Казан сөлгесе — Казанское полотенце — Kazan towel (фестиваль)

Казан сөлгесе — Казанское полотенце — Kazan towel — халык җыр-бию сәнгате буенча халыкара фестиваль–бәйге. Россия һәм бөтендөнья халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклап калу һәм тарату максатыннан 2016 елдан башлап ел саен 28—30 август көннәрендә үткәрелә. Исеме борынгы татар халык җырыннан алынган[1].

2019 елдан фестиваль «Казан — ЮНЕСКО музыкаль шәһәре» программасы буенча, ә 2020 елдан ул ЮНЕСКО эгидасы астында уздырыла[2][3].

Этимологиясе

«Казан сөлгесе» — Сабан туе символы, аның төп бүләге. Элек оста җайдакларга һәм батырларга милли бизәкләр чигеп ясалган сөлге бүләк иткәннәр.

Максаты

Фестиваль халык башкару осталарын ачыклауга, тәҗрибә уртаклашуга, башкару осталыгын арттыруга, халыкның төрле катламнарында милли мәдәният кыйммәтләрен таратуга ярдәм итә. Яшьләрне милли традицияләр нигезендә тәрбияләү, төрле халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасын булдыру — фестивальнең төп бурычларыннан[4].

Тарихы

  • Беренче тапкыр 2016 елда уза[1].
  • 2017 ел (II фестиваль). Фестивальнең географиясе киңәя. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чечен, Свердловск, Киров, Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, шулай ук Казакъстан, Төрекмәнстан, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре катнаша. Катнашучылар саны 300 дән артып китә. Фестивальдә барлыгы дүрт Гран-при бирелә: «Уральская праздничная» төркеме (Красноуфимск), «Джаз-импровизация» бию студиясе (Красноуфимск), «Туйаарар» дуэты (Якутия) һәм Казан музыка училищесы студенты А.Миндубаев[5]. Шул ук елны фестивальдә 6 яшьтән 85 кә кадәрге 600 дән артык кеше катнаша[6].
  • 2019 ел (IV фестиваль). Фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән: Татарстан, Башкортстан, Чечен Республикасы, Саха (Якутия), Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Мари, Мәскәү, Чиләбе, Тула, Свердловск, Саратов, Самара, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Пермь, Краснодар, Камчатка крайларыннан, шулай ук Әрмәнстан, Казакъстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстаннан һәм Төркиядән 1500 дән артык катнашучы була[4][1].
  • 2020 ел (V фестиваль). Пандемия сәбәпле, V фестиваль онлайн-форматта үткәрелә[2][3].
  • 2024 ел (IX фестиваль). 28–30 августта Казанда IX Халыкара фестиваль-бәйге үткәрелә. Яшь буенча чикләүләр булмый[7], 100 дән артык гариза килә[8].
  • 2025 ел (X юбилей фестивале). X Халыкара фестиваль-бәйге 28–30 августта Казанда уза[9][10]. Азнакай районының РФ атказанган халык иҗаты коллективы «Жанашым» фестивальдә катнашып, лауреат дипломына лаек була[11]. X фестивальдә Карелия, Кырым, Татарстан, Новосибирск, Свердловск өлкәсе, Краснодар крае, Сахалин өлкәсеннән вәкилләр катнаша[12].
undefined
  • 2026 ел (XI фестиваль). XI Халыкара фестиваль-бәйле традиция буенча 2026 елның 28–30 августында Казанда уза. Фестивальгә гаризалар кабул итү 2026 елның 20 августына кадәр дәвам итә[13].

Географиясе һәм катнашучылар саны

Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя. Катнашучылар географиясе түбәндәгечә:

  • Россия төбәкләре: Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мари республикасы, Чуашстан, Мордовия, Чечен, Якутия (Саха) республикалары, Краснодар крае, Пермь крае, Камчатка крае, Мәскәү, Свердловск, Киров, Чиләбе, Ульяновск, Самара, Саратов, Тула өлкәләре.
  • Чит ил вәкилләре: Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Төркия.
Төрле елларда фестивальдә катнашучылар саны
  • 2017 елда — 300 дән артык кеше[5];
  • 2018 елда — 600 дән артык кеше (яшьләре 6 дан 85 кә кадәр)[6][14];
  • 2019 елда — 1500 дән артык кеше[1];
  • 2024 елда — 100 дән артык гариза[8].

Номинацияләр

Фестиваль-бәйге 5 номинациядә үткәрелә[4]:

  • халык җырлары (соло);
  • халык җырлары (ансамбль);
  • халык биюе (соло, ансамбль);
  • халык уен кораллары музыкасы (соло, ансамбль);
  • җыр һәм бию ансамбле.

Жюри составы

Жюри составына профессиональ сәнгать эшлеклеләре, Россиянең халык артистлары, профессорлар, шулай ук чит ил вәкилләре (мәсәлән, Германиядән) керә[15].

Җиңүчеләрне билгеләү

Җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләрендә билгеләнәләр[4]:

  • 4-10 яшь (балалар);
  • 11-14 яшь (яшүсмерләр);
  • 15-22 яшь (яшьләр);
  • 23 яшьтән башлап (өлкәннәр).

Бәйге өч этаптан тора: беренче этапта анкета-заявкалар кабул ителә; икенче этап 28–29 август көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә уза, анда сайлап алу тыңлаулары була. 30 август көнне, Татарстан Республикасы көнендә һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү кысаларында, «Иске Татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгы территориясендә конкурс лауреатларының Гала-концерты үткәрелә.

Бүләкләр

Фестивальнең төп бүләге — осталар кулы белән чигелгән Казан сөлгесе. Аның үз мәгънәсе бар: беренчедән, сөлге — матурлык билгесе, икенчедән, ак төс — чисталык, пөхтәлек билгесе. Гран-придан тыш, җиңүчеләргә төрле номинацияләр буенча лауреат дипломнары тапшырыла[16].

Оештыручылар

Фестиваль-конкурс «Сәйдәш» мәдәният үзәге (МБУК) тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә үткәрелә.

Проектның авторы һәм җитәкчесе – Россиянең халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Лима Гали кызы Кустабаева.

Онлайн-трансляция

2020 елдан башлап, фестивальнең сайлап алу тыңлаулары һәм йомгаклау концерты «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең рәсми социаль челтәрләрендә туры эфирда күрсәтелә[14].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Казан сөлгесе — Казанское полотенце — Kazan towel. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  2. 1 2 «Казан сөлгесе» фестивале онлайн-форматта узачак. Татар-информ (24 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  3. 1 2 Лима Кустабаева: «Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» будет проходить под эгидой ЮНЕСКО. Казанские ведомости (27 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  4. 1 2 3 4 В столице Татарстана пройдет фестиваль «Казан сөлгесе – Казанское полотенце». Министерство культуры Республики Татарстан (18 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  5. 1 2 «Казан сөлгесе» халыкара җыр-бию сәнгате фестиваленең җиңүчеләре билгеле. Татар-информ (30 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  6. 1 2 «Казанское полотенце» откроет новых звезд. Казанские ведомости (24 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  7. «Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә. Шәһри Казан (17 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  8. 1 2 В Казани стартовало «Казанское полотенце». Казанские ведомости (28 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  9. Шәмәрдәннең «Тулган ай» фольклор коллективы «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсында чыгыш ясап кайтты. Саба районы (3 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025. Архивировано 3 сентябрь 2025 года.
  10. Большекабанские танцоры снова в числе лучших на конкурсе под эгидой ЮНЕСКО. Лаишево (29 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025. Архивировано 29 август 2025 года.
  11. «Жанашым» блеснул на конкурс-фестивале «Казан сөлгесе». Азнакаево (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025. Архивировано 1 сентябрь 2025 года.
  12. Фестиваль «Казан сөлгесе» 2025 елда. Зарница. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025. Архивировано 28 май 2025 года.
  13. «Казан сөлгесе» халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү 20 августка кадәр озайтылды. Татар-информ (23 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025. Архивировано 23 май 2025 года.
  14. 1 2 Казань сөлгесе — Казанское полотенце 2020: программа фестиваля. ALLFEST. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.
  15. «Казан солгесе». Вятские Поляны (1 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2024. Архивировано 1 сентябрь 2024 года.
  16. «Казан сөлгесе» халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү 20 августка кадәр озайтылды. Татар-информ (15 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024. Архивировано 28 август 2024 года.

Тема буенча өстәмә