Асия Хәйруллина
Асия Хәйруллина | |
---|---|
Тулы исеме | Асия Хәсән кызы Хәйруллина |
Туган көне | 15 июнь 1921 (103 яшь) |
Туган | Ясаклы Барыш, Апас районы, ТАССР |
Вафат көне | 4 ноябрь 2004 (83 яшь) |
Эшчәнлеге | актриса, педагог |
Бүләк һәм премияләр |
Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921 елның 15 июне — 2004 ел) — атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), ТАССРның атказанган артисты (1971), Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1958).
Тормыш юлы
Асия Хәйруллина Дәүләт театраль сәнгать институтының актерлык факультетында укый,в Татарской студии ГИТИС. О.И. Пыжов, Б.А. Бибиков, М.П. Чистяков, Б.М. Седой, О.А.Якубовский кебек сәхнә осталарыннан белем ала. Укуын тәмамлагач, юнәлтмә буенча Татар яшьләр театрына җибәрелә, ә бер елдан соң Камал театрына чакырыла.
1950 — 1971 елларда Камал театры труппасында эшли, төрле әһәмиятле рольләр башкара. 1962 елдан Казан театр училищесында, ә 1970 елдан — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Соңгы уку йортында ул сәхнә теле курсы алып бара, соңрак, лекцияләрендә җыелган материал нигезендә, «Дөрес сөйләшергә өйрәнегез» исемле дәреслек яза.
Асия Хәйруллина 4 ноября 2004 елда вафат була.
Рольләр[2]
Роль | Спектакль | Пьеса авторы |
---|---|---|
Садрый | «Галиябану» | Мирхәйдәр Фәйзи |
Миңлеәхмәт | «Миңлекамал» | Мирсәй Әмир |
Идел | «Зифа» | |
Сәхилә | «Хуҗа Насретдин» | Нәкый Исәнбәт |
Рокыя | «Җилкәнсезләр» | Кәрим Тинчурин |
Гүзәл | «Рәхим итегез!» | |
Бибиәсма | «Кайда соң син?» | Хәй Вахит |
Екатерина | «Яшь йөрәкләр» | Фәтхи Бурнаш |
Галимә | «Тормыш җыры» | Мирсәй Әмир |
Зөлкагыйдә | «Кыю кызлар» | Таҗи Гыйззәт |
Бүләкләр
Камал театрында Кәрим Тинчуринның «[[Җилкәнсезләр]]» пьесасы буенча куелган спектакльдә Рокыя ролен башкарганы өчен, Асия Хәйруллина 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1971 -Заслуженная артистка ТАССР.
1992 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.