Фәрит Яруллин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Фәрит Яруллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме Фәрит Заһидулла улы Яруллин
Туу көне 18.03.1914
Туу урыны Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Россия империясе, Казан губернасы, Лаеш өязе, Хәерби авылы
Вафат булу көне 17.10.1943
Вафат булу урыны Беларус, Витебск өлкәсе
Эшчәнлек еллары 1930—1943
Дәүләт Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union 1.svg ССРБ
Һөнәрләр композитор
Жанрлар балет, роман, җыр, инструменталь әсәрләр
Бүләкләр Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
IMDb p345

Фәрит Заһидулла улы Яруллин (Yarullin Färit Zahidulla ulı; романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.

Тормыш юлы

Фәрит Яруллин Тукай маршы» авторы.

Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно сыйныфында белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.

1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Генрих Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (19341939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый. 19371938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана.

Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1941 елда ул Ульяновскидагы җәяүле гаскәриләр училищесын тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала[1]. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар.

1943 елның 17 октябрендә Беларусның Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә Фәрит Яруллин һәлак була[1]. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә[1].

Гаиләсе

Иҗат

Фәрит Яруллин — татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Алмания кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Әсәрләре

Камера-инструмент ансамбльләре:

Бүләкләр

Хәтер

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Портал города Казань (рус.)
  2. А. Алмазова. Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе. Казан утлары, 2015, №3, 10-139 бб.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар