Идрис Газиев
Идрис Газиев | |
---|---|
Төп мәгълүмат | |
Тулы исеме | Идрис Мөдәрис улы Газиев |
Туу көне | 21.4.1960 |
Туу урыны | Авыргазы районы, Корманай авылы |
Эшчәнлек еллары | 1980-х. в. |
Дәүләтләр | |
Һөнәрләр | җырчы |
Моң | тенор |
Кораллар | тавыш[d] |
Хезмәттәшлек | Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе |
Бүләкләр |
Салават Юлаев премиясе Г. Ибраһимов премиясе Г. Сәләм премиясе |
IMDb | p345 |
Газиев Идрис Мөдәрис улы – танылган татар җырчысы (тенор), халыкара бәйгеләр лауреаты, Россиянең атказанган (1999), Башкортстан (1993) һәм Татарстан (2002) республикаларының халык артисты. БР С. Юлаев исемендәге (1998), ТР Г. Тукай исемендәге (2020) Дәүләт бүләкләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәл
Идрис Мөдәрис улы Газиев Башкортстанның Авыргазы районында, Корманай авылында туа. Уфаның сәнгать училищесында профессор М. Мортазина сыйныфында укый. 1980 елда Әлмөхәммәтов исемендәге республика бәйгесендә беренче лауреат исеменә лаек була.
Иҗади эшчәнлеге
1986 елдан Башкортстан филармониясе солисты. Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, рус халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Россия композиторлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф. Гендель, Д. Каччини, А. Страделла, Ф. Шуберт, М. Глинка, С. Рахманинов, Р. Шуманның камера-вокаль әсәрләре. Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А. Монасыйпов музыкаль, М. Әхмәтовның 3 нче һәм 4 нче симфониясе), Р. Абязовның «Җырга әверелгән...» (С. Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли. Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.
«Музыкаль театр режиссёры» белгечлеге буенча Россия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый.
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 1990 ― Башкортстан Республикасының Г. Сәләм премиясе
- 1998 ― С. Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге
- халыкара һәм бөтенрусия, шул исәптән ССРБ эстрада җыры бәйгесе башкаручыларның «Сочи-84» лауреаты, «Татар җыры-89» бөтенсоюз (1нче бүләк), вокалистларның Швециядәге халыкара конкурслары (1998).
- 1993 ― Башкортстанның халык артисты
- 2002 ― Татарстанның халык артисты,
- 1998 ― Россия Федерациясенең атказанган артисты.
- 2020 ― Тукай премиясе — «татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен»[1]
- 2021 ― Дуслык ордены (Россия) ― ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[2].
БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкли.[3]
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе, 2010.(үле сылтама)
- Күрше.ру сайты
Сылтамалар
- 21.04: Әйләнә граммофон тәлинкәсе... Егерменче гасыр башында нинди татар җырлары яңгыраган һәм аларны кемнәр башкарган? 2016 елның 4 март көнендә архивланган.. И.Газиев белән интервью.
Искәрмәләр
- ↑ Медиа: Быелгы Тукай бүләкләре ияләренең исемнәре мәгълүм булды. Азатлык радиосы, 25.04.2020
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20.04.2021 № 227 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации . publication.pravo.gov.ru. Дата обращения: 21 апрель 2021.
- ↑ БР әдәби картасы
- Әлифба буенча шәхесләр
- Авыргазы районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Татарстанның халык артистлары
- Башкортстанның халык артистлары
- Россиянең атказанган артистлары
- Татар җырчылары
- Сәнгать фәннәре кандидатлары
- Г. Ибраһимов премиясе лауреатлары
- Г. Сәләм премиясе лауреатлары
- Тенорлар
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары