05.1952
  3. ТАССР министрлар шурасы карары № 334 12.05.1962
  4. КТУ сайтында «училище тарихы» бүлегендә, archived from the original on 2016-06-11, retrieved 2015-03-15 
  5. Яңа уку елыннан башлап Казан театр училищесын Руфина Таҗетдинова җитәкләячәк. 2019 елның 3 сентябрь көнендә архивланган. Татар-информ, 3.09.2019
  6. «Кызыл Татарстан» газетасы, 20 май 1924 ел
  7. Хәким Сәлимҗанов. Актёр язмалары. Казан, 1966, 43 биттә.