Ягымлы яз (фестиваль)
Ягымлы яз (фестиваль) (Студентларның «Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивале) — Казанда яз айларында (апрель, май) уза торган татар студент яшьләренең милли иҗаты ачык фестивале. 1993 елдан башлап үкәрелә.
Файл:Ягымлы яз.jpg
«Ягымлы яз-2014» җиңүчеләре
Максаты
- Студент яшьләр арасында татар мәдәниятен үстерү;
- Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентларының милли сәнгать коллективлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү;
- студент яшьләргә иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
- башкару осталыгын күтәрү, үзешчән иҗат коллективларының репертуарын баету;
- иҗат коллективларына һәм башкаручыларга стимул бирү һәм бүләкләү;
- студент яшьләрнең милли үзешчән сәнгать коллективларын эзләп табу һәм аларга ярдәм итү;
- милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.[1]
Катнашучылар
Ярыш турлары
Ярыш ике турда уза. Сайлап алу туры (Казаннан читтә яшәүчеләр иҗатлары турында видеоязма җибәреп катнаша ала), икенче тур, гала-концерт.
Оештыручылар
Казан мэриясе, Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты.
Юнәлешләре
Музыка юнәлеше
- Номинацияләр: ялгыз җыр, вокаль ансамбльләр, милли уен коралларында уйнаучылар.
Хореография (ялгыз бию, иҗади төркем)
- Номинацияләр: татар халык биюе, эстрада биюе, заманча татар биюе.
- 1 чыгыш — татар биюе, 2 чыгыш — дөнья халыклары биюе.
Театр
- Номинацияләр: театр, конферанс-нәфис сүз.
Мода театры
1– чыгыш — татар милли киеме (заманча тупланма), 2- чыгыш — дөнья халыклары киеме (заманча тупланма).
Мисс «Ягымлы Язбикә»
- 16-22 яшьлек, татар телен белүче студент кызлар катнаша.
Шагыйрьләр бәйгесе
- Номинацияләр: шигырь, җыр сүзләре.
- 14-30 яшьлек авторлар ике мәртәбә татар телендә 4 минутлык чыгыш ясый.
Җиңүчеләрне билгеләү
Җиңүчеләрне оештыру комитеты, танылган артистлар, композиторлар, мөгаллимнәр, шагыйрьләр, продюсерлар, режиссёрлар, җурналистлар, фестиваль химаячеләреннән сайлап алып, билгеләгән жюри сайлый. Лауреатлар һәм диплом ияләре чыгышы 5-10 баллы бәя белән билгеләнә.
- «Ягымлы яз» лауреатлары диплом, акчалата бүләк, кыйммәтле бүләк ала. Жюри шулай ук махсус призлар билгеләргә дә хокуклы.
- «Ягымлы яз» лауреатлары һәм диплом ияләре башкаруындагы җырлардан компакт-диск чыгару мөмкинлеге каралган.
Чыганаклар
Сылтамалар
- Фестивальне үткәрү турында Нигезләмә 2014 елның 21 август көнендә архивланган.
- Татарстанның РФдәге вәкиллеге сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Афәрин «Ягымлы яз» җиңүчеләренә 2021 елның 4 март көнендә архивланган.
- Самара татарлары рәсми сайты(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Фестивальне үткәрү турында Нигезләмәдә, archived from the original on 2014-08-21, retrieved 2015-03-21