Марс Макаров

Марс Макаров (Марс Андрей улы Макаров) — композитор һəм виртуоз музыкант (баян). Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987).

Тәрҗемәи хәле

Хезмәт юлы

undefined

Диплом алуга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленə эшкə җибəрәлəр.

Иҗаты

Студент вакытта ук баян өчен аранжировкалар, җырлар яза башлый. Концерт репертуарында халык көйләрен, татар композиторларының инструменталь әсәрләрен баян өчен эшкәрткән әсәрләре. 200 дән артык җыр, романс авторы.[2]
Иң беренче язылган җыры — «Киек казлар» (1964, Хәсән Туфан сүзлəре)
1968 елда Һелсинкидә Татарстаннан килгəн бер төркем сəнгать əһеллəре (Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин, Айрат Арсланов, Венера Шәрипова һəм Марат Əхмəтов) белән Финляндия президенты Урһо Кекконен белəн очрашуда катнаша.

Марс Макаров үзе дə шигырьлəр язуга һəвəс.
Ркаил Зәйдулла: «Шигырьлəрне композитор, моң иясе язганы күренеп тора – алар төзек ритм белəн язылган, үз аһəңнəре бар. Теле саф, чишмə кебек челтерəп тора. Иң мөһиме – шигырьлəр ясалма түгел, көчəнеп язылмаганнар. Алар самими, ихлас».

2011 елда «Сәнгатебез йолдызлары» китабы дөнья күрә. Китапка Хәсән Туфан, Александр Ключарёв, Хәйдәр Бигичев, Мәсгут Имашев, Айрат Арсланов, Гали Ильясов һəм башка бик күп атаклы сəнгать кешелəре хакында очерклар, истəлеклəр тупланган.

Җырлары

Дискография

1986 «Флёра Сөләйманова һәм баянда Марс Макаров» (33Д-031715-16)

Гаиләсе

Җəмəгате Фирдания, кызы Иделия.

Чыганаклар

  1. З. Гыйльметдинова. Марс Макаров. Сәхнә, 2015, 5 сан.

Сылтамалар

Искәрмәләр