Милли кием (фестиваль)

«Милли кием» фестивале (рус. фестиваль национального костюма «Милли кием») — халыкларның милли киеме фестивале, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен каршы алу традициясе. 2020 елдан бирле 30 августта Түбән Кабан күле яр буенда уза. Фестиваль мәйданына керү ирекле, теләгән һәркем үз халкынының милли киеменнән килә ала.

Тарихы

Фестиваль 2019 елның 27 августында «WorldSkills Kazan 2019» мәдәни программасына кысаларында «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында беренче тапкыр уздырыла.

2020 елдан халыклар костюмы фестивале Түбән Кабан күле яр буенда, Шиһабетдин Мәрҗани урамында уза. Чара уңаеннан вакытлыча җәяүлеләр урамына була.

Максаты

Фестивальнең максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның матди һәм рухи мәдәнияте үрнәге булган милли киемне таныту.

Фестивальнең программасы

2019

Фестивальдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Карелиянең «Кантеле» исемле дәүләт ансамбле, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм дуслык йорты, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае коллективлары чыгыш ясый. Фестивальдә этно-ярминкә эшли.

Остаханәләр мәйданында Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм дуслык йорты, Казан Кирмәне музейлары вәкилләреннән мастер-класслар тәкъдим ителә. Төрле халыкка хас өстәл уеннары мәйданы эшли.

Фестиваль кунаклары милли киемнәр киеп, Колшәриф мәчете янында татар сәүдәгәре, ХХ гасыр башына караган хатын-кыз, ир-ат образларында фотосурәткә төшә ала.

2023

Башка еллардан аермалы буларак, 2023 елда Түбән Кабан күле яр буе сәхнәсендә Татарстан Республикасының филармония джаз оркестры чыгыш ясый. «Тукай Казанга кайтты…» (режиссер Айдар Җаббаров) спектакле куела. Танылган татар эшлеклеләре образларына багышланган «Кием галәме» күргәзмәсе ачыла[1].

2024

2024 елда «Милли кием» фестивале Казан театры тарихына багышлана.

Татарстаннан, Удмурт Республикасы һәм Башкортстаннан килгән дизайнерлар үзләренең эшләрен брендлар ярминкәсендә тәкъдим итә. Чара тематикасына багышланган күргәзмә ачыла. Анда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының архив белдерү кәгазъләре һәм театр костюмнары белән танышып була.

Кабан күле яр буенда чәй зонасы, келәм чигү буенча остаханә эшли.

Фестиваль кысаларында «Казан күлләре. Тарихи күзәтү» китабы тәкъдим ителә. Басма авторы, эколог, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева һәм Кабан күле яр буе кураторы Мария Квад чыгыш ясый.

Чарада катнашучылар йорт һәм Кабан күле темасына кыска вакытлы фильм карый ала. Фильм тәмамлангач, фикер алышу режиссер һәм остаханә педагогы Теймур Ибраһимов белән бергә уза.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов «1920-нче елларда татар театры һәм рус революцион авангарды» темасы буенча лекция укый.

Программаның кичке чаралары Айдар Җаббаровның «Күләгәдә» спектаклен күрсәтү белән ачыла, GAUGA рок-төркеме чыгышы белән тәмамлана[2].

Оештыручылар

Казан шәһәре Мэриясе, «Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә