Ширияздан Сарымсаков

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ширияздан Сарымсаков
N 17a R.jpg
Тулы исеме Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков
Туган көне 12 декабрь 1912(1912-12-12) (111 яшь)
Туган
Вафат көне 30 сентябрь 1999(1999-09-30) (88 яшь)
Вафат булган җире
Эшчәнлеге режиссер
Супруга Галия Булатова
Бүләк һәм премияләр

Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков (1912 елның 12 мае2001 елның 1 гыйнваре) — татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор. Камал театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

Тәрҗемәи хәле

Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков Татар театр техникумына укырга керә, Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, Казан театр училещесындә актёр осталыгына өйрәтә. 1966 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли; 19411944 ел сезонында һәм 19521958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.

Ш.М.Сарымсаков 2001 елның 1 гыйнварында Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Иҗади эше

Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М. Горькийның «Вәхшиләр», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше», М. Әблиевнең «Шәмсекамәр», К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә. Фәйзинең «Тукай», Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар.

Ш. М. Сарымсаков төрле елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Ирек», Мансур Мозаффаровның «Галиябану», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.

Ш. Сарымсаков зур педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр

Режиссерлык эшләре өчен ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаков, уйнаучы актерлар һәм бизәүчеләр Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Гаиләсе

Хатыны Галия Булатова (01.01.1900 — 08.08.1988), драма актрисасы, РСФСР халык артисты[1].

Искәрмәләр

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2014. 725нче биттә. ISBN 975-5-897-05-105-5