Тамара Акулова

Тамара Василий кызы Акулова (25 март 1957, Новая Усмань[d], Воронеж өлкәсе) — совет һәм россия театр һәм кино актрисасы, педагог, ВГИКның актёрлык осталыгы кафедрасы профессоры[3]. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2005)[4]. «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясенең хакыйкый әгъзасы. Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге әгъзасы[3].

Тормыш юлы

Тамара Акулова 1957 елның 25 мартында Воронеж өлкәсенең Новая Усмань авылында туган. Әтиләре 1959 елда мотоциклда фаҗигале һәлак булганнан соң, 36 яшьлек тол калган әниләре ике баласын — сигез яшьлек Лариса белән ике яшьлек Тамараны үзе генә тәрбияли. Өч елдан кияүгә чыга. Үги әтиләре белән кызларның мөнәсәбәтләре яхшы була, алар аны үзләренең икенче әтиләре дип саныйлар[5].

1974 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тамара Воронеж технология институтының (ВТИ) кондитер һәм макарон эшләнмәләре факультетына укырга керә, бер елдан чыга[5].

1975 елда ВГИКка укырга керү өчен Мәскәүгә китә[5].

1981 елда Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының (ВГИК) актёрлык факультетын (Сергей Бондарчук һәм Ирина Скобцева остаханәсе) тәмамлый[3].

Калып:1981 ел кинода — «М. Горький исемендәге Үзәк балалар һәм яшүсмерләр фильмнары киностудиясе» актрисасы.

1990 нчы елларда кинода бөтенләй диярлек төшми, Мәскәүдәге «Наталья Нестерова университетында» актёрлык осталыгы дәресләре бирә[5].

ВГИК актёрлык факультетының актёрлык осталыгы кафедрасында А. Я. Михайлов остаханәсендә «Драма театры һәм кино артисты осталыгы» фәнен укыта, профессор гыйльми дәрәҗәсенә ия[3]. Актив рәвештә студентлар спектакльләрен сәхнәләштерү режиссурасы белән шөгыльләнә. 2024 елның май аенда Ясная Полянадагы фестиваль кысаларында «С любимыми не расставайтесь» спектаклен тәкъдим итә[6].

Шәхси тормышы

  • Беренче ире — Юрий Борисович Шерлинг (1944 елның 23 августында туган), театр режиссёры, хореограф һәм балетмейстер. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тамара ВГИКның беренче курсында укыганда өйләнешәләр. Дүрт елдан соң никахлары таркала, әмма элекке ир белән хатын дуслар булып калалар[5]. Кызы — Анна Юрьевна Шерлинг (1980 елда туган) — актриса. Оныклары: Софья, Нидаль, Адель һәм Амир[7].
  • Икенче ире — Эльёр Ишмөхәммәтов (1942 елда туган) — совет һәм үзбәк кинорежиссёры, сценарийлар язучы. Улы — Дмитрий Эльёрович Ишмөхәммәтов (1989 елда туган).

Фильмография

Ел Исеме Роль
1979 Верой и правдой Оля
1981 Бедная Маша Маша Караулова, шәфкать туташы
1981 Шляпа Галка, җырчы
1981 Контрольная по специальности Света
1982 Кто стучится в дверь ко мне? Алька Вострякова
1982 Баллада о доблестном рыцаре Айвенго леди Ровена, Седрик Ротервудскийныкы
1983 Трое на шоссе Леночка
1983 Возвращение с орбиты Саша, Мухинның иптәш кызы
1984 Европейская история Грета Лист, Хайнц Ренке кәләше
1985 В поисках капитана Гранта леди Элен Гленарван
1985 Воскресный папа Мария Сергеева, Алёшканың әнисе
1986 Из жизни Потапова Маша
1986 Нужные люди Оля, йөзү буенча тренер
1987 Разорванный круг Ольга Смирнова, план бүлеге хезмәткәре, Федорның хатыны, Львовның сөяркәсе
1988 Поворот сюжета Ольга
1991 Группа риска Алиса Полякова
1992 Осколок «Челленджера» гинеколог
1993 Зачем алиби честному человеку? Зинаида
1998 Примадонна Мэри Зина
2001 Львиная доля Марина
2001 Наследницы Саша
2001 Сдвинутый Маруся
2003 Ангел на дорогах Ольга
2003 Приключения мага Ирина
2004 Влюблённые 2 Вера
2005 Наследницы 2 Саша
2006 Невеста Анна Викторовна, Ольганың әнисе
2006 Большие девочки Виктория
2007 Третье небо Людмила
2007 Одинокая женщина с ребёнком Ольга
2008 Жизнь, которой не было Евгения Александровна Гусева
2009 Катя Зойка
2009 Дольше века Валентина
2009 Медвежий угол Клавдия
2010 О тебе… Мария Плеханова
2012 МУР. Третий фронт Лидия Захаровна Белова, МУР капитаны
2013 Третья мировая Женяның әнисе
2013 Женщины на грани Римма Семёновна Ратникова
2013 Повороты судьбы Татьяна Николаевна
2014 Соблазн Марья Петровна
2014 Гвоздь Юлия Сергеевна
2015 ССын моего отца Вера Андреевна Романова, Борис белән Глебның әнисе
2016 Цена измены Валентина Павловна, тегүче Ольганың клиенты
2017 Исчезнувшая Мария Семёновна, Пашковлар гаиләсе йорты идарәчесе
2017 После тебя Любовь Темникова, Алексейның әнисе
2018 Нераскрытый талант-3 Эмма Фёдоровна, күрше
2019 Убийства по пятницам Нелли Виленовна, Владимирның хатыны
2021 Закаты и рассветы Полина адвокатының әнисе
2023 Игра в убийство Алевтина Петровна, Юляның әнисе
2024 Каждый мечтает о собаке Нина Романовна
2024 Кукольный дом эпизод

Бүләкләре

  • 2005 — Россия Федерациясе атказанган артисты — сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен[4];
  • 2025 — «Западные ворота» VI халыкара кинофестивалендә «Кинематографка өлеш керткән өчен» махсус приз (Псков)[8].

Искәрмәләр

  1. Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  2. Tamara Akulova // Česko-Slovenská filmová databáze (чеш.) — 2001.
  3. 1 2 3 4 ВГИК. Актёрский факультет. Кафедра актёрского мастерства. Педагоги. vgik.info. Всероссийский государственный институт кинематографии имени С. А. Герасимова (ВГИК). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 9 март 2017 года.
  4. 1 2 Указ Президента Российской Федерации В. Путина № 1490 от 20 декабря 2005 года «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 11 гыйнвар 2014 года.
  5. 1 2 3 4 5 Татьяна Зайцева. Тамара Акулова: «Коля Ерёменко всё понял правильно». 7days.ru (9 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 9 март 2017 года.
  6. Учебный театр ВГИК. vgikteatr.ru (31 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  7. Тамара Акулова: биография, личная жизнь, карьера, роли, последние новости. 78.ru (24 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  8. Актриса Тамара Акулова получила приз «За вклад в кинематограф» на фестивале «Западные ворота». Псковская лента новостей (6 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.

Әдәбият

  1. Мартта кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.

Тема буенча өстәмә