Миләүшә Таминдарова
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Таминдаров.
Миләүшә Әмир кызы Таминдарова (рус. Таминдарова Миляуша Амировна; 13 май 1960, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — җырчы, хор җитәкчесе, хор дирижёры, Казан дәүләт консерваториясе доценты. Максим Горький музее директоры (2000—2007). Татарстан дәүләт камера хоры җитәкчесе (2007 елдан). Татарстан Республикасының халык артисты (2021). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2024). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
Тәрҗемәи хәле
Миләүшә Таминдарова 1960 елның 13 маенда Казанда туа[1]. Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар Таһирә Гариф кызы һәм Әмир Таһир улы гаиләсеннән[2][3]. Әтисе ягыннан апасы — җырчы Рәшидә Таминдарова[4]. Ике сеңлесе — Альиса һәм Әлфия[3].
1986 елда В. Г. Лукьянов сыйныфы буенча Казан дәүләт консерваториясенең хор дирижерлыгы кафедрасын тәмамлый[1][5]. 1986—1988 елларда Казан педагогия институтының музыка факультетында эшли[1][6]. 1990 елда Казан консерваториясе карамагындагы ассистентураны тәмамлап, дирижерлык кафедрасында укытучы булып эшли[1][7]. 1991—1997 елларда профессор С. А. Казачков җитәкчелегендәге консерватория студентлары хорының хормейстеры була[1]. 1994—2007 елларда Казан музыка училищесында хор дирижерлыгы бүлеге мөдире вазифасын башкара[7][8]. 1997 елда опера студиясе карамагында хор оештыра һәм җитәкли[7][9].
Параллель рәвештә, 2000—2007 елларда Максим Горький музее мөдире булып эшли[10]. 2007 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә опера студиясе хоры нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры төзелә, аның җитәкчесе итеп Миләүшә Таминдарова билгеләнә[11][12]. 2018 елда В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы каршында профессиональ булмаган һәвәскәр җырчылардан торган «Җыр театры»н оештыра. Миләүшә Таминдарова Татарстан Республикасында Бөтенроссия хор җәмгыятенең бүлек рәисе булып тора[13].
Хор Россия Милли оркестры (җитәкчесе — Михаил Плетнев) белән Г. Геттиның «Жанна һәм чаңнар» (Жанна и колокола) кантатасы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының симфоник оркестры (дирижёр — Виктор Афанасьев) белән П. Чайковскийның «1812 ел» (1812 год) тантаналы увертюрасын башкара. 2000 елда хор «Аллилуйя» әсәре белән Софья Гобәйдуллинаның халыкара музыка фестивалендә катнаша. 2007 елда әлеге опера студиясе нигезендә Татарстанның дәүләт камера хорын оештыра һәм аның җитәкчесе.
Миләүшә Таминдарова җырчы буларак та билгеле. Репертуарында В.- А. Моцартның «Реквием»ы һәм С-dur мессасы, И. Гайднның «Месса-Терезия»се һәм В-dur мессасы бар. Татар дәүләт опера һәм балет театры белән АКШ, Алмания, Швеция, Чехиядә гастрольләрдә була.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- «Күренекле дирижёр сәләте өчен» махсус приз (Прага, Чехия)[14];
- 2007 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[1];
- 2017 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» үкрәк билгесе[15];
- 2021 — Татарстан Республикасының халык артисты;
- 2024 — Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (Татарстанда татар хор мәдәниятен үстерү, таныту һәм саклап калу, «Татар хор музыкасы антологиясе» эше өчен)[16][17];
- 2025 — «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга зур өлеш керткәне өчен)[18].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Хасанов, 2010
- ↑ Галәм сулышы. Журнал «Сөембикә» (21 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ 1 2 Миншин, 1975
- ↑ Ольга Иванычева. Миляуша Таминдарова: Какое счастье, что у меня есть музыка! Газета «Казанские ведомости» (21 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Салитова, 2006
- ↑ Лиза Мокеева. Портреты. Миляуша Таминдарова. Собака.ru (11 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ 1 2 3 Таминдарова Миляуша Амировна. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Руководитель камерного хора РТ Миляуша Таминдарова отмечает день рождения. Татар-информ (13 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Оперная студия. Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024.
- ↑ Гаврилова, 2021
- ↑ Алина Кадырина. В Татарстане создается государственная капелла. Газета «Время и деньги» (6 декабрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Сергей Саввин. В Казани прошла презентация Государственного камерного хора РТ. Татар-информ (16 апрель 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Камерный хор Татарстана вышел в финал телешоу «Ну-ка все вместе! Хором!» Аргументы и факты (17 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ «Чикләрсез татарлар» сайтында
- ↑ Ольга Голыжбина. Миляуша Таминдарова награждена нагрудным знаком «За достижения в культуре». Татар-информ (2 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Минниханов в Казанском кремле наградил победителей премии им. Тукая за 2024 год. Бизнес Online (26 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 1 май 2024 года.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан № 299 от 25 апреля 2024 года «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая в 2024 году». Газета «Республика Татарстан» (26 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024. Архивировано 27 апрель 2024 года.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан от 20 мая 2025 года № 386 "О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики»
Әдәбият
- Гаврилова М. Ф. «Назначенцы» — директора музея А. М. Горького в Казани: советская модель управления культурой. — Журнал «Вопросы музеологии». — Санкт-Петербург : Издательство Санкт-Петербургского государственного университета, 2021. — Т. 12, № 2. — С. 178—186. — 150—319 с. — ISSN 2219-6269. [рус.]
- Каюков В. А. Дирижерское искусство С. А. Казачкова и Казанская хоровая школа. — Журнал «Успехи современного естествознания». — Москва : Издательский дом «Академия естествознания», 2010. — № 6. — С. 21—26. — 107 с. — ISSN 1681-7494. [рус.]
- Ревякина А. А. 2003. 04. 028. Максим Горький на рубеже XX-XXI вв.: материалы горьковских чтений / гл. Ред. Муханов Г. С. Казань: Карпол, 2001. 79 с.. — Журнал «Социальные и гуманитарные науки. Отечественная и зарубежная литература». — Москва : Институт научной информации по общественным наукам Российской академии наук, 2003. — № 4. — С. 143—149. — 212 с. — (7: Литературоведение). — ISSN 2219-8784. [рус.]
- Салитова Ф. Ш. Лукьянов Владислав Георгиевич / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения, 2006. — Т. 3: К — Л. — С. 640—641. — 663 с. — ISBN 9785852470355. [рус.]
Сылтамалар
- ТР камера хоры рәсми сайты 2015 елның 22 февраль көнендә архивланган.