Айрат Арсланов (артист)
Айрат Арсланов | |
---|---|
Айрат Гәрәй улы Арсланов | |
Айрат Гәрәй улы Арсланов — артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.
Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була[2].
Хәтер
Казан шәһәр Думасының урамга Айрат Арсланов исеме бирелгән.[3]
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Айрат Арсланов вафат
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-05-18, retrieved 2017-05-15