Әнәс Тумашев
Әнәс Тумашев | |
---|---|
Тулы исеме | Әнәс Ибраһим улы Тумашев |
Туган көне | 25 февраль 1924 (100 яшь) |
Туган | Татарстанның Чистай шәһәре |
Эшчәнлеге | рәссам, педагог |
Бүләк һәм премияләр |
Әнәс Ибраһим улы Тумашев — татар рәссамы һәм педагог, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Тормыш юлы
Рәссам 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. Казан сәнгать училищесын тәмамлый, соңарак шунда ук укыта. 1947 елда Әнәс Тумашев И Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына укырга керә. 1953 елда, институтны тәмамланып һәм Татарстанга әйләнеп кайтып, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрының рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 1975–1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.
Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата («Петр I Болгарда», «Бөек Болгар базары», «XX гасыр Казаны» һ.б.).
2010 елда вафат була.