Айдар Әхмәтов


Айдар Мансур улы Әхмәтов (22 апрель 1968, Мәскәү) — балет артисты, педагог-балетмейстер, Татарстан Республикасының халык артисты (1995) һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты. Халыкара балет артистлары бәйгеләре лауреаты (АКШ, 1990; Франция, 1990; Финляндия, 1991; Япония, 1991; Италия, 1992).

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 22 апрелендә Мәскәүдә туа.

Айдар Әхмәтов Мәскәүдә Телевидение һәм радио мәктәбендә укый. 5-6 ел хореография, музыка белән шөгыльләнә, параллель рәвештә фортепиано классы буенча ике музыка мәктәбен тәмамлый. Суга сикерү, зур теннис белән мавыга. 10 яшендә хореография училищесына укырга керә.

«Балет артисты» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт хореография академиясен (1986), «педагог-балетмейстер» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (2016), «икътисад һәм хокук» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (2016) тәмамлый.

Хезмәт юлы

1986—1989 һәм 2008—2013 елларда — Н. Касаткина һәм В. Василёв җитәкчелегендәге Дәүләт академия классик бию театрының балет солисты.

1989—1990 елларда — В. А. Смирнов-Голованов җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәр балеты солисты.

1990—1991 елларда — Мәскәүнең «Хореография классиклары» театры солисты.

1991—2010 елларда — балет труппасының чакырылган премьер-солисты сыйфатында Мария театрында (Санкт-Петербург), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында (Казан)[1], «Лос-Анджелес классик балеты» театрында (Лос-Анджелес, АКШ), «Дәүләт операсы» театрында (Анкара, Төркия), "Токио балет театры"нда (Токио, Япония), «Universal Ballet» театрында (Сеул, Көньяк Корея), Македония милли театрында (Скопье, Төньяк Македония) чыгыш ясый.

1995—1996 елларда — Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Музыкаль академия театрының балет труппасында премьер-солист.

1996—1998 елларда — «Яңа Зеландия король балеты» театрының (Веллингтон) балет труппасында премьер-солист.

1998—2003 елларда — «Маҗар милли операсы» театрының (Будапешт) балет труппасында премьер-солист.

2003—2005 елларда — «Москонцерт» балет труппасында премьер-солист.

2005—2008 елларда — «Alberta Ballet» театрының (Калгари, Канада) балет труппасында премьер-солист.

2010 елның гыйнварыннан 2013 елның декабренә кадәр — Г. Ц. Цыдынжапов исемендәге Бурят дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы сәнгать җитәкчесе.

Куйган спектакльләре: «Энхе-Булат батор» операсы (куючы балетмейстер) һ. б. 2013 елның мартыннан 2015 елның гыйнварына кадәр — Диңгез буе крае опера һәм балет театрының (Владивосток) балет труппасы сәнгать җитәкчесе.

Куйган спектакльләре: «Аккош күле», «Ундүртенче», «Mouvements» балетлары (куючы балетмейстер һәм либретто авторы), «Евгений Онегин», «Алеко» опералары (куючы балетмейстер) һ. б. 2014—2017 елларда — Москомспортның «Мәскәү яшьлеге» ФСО хореография бүлеге башлыгы урынбасары.

2018 елның октябреннән — Л. М. Лавровский исемендәге Мәскәү дәүләт хореография училищесы директоры.

2017 елның мартыннан — Мәскәү мәдәният департаментының Г. П. Вишневская исемендәге Музыка-театр сәнгате көллиятендә (КМТИ) директорның хореография буенча урынбасары, декабреннән — директоры[2].

Өстәмә мәгълүмат

Айдар Әхмәтов — «Рус балеты йолдызлары» проектын оештыручы һәм җитәкчесе. Проект халыкара статуска ия һәм бөтен дөньяда Россия балет мәктәбенең абруен ныгытуга юнәлдерелгән. «Рус балеты йолдызлары» проекты Сүриядә, Испаниядә, Израильдә, Кытай Халык Республикасында «Россия мәдәнияте көннәре» кысаларында уздырылган чараларда катнаша. Кытай милли балет театрында (China National Ballet) 2 нче һәм 3 нче Халыкара балет театрлары фестивалендә «Рус балеты йолдызлары» Гала-концертларының режиссёры һәм проект җитәкчесе була.

2008 елда Кытай Халык Республикасында «Рус балеты йолдызлары» проекты 2008 елгы Җәйге Олимпия уеннарының мәдәни программасында катнаша.

Лубянкадагы Үзәк балалар кибетендә «Сәнгать төне» чарасында «Щелкунчик» балетын куя (режиссёр-куючы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Әтисе — Мансур Габдулла улы, Менделеевск районының Бәзәкә авылыннан[3], Мәскәүдә Бауман исемендәге институтны тәмамлаган. Мәскәүнең космос белән бәйле ябык (режимлы) предприятиеләрендә эшләгән. Физик-ядерщик, техник фәннәр докторы, космонавтлар отрядында да шөгыльләнгән.

Әнисе — Роза. Ул Мәскәүдә туа, чыгышы белән Буадан. Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрның биючесе булган, соңрак бухгалтер булып эшли.

Кызлары: Рената, Анелия.

Айдар Әхмәтов татар, рус телләреннән тыш, инглиз телен камил белә, француз телен хореография училищесында укыганда өйрәнә.

Искәрмәләр

  1. Айсылу Кадыйрова. Айдар Ахметов: «Сам Шаймиев предлагал нам это...» Вечерняя Казань (25 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024. Архивировано из оригинала 20 август 2023 года.
  2. Ахметов Айдар Мансурович. Сайт Московского колледжа музыкально-театрального искусства имени Г. П. Вишневской. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
  3. Айдар Ахметов: «Балет — элитарное искусство, его надо любить, понимать, чувствовать!» Worldpodium.ru (6 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.

Чыганаклар

  • Әхмәтов Айдар Мансур улы // Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедияcе институты, 1999. — 51 нче бит. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар