Дания Нуруллина

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Дания Нуруллина
Дания Нургаяз кызы Нуруллина
Файл:Д.Н.Нуруллина.jpg
Тулы исеме Фидания Нургаяз кызы Нуруллина
Туган көне 23 август 1946(1946-08-23) (78 яшь)
Туган ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ил
Эшчәнлеге актриса
Бүләк һәм премияләр

Дания Нуруллина, сәхнә псевдонимы Дания Нурлы, Дания (Фидания) Нургаяз кызы Нуруллина, рус. Нуруллина Дания (Фидания) Нургаязовна (1946 елның 23 августы, Казан, ТАССР) – драма актрисасы, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты (1966 елдан), Татарстанның халык (1991), РФ атказанган (2010) артисты, «Тантана» (2015), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Нәҗип Гайнуллиннан, режиссураны Рәфкать Бикчәнтәевтан, сәхнә хәрәкәтләрен Шәхсәнәм Әсфәндияровадан, бию дәресләрен Анна Гацулинадан, фехтованиене Марсель Сәлимҗановтан өйрәнә. 1966 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына кабул ителә һәм әлеге театрга бөтен иҗат гомерен багышлый (ике ел радиода эшләп ала).

Иҗаты

Үткен характерлы, темпераментлы, гайрәтле, төрле үзенчәлектәге рольләр башкару остасы. Җырлы, биюле күренешләрдә теләп катнаша. Сәхнәдә бергә уйнаган партнерлары — Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов.

Башкарган рольләре

1965 елда Казан театр училищесынең 3нче курстында укыганда уйнаган беренче рольләре: Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим, Ш. Сарымсаков сәхнәләштергән), Айса — «Күзләре нинди иде ?» (Әхсән Баян, режиссер Ш. Сарымсаков), 1966 елда: биюче Сусанна — «Айдын» (Җафар Җаббарлы, режиссер Агакише Кязимов куйган), Айсылу — «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт, режиссер М. Сәлимҗанов), Юлия Тугина — «Соңгы корбан» (А. Островский, режиссер М. Новохижин (Мәскәү)


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Ире (1974 елга кадәр) — драматург Риза Ишморатның улы Фәрит.

Кызы Айсылу Фәрит кызы (19722011). Җиде ел Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр карт оныгы Илсурны уйнаган. Марсель Сәлимҗанов «II курска алам», дисә дә, сәнгать юлын сайламый, шәфкать туташына укый, соңгы вакытта «Кольцо» сәүдә үзәгендә сувенирлар бүлегендә өлкән сатучы булып эшли. 2011 елның 20 августында Казанда юл һәлакәтендә мотоцикл белән бәрелеп, вафат була[2].
Оныгы Айнур (1994).

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Г. Данилова. Старейший национальный. «Огонек», 1975 ел, № 8.
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Биобиблиографик белешмәлек. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  3. Ю. Сафиуллин. Нур өстенә нур. «Мәйдан», 2007 ел, № 9.

Сылтамалар

Искәрмәләр