Татар моңы (бәйге)

Тикшерелгән мәкалә

Татар моңы (Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» бәйгесе) ― 2008 елдан Казанда уза торган Халыкара яшь башкаручыларның телевизион бәйгесе.

undefined
undefined

Тарих

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесе 2008 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2019 елдан бәйге өч елга бер тапкыр уздырыла башлый[1].

2019 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән бәйгегә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелә[2].

Бәйге 3 этапта уза[3].

Максаты

Татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен таныту, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау, аларның иҗади потенциалын үстерү[4].

Бәйгенең географиясе

Оештыручылар

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бәйгене уздыруда Казан дәүләт мәдәният институты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе катнаша. Жюри рәисе ― Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Бәйгене гамәлгә куючы ― Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Салават» эстрада җыр театры.

2024 елда бәйге Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза. Концерт башланганчы, филармония фойесында тамашачылар өчен Наил Бареев җитәкчелегендәге «Мирас» татар халык хоры чыгыш ясый.

Катнашучылар

Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручы солист-башкаручылар, шулай ук профессиональ башкаручылар катнаша ала.

Номинацияләр

«Татар моңы» җиңүчеләре дүрт номинация буенча бүләкләнә:

  • Халык җыры;
  • Инструменталь башкаручы;
  • Эстрада вокалы;
  • Академик вокал.

Җиңүчеләргә акчалата бүләк, диплом тапшырыла.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә