Илһам Шакиров
Илһам Шакиров | |
---|---|
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров | |
Тулы исеме | Илһам Гыйльметдин улы Шакиров |
Туган көне | 15 февраль 1935 (89 яшь) |
Туган | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Яңа Бүләк |
Вафат көне | 16 гыйнвар 2019 (83 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | җырчы |
Бүләк һәм премияләр |
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Яңа Бүләк – 2019 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970)[1][2]. Сарман районының, Казанның мактаулы гражданины (2006).
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 15 февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы, 1976 елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.[3]
Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар.
Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм. Без кечкенәдән үк, үзебезне–үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды [4].
1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.
1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.
1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.
1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.
Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.[5]
2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде[6]
Гастроль-концерт эшчәнлеге
«Мин юл сорыйм»
Халкым минем гомер буе читтә...
Читтә... һаман бәхет тартамы?
Читтә...Чатта милиционер тора,
Ул да безнең Казан татары.
— Татарча җыр-пластинкалар юкмы?
Әлфияләр, Илһам Шакиров?...
Сибгат Хәким
« Илһамга ничә яшь »
Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
Халык яшәгәндә яшәр моңы -
Илһамыбыз халык яшендә...
Илдар Юзеев
«Илһам»
Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә.
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып бер моң килә:
Ай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны -
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә...
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Разил Вәлиев
Альбомнар
Иң күренекле җырлары
- «Кара урман»
- «Зиләйлүк»
- «Тәфтиләү»
- «Әллүки»
- «Хуш, авылым»
- «Сандугач»
- «Сарман»
- «Өченче көн тоташ кар ява»
- «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем»
- «Син сазыңны уйнадың»
- «Бик еракта идек без»
- «Бер алманы бишкә бүләек»
- «Әдрән диңгез» (Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасыннан)
- «Идел буе каеннары» (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
- «Очрашу җыры» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре),
- «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре)
- «Һаман истә» (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
- «Гөлмәрьям» (Гамил Афзал сүзләре)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1964 — Татарстан Республикасының атказанган артисты
- 1969 — Татарстан Республикасының Халык артисты
- 1973 — РСФСРның атказанган артисты
- 1981 — Каракалпакстанның халык артисты
- 1983 — РСФСРның халык артисты
- 1970 — Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе
- 1986 — Халыклар Дуслыгы ордены
- 2000 — П. И. Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» бүләге иясе
- "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены
- 2005 — «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале
- 2006 — «Сарман районының беренче санлы Мактаулы гражданины»
- 2006 — Казанның мактаулы гражданины
- 2010 — Почет (Хөрмәт) ордены (РФ)
Хәтер
- 2019 — «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендәге концертлар залына исеме бирелгән.
- 2019 — Сарман балалар сәнгать мәктәбенә исеме бирелгән[7].
- 2019 елның 30 августында, Республика көнендә, Сарманның Ленин урамында, Сарман балалар сәнгать мәктәбе каршында, бюсты ачылган (бюст авторы — сынчы Фәнил Вәлиуллин, иганәче — Илдар Гамиров). Тантанада Кадрия Идрисова, Роберт Андреев, Зөһрә Шәрифуллина, Вәсим Әхмәтшин һ. б. иҗат әһелләре катнаша[8].
- 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсына РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелә [9].
- 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән җырчыларны бүләкләү өчен Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә кертелгән.
- 2020 елның 3 октябрендә Татарстан хөкүмәтенең 2020 елның 15 июнендә чыккан 488нче санлы карары нигезендә, Казанның Николаев урамындагы җырчы яшәгән 5нче йорт диварында истәлек тактасы ачылды. Уң ягына татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәде» дип язылган. Сул ягына җырчының сурәте урнаштырылган. Истәлек тактасының скульпторы — Фәнил Вәлиуллин. Тактаны эшләү 300 мең сумга төшкән[10].
- 2023 елда Тукай районы администрациясе «милли һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан» республика күләмендә Илһам Шакиров исемендәге I Республика «Илһам - Вдохновение» фестиваль-бәйгесе оештыра.[11][12]
- Башкортстан Милли симфоник оркестры (ru) әсәрне Башкортстан һәм Татарстан композиторларының көйләреннән торган концертта башкарган. Симфоник поэма партитурасында Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар файдаланылган.[13][14]
Искәрмәләр
- ↑ Шакиров Ильгам Гильмутдинович. 2022 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган. Татар филармониясе сайты(рус.)
- ↑ Ильгам Шакиров, archived from the original on 2011-11-10, retrieved 2010-04-12
- ↑ 1972 елда аклана. Кара: Списки жертв: Гильми Шакиров
- ↑ Халык яшәгәндә, Илһам яшәр! «Мәйдан», 2005 ел, гыйнвар, 18нче бит
- ↑ Рузилә МӨХӘММӘТОВА: "Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Илһам Шакировка “әни” дип дәшкәнен үзе дә сизми кала" - Интертат.ру, 21.11.2017
- ↑ Яңа татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны җирләделәр.(үле сылтама) «Татар-информ» МА, 18.01.2019
- ↑ И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2019-09-05, retrieved 2019-09-05
- ↑ Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды. «Сарман», 30.08.2019
- ↑ Международный телевизионный конкурс молодых исполнителей «Татар моңы». Татгосфилармония, 10.10.2022
- ↑ Аның васыяте — туган телебезне, моңыбызны саклау иде. Азатлык радиосы, 3.10.2020
- ↑ Фестиваль-конкурс имени Ильгама Шакирова, archived from the original on 2023-03-09, retrieved 2023-03-09
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була. Татар-информ, 9.03.2023
- ↑ Уфада Илһам Шакировка багышланган симфоник поэманың премьерасы булды. Татар-информ, 5.04.2023
- ↑ Лейла Аралбаева. В Уфе прозвучала премьера посвященной певцу Ильгаму Шакирову симфонической поэмы. Башинформ, 5.04.2023
Әдәбият
- Равил Фәхретдинов. Җырчы: (Илһам Шакиров).— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.
Сылтамалар
- Прощальный концерт Ильгама Шакирова 2011 елның 20 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Шакиров Ильгам Гильмутдинович. 2022 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган. Татар филармониясе сайты(рус.)
- Аяз Гыйләҗев. Айлы көннәрдә (Илһам Шакировка 60 яшь тулу уңаеннан). - «Сөембикә» журналы, №2, 1995 ел.
- Эльмира Закирова. ИЛҺАМ ШАКИРОВКА ГАШЫЙК ИДЕК! - «Сөембикә» журналы, 17.01.2019
- ИЛҺАМ ШАКИРОВ ХАКЫНДА 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ - «Сөембикә» журналы, 17.01.2019
Шулай ук карагыз
Галерея
- Р.Г.Ибраһимова 1.jpg
Илһам Шакиров җырлый. Аккомпаниатор - Рокыя Ибраһимова.
Финляндия президенты У. К. Кекконен белән очрашу алдыннан: И. Шакиров (с.б.), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов. Һелсинки, 1968
И. Шакиров исемендәге концертлар залы урнашкан «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге (Казан)
Сармандагы бюсты. 2019
- Сарман БСМ.jpg
Сарманда И. Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе бинасы
- 15 февраль көнне туганнар
- 1935 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Тукай районында туганнар
- 16 гыйнвар көнне вафатлар
- 2019 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Калыплар:Иҗади премияләр
- Калыплар:Тукай премиясе
- Татар җырчылары
- Татарстанның халык артистлары
- Россиянең халык артистлары
- Каракалпакстан АССР халык артистлары
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Казанның мактаулы гражданнары
- Почет ордены кавалерлары
- Илһам Шакиров