Клара Булатова

Клара Гариф кызы Булатова (18 март 1936, Сарман районы, Татар Карамалысы ― 29 апрель 2025) – татар шагыйре. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Татарстанның халык язучысы (2019). Сарман районының мактаулы гражданы (2021).
Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә.

Тәрҗемәи хәле

1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

  • Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
  • Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә эшли.

Иҗаты

1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.

1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. "Мәйдан" журналының К. Булатовага багышланган махсус саны.
  2. Сарман районы энциклопедиясе, Яр Чаллы, 2000, 32 бит.

Тема буенча өстәмә