Ахун (Бүздәк районы)

Ахун (рус. Староахуново, Ахун) — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, Күзәй авыл советына керә. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 387 кешенең яшәве мәгълүм. Иске карталарда ике авыл буларак теркәлгән: Иске Ахун һәм 2нче Ахун.

Демография

1917 елда Ахунда 520 кеше яши, милләте буенча барысы татарлар. 2нче Ахунда 52 татар һәм 9 типтәр яши.[1]

Өч ел узуга, 1920 елда Иске Ахунда 543 татар һәм 1 рус, 2нче Ахунда 65 татар исәпкә алына.[2]

Халык саны
2002[3]2009[3]2010[4]2020[5]
410406387346

2002 елда 2 торак пункты буларак исәпкә алынган Иске Ахун һәм 2нче Ахун. Иске Ахунда — 30 % татар, 56 % башкортлар, 2нче Ахунда — 100 % башкорт.

Социаль тармак

Авылда төп (9 класслы) урта мәктәп эшли.

Авылның атаклы кешеләре

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 50 км
  • тимер юл станциясенә: 35 км
  • авыл советы үзәгенә (Күзәй): 5 км.

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә