Байрас Ибраһимов
Байрас Ибраһимов(рус. Ибрагимов Байрас Надимович; 19 февраль 1953, Күрдем, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия театр актёры, Туймазы, «Нур» татар дәүләт драма театрларының баш режиссеры. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.
Биографиясе
1953 елның 19 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туа. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1975-79 елларда Уфа сәнгать институтының актерлык факультетында белем ала. Укытучысы — профессор Фәрдүнә Касыймова.
1979-87 елларда — Салават дәүләт башкорт драма театры артисты. 1988-89 елларда Мәскәүдә ГИТИС югары режиссерлар курсында белемен камилләштерә.
1989-91 елларда — Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының, 1991-95 елларда — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының, 1997-2003 елларда — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының, 2007 елдан — Туймазы татар театрының баш режиссеры. 2019 елда — Уфа дәүләт «Нур» татар театры баш режиссеры[1]. Иҗат багажында алтмыштан артык постановка бар[2].
2009 елда “Театр язы” фестивалендә, Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” әсәрен сәхнәләштереп, Туймазы театры артистлары иң яхшы актерлар ансамбле буларак танылды.
2010 елда Хәзерге заман башкорт драматургиясе республика фестивалендә Флорид Бүләковның “Каћәрле мәхәббәт” мистик драмасы белән катнашып, Туймазы театры — Диплом, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов — “Иң яхшы ир-ат роле”, режиссер Байрас Ибраћимов “Иң яхшы режиссер эше” номинацияләре белән билгеләнде.
Сәхнәләштерелгән спекталләре
- К. И. Беловның “Якты суда” пьесасы (дебют, 1987);
- Ф. Әмирханның “Тигезсез” (1990);
- А. Н. Арбузовның “Минем мескен Маратым” (1995);
- М. Г. Мөсифуллинның “Тискәре ир, начар хатын-кызлар” (1996);
- М. А. Булгаковның “Яртакыл йөрдән” (1998);
- Н. А. Гаетбаевның “Студентлар 3D” (2005);
- М. Кәримнең “Ташлама утны, Прометей” (2006);
- Т. Г. Миңнуллинның “Яшьләр белән очрашу” (2007);
- Ф. М. Булаковның “Ачы мәхәббәт” (2009);
- Н. Асанбаевнең “Рәйсә+Фәйзи” (2009);
- А. Молчановның “Үтерүче” (2012) һәм башкалар.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003);
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2008);
- Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты (2012)[3].
Искәрмәләр
- ↑ Ибрагимов Б.Н. (рус.). Уфа "Нур" татар дәүләт театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026.
- ↑ Ибрагимов Байрас Надимович (рус.). Башкирская энциклопедия: в 7 тт.. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ В ТГАТ им.Г.Камала вручили Театральные премии имени Дамира Сиразиева (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.