Айдар Җаббаров

Айдар Җаббаров(Айдар Тәлгать улы Җаббаров, рус. Айдар Талгатович Җаббаров; 10 июль 1991, Яр Чаллы, Татарстан) ― Россия театр режиссёры, актёр, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссёры[1]. Яшь мәдәният әһелләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе (2023), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2026) лауреаты.

Тормыш юл

1991 елның 10 июлендә Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Ул 2012 елда Казан театр училищесының татар актерлык курсын (режиссер Фәрит Бикчәнтәев остаханәсе) тәмамлый. 2013 елда ГИТИСка, Сергей Женовач курсына укырга керә.

2012 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә[2].

Төрле елларда педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә: 2012 елдан — Казан мәдәният институтында Фәрит Бикчәнтәев курсында икенче педагог[3], 2018 елдан ГИТИСның режиссерлык факультетында өлкән укытучы булып эшли[4].

Айдар Җаббаров 2025 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры вазифасына билгеләнә[5].

Иҗат юлы

2017 елда, 4 нче курс студенты булганда, Айдар Җаббаров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Болытлар ага да ага...» исемле диплом алды спектаклен сәхнәләштерә. Бу куелышы өчен аңа Дамир Сираҗиев исемендәге премия бирелә.

Айдар Җаббаров спектакльләренең драматургиясен үзе иҗат итә, нигез итеп классик һәм заманча проза әсәрләрен ала. Еш кына ул моңарчы сәхнә йөзе күрмәгән әсәрне беренче булып тамашачыга тәкъдим итә.

Аның куючы-режиссер буларак эшчәнлеге Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия театры[6], Антон Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать академия театры, Мәскәүнең «Современник» театры  [рус.][7], Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры кебек сәхнәләр белән хезмәттәшлек итүне үз эченә ала[8].

2017 елда ул Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры сәхнәсендә Лев Толстойның «Казаклар» повесте буенча «Качкын» спектаклен сәхнәләштерә[9]. Куелыш тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә, шул исәптән «Петербургский театральный журнал» блогында текстның сәхнәдәге гәүдәләнешенә төгәл туры килүе билгеләп үтелә[10]. Спектакль «Режиссура дәресләре» дип исемләнгән III Заманча сәнгать биенналесендә һәм «Станиславский фабрикасы» Губерна театрлары фестивалендә катнаша. Төп рольне башкаручы Санкт-Петербургның «Алтын софит» Югары театр премиясенә номинацияләнә[11].

Айдар Җаббаровның диплом эше – Гаяз Исхакый прозасы буенча куелган «Тормышмы бу?..» (2018) спектакле. Куелыш «Алтын битлек» (2019) Россия милли премиясенең алты номинациясенә[12], шул исәптән «Зур форматлы иң яхшы спектакль» һәм «Иң яхшы режиссёр эше» номинацияләренә лаек була, шулай ук төбәк «Тантана» театр премиясенең «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңү яулый[13].

2019 елда Айдар Җаббаров Антон Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында Фёдор Достоевский повесте буенча «Белое ночи» спектаклен куя[14].

Роман авторы Евгений Водолазкин «Современник» театрындагы «Соловьёв һәм Ларионов» куелышын югары бәяли (премьерасы 2019 елда була). ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында ул, яшь режиссер һәм инсценировка авторы катлаулы, күпкатламлы текстны тамашачыга җиткерү өчен «кирәкле театральлек эквивалентын» таба алган, дип билгеләп үтә[15].

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Александр Володин пьесасы буенча куелган «Пять вечеров» («Биш кич») спектакле – әлеге драматург әсәренең татар театры тарихында беренче тапкыр сәхнәләштерелүе. Белгечләр фикеренчә, режиссер сәхнәдә геройларның шәхси язмышын фәлсәфи тирәнлектә ача торган үзенчәлекле мохит тудырган[16][17].

Буа татар театры тәкъдим иткән Искәндәр Сираҗиевның повесте буенча сәхнәләштерелгән «Тәүбә» (2021) спектакле Санкт-Петербургта «Радуга» халыкара театр фестивале кысаларында күрсәтелә[13].

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының Галимҗан Ибраһимов повесте буенча куелган «Алмачуар» спектакле (2022) «Алтын битлек» милли театр премиясенең лонг-листына кертелә[18].

Гаяз Исхакый повесте буенча Әлмәт татар драма театрында куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленең премьерасы (2022, әсәрнең беренче сәхнәләштерелүе) профессиональ җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә[19]. Актерларның уен алымнарын һәм психологик халәтен берләштергән режиссерлык эзләнүләре нәтиҗәсендә спектакль «Тантана» («Триумф») премиясенең «Иң яхшы эпизодик роль» һәм «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә югары бәяләнә[20].

Камал театры сәхнәсендә режиссер Айдар Җаббаров иҗади экспедиция материалларына нигезләнгән «Мин кайтмыйм» дилогиясен тәкъдим итә. Драматургик нигезе татар язучылары әсәрләреннән алынган өзекләрдән торган (авторы — режиссер үзе) вербатим техникасындагы документаль спектакль «Уроки режиссуры» V фестиваленең (2022) Гран-приен яулый.

2025/2026 елгы театр сезонында Айдар Җаббаров Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарын формалаштыра һәм «Хыял артыннан» музыкаль спектаклен сәхнәләштерә[21].

Спектакльләре

  • «Агыла да болыт агыла», Х. Туфан, Т. Миңнуллин әсәрләре буенча (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2017);
  • «Качкын», Л. Толстойның «Казаки» повесте буенча (Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры, 2017 ел);
  • «Тормышмы бу?…», Г. Исхакый әсәре буенча (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2018);
  • «Соловьёв и Ларионов», Е. Водолазкин романы буенча (Мәскәүнең «Современник» театры, 2019);
  • «Белые ночи», Ф. М. Достоевский әсәре буенча (Московский художественный театр имени А. П. Чехова, 2019);
  • «Пять вечеров», А. Володин (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2019);
  • «Хуш, авылым», А. Җаббаров (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2020);
  • «Хуш, авылым. Хыяллар», А. Җаббаров (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2021);
  • «Тәүбә», И. Сираҗиев әсәре буенча (Буинский государственный драматический театр, 2021);
  • «Алмачуар», Г. Ибраһимов повесте буенча (Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, 2021);
  • «Театр&Музыка. Яхин» (Театр оркестры катнашында спектакль-концерт. Сәхнә версиясе авторы – А. Җаббаров; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2021);
  • «Ул әле өйләнмәгән иде», Г. Исхакыйның повесте (Әлмәт татар дәүләт драма театры, 2022);
  • «Көл», Коки Митаниның «Академия смеха» пьессасы буенча (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2022);
  • «Попрыгунья», А. Чехов әсәре бөенча (Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры, 2022);
  • «Музей», Е. Водолазкин пьессасы буенча («Демидов утары» театраль резиденциясе, 2022);
  • «Рәшә», Ә. Еники повесте буенча (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, 2022);
  • «Казанга Тукай кайткан» (2024)[22];
  • «Хыял артыннан, Р. Гобәева (Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 2025)[23];
  • «Әни килде», Ш. Хөсаенов (Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 2026)[24];
  • «Казан егетләре», М. Гыйләҗев (Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 2026)[25];
  • «Ал яулыклы язмышым», Ч. Айтматов (Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 2026)[26].

Бүләкләре

  • Дамир Сираҗиев премиясе (2017) — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Х. Туфан һәм Т. Миңнуллин әсәрләре мотивлары буенча куелган «Бар йөзә дә йөзә болытлар» спектакле өчен[27];
  • «Алтын софит» премиясе номинанты («Кече сәхнәдә иң яхшы спектакль» номинациясендә) — Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры сәхнәсендә Л. Н. Толстойның «Казаклар» повесте буенча куелган «Качкын» спектакле өчен;
  • «Алтын битлек — 2019» премиясе номинанты — «Зур формадагы иң яхшы спектакль» һәм «Иң яхшы режиссура» категорияләрендә;
  • «Тантана» премиясе лауреаты — «Ел вакыйгасы» номинациясендә;
  • «Режиссура дәресләре» V фестиваленең Гран-прие (2020) — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хуш, авылым» спектакле өчен;
  • Россия Федерациясе Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премиясе (2023 ел, 21 март) — илнең театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен[28];
  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2026) — «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен[29];
  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2026)[30].

Гаиләсе

Өйләнгән. Хатыны — Эльвина Насибуллина. Ул Казан театр училищесын тәмамлаган[31].

Искәрмәләр

  1. Айдар Җаббаров – Татцентр.ру. 4 май 2026 тикшерелде.
  2. Режиссер Айдар Җаббаров рассказал о работе в театре Камала и «Современнике» Татарстан 24 (рус.). tatarstan24.tv. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  3. Җаббаров Айдар Талгатович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  4. Режиссерский факультет ГИТИСа: кафедра режиссуры драмы (рус.). gitis.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  5. Айдар Җаббаров – Татцентр.ру. 5 май 2026 тикшерелде.
  6. Җаббаров Айдар Талгатович (рус.). lensov-theatre.spb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  7. Совет при Президенте Российской Федерации по культуре (рус.). culture.kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  8. Айдар Җаббаров / Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт. (рус.). Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт.. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  9. Режиссер театра Камала Айдар Җаббаров стал лауреатом премии президента для молодых деятелей культуры. 4 май 2026 тикшерелде.
  10. Любовь и смерть в Театре им. Ленсовета (рус.). lensov-theatre.spb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  11. Айдар Җаббаров: новое знакомство с режиссёром «Воскресения» (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  12. Спектакль театра им.Г.Камала номинирован на «Золотую маску» (2018-11-01). 4 май 2026 тикшерелде.
  13. 1 2 Выпускник ГИТИСа Айдар Җаббаров удостоен премии Президента РФ для молодых деятелей культуры (рус.). gitis.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  14. Спектакль «Белые ночи» 2019, Москва — дата и место проведения, программа мероприятия.. 4 май 2026 тикшерелде.
  15. Редакция сайта ТАСС. Водолазкин посетил премьеру спектакля по своему роману в "Современнике" (рус.). ТАСС. https://tass.ru+(12 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025.
  16. Театръ • Айдар Җаббаров ставит «Пять вечеров» как историю Одиссея и Пенелопы (2019-11-07). 5 май 2026 тикшерелде.
  17. Спектакль Санаулы кичләр / Пять вечеров (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  18. Одиннадцать спектаклей из Татарстана вошли в лонг-лист премии «Золотая маска». 5 май 2026 тикшерелде.
  19. Театръ • Сон разума (2023-03-04). 5 май 2026 тикшерелде.
  20. Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  21. Первая премьера театра Тинчурина в новом здании – «Хыял артыннан» («Вслед за мечтой»). Министерство культуры Республики Татарстан (22 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
  22. Радиф Кашапов. Габдулла, его друзья и Зайтуна, которой пришлось уехать. Реальное время (3 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  23. Вслед за мечтой — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  24. Мама приехала — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  25. Казанские парни — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  26. Тополек мой в красной косынке — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  27. В театре Камала объявили лауреатов премии имени Сиразиева (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  28. Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2023 года № 159 «О присуждении премий Президента Российской Федерации для молодых деятелей культуры 2022 года»
  29. Определены лауреаты Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая в 2026 году (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  30. Айдар Заббаров стал заслуженным деятелем искусств Башкортостана за спектакль «Гора» (рус.). БИЗНЕС Online (22 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  31. Режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән. Интертат - иң популяр татар сайты. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.