Әскар Абдразаков


Әскар Әмир улы Габдразаков (баш. Абдразаҡов Асҡар Әмир улы; 11 июль 1969, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Россия опера җырчысы (бас). Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021), Башкортстанның халык артисты (1994). 2019 елның сентябреннән Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе. Мариинский театрының чакырулы солисты[2].

Тәрҗемәи хәле

Әскар Абдразаков Уфада сәнгать эшлеклеләре гаиләсендә туа: әнисе — рәссам, әтисе — актёр, режиссёр, Башкортстан Республикасы киностудиясенә нигез салучы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Илдар Абдразаковның абыйсы.

Әскар кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясый һәм әтисенең фильмнарында төшә.

Уфа сәнгать институтын (профессор М. Г. Мортазина классы) тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасында Ирина Архипова классында укый.

1994 елда аны Мәскәү консерваториясенең Зур залында Пуччининың «Глория» мессасын башкарырга чакыралар, шулай ук ул Брегенцтагы (Австрия) фестивальдә Н. А. Римский-Корсаковның «Күренмәс Китеж шәһәре һәм Феврония кыз турында хикәят» операсын башкаруда катнаша.

Шул ук елда Россиянең Зур театрында Дон Базилио («Севилия чәчтарашы», Россини) һәм Кончак («Кенәз Игорь», Бородин) партияләре белән дебют ясый[2][3].

1996 елда Триест шәһәрендәге (Италия) Джузеппе Верди исемендәге Опера театры сәхнәсендә кенәз Гремин («Евгений Онегин») партиясен башкара.

1997 елда Парижның Шатле театрында Стравинскийның «Сандугач» операсында Бонза партиясен җырлый (Би-би-си симфоник оркестры белән Пьер Булез дирижёрлык итә). Спектакль соңрак Брюссель, Лондон, Рим, Севилья, Берлинда күрсәтелә.

2010 елның сентябрендә Башкортстан Республикасының мәдәният министры була[4]. 2011 елның октябрендә Әскар Абдразаковка каршы бюджет акчаларын үзләштерүдә гаепләп, җинаять эше кузгатыла[5]. Шул ук айда ул министр вазифасыннан отставкага китә.

2011 елда Әскар Абдразаков М. И. Глинка исемендәге XXIV Халыкара вокалистлар бәйгесенең жюри составына керә.

2015—2018 елларда Плёс шәһәрендә (Иваново өлкәсе) Шаляпин исемендәге Дача фестиваленең сәнгать җитәкчесе була.

2016—2018 елларда Уфада Ф. Шаляпин исемендәге Халыкара вокалистлар бәйгесе жюриен җитәкли. «Орфей» радиосында «„Орфей“ грим бүлмәсе» (рус. Гримёрка «Орфея») авторлык программасын алып бара[2].

2019 елның мартында Әскар Абдразаков Башкортстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе итеп билгеләнә[6]. 2019 елның сентябреннән — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, 2026 елның сентябрендә театр аны яңадан шул вазифада күрсәтә[7].

2021 елның маенда Башкорт опера һәм балет театрында аның куелышында Жюль Массненың «Дон Кихот» операсының премьерасы уза. Бу Әскар Абдразаковның режиссёрлык дебюты була, августта спектакль Россиянең Зур театрында күрсәтелә[8]. Ул — Мариинский театрының чакырулы солисты[2][9]. 2022 елның ноябрендә шул ук театрда ул куйган Николай Римский-Корсаковның «Садко» операсының премьерасы уза[10].

2022—2024 елларда «Моя Россия: музыкальное путешествие 2022», «Моя Россия: музыкальное путешествие 2023» һәм «Моя Россия: музыкальное путешествие 2024» яшь музыкантлар бәйгеләренең жюри әгъзасы була[11][12][13].

2023 елда «Әскар Абдразаковның вокал сәнгате академиясе» проекты беренче тапкыр уза, аның сәнгать җитәкчесе җырчы үзе була. Проект яшь вокалистларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. 2024 елда Президентның мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән Академиянең икенче циклы башлана[14].

Премьерасы 2023 елда узган «Рахманинов. Гомер озынлыгындагы симфония» балет-фантазиясендә Әскар Абдразаков Фёдор Шаляпинның вокаль партиясен башкара[15].

2026 елның сентябрендә Зур театрда «Мефистофель» операсының премьералар блогында катнаша, куелышның музыкаль җитәкчесе һәм дирижёры — Валерий Гергиев, куючы-режиссёры — Джанкарло Дель Монако[16].

Репертуар

Мариинский театрындагы репертуар:

  • Руслан («Руслан һәм Людмила»);
  • Кенәз Гремин («Евгений Онегин»);
  • Кончак («Кенәз Игорь»);
  • Салтан патша («Салтан патша турында әкият»);
  • Трефлар короле һәм Җарчы («Өч әфлисунга мәхәббәт»);
  • Дон Жуан һәм Лепорелло («Дон Жуан»);
  • Зарастро («Тылсымлы флейта»);
  • Дон Базилио («Севилия чәчтарашы», Россини);
  • Лоренцо («Капулетти һәм Монтекки», концерт башкаруы);
  • Гвидо («Джемма ди Верджи», концерт башкаруы);
  • Спарафучиле («Риголетто»);
  • Филипп II («Дон Карлос»);
  • Рамфис («Аида»);
  • Мефистофель («Фауст», Гуно);
  • Нарбал («Троялылар»);
  • Дон Кихот («Дон Кихот», Массне).

Шулай ук репертуарда: «Аттила» операсында баш роль, Борис Годунов һәм Пимен («Борис Годунов»), Захария («Набукко»), Банко («Макбет»), Якопо Фиеско («Симон Бокканегра»), Мефистофель («Мефистофель» һәм «Фаустны хөкем итү»), Василий Собакин («Патша кәләше»), Кочубей («Мазепа»), Досифей һәм кенәз Иван Хованский («Хованщина»), Приам («Троялылар»), Мисыр патшасы («Аида»), Бөек инквизитор («Дон Карлос»), Алеко һәм Карт чегән («Алеко»), Зәңгәр Сакаллы герцог («Зәңгәр Сакаллы герцог кальгасы»), Фарлаф («Руслан һәм Людмила»), Варяг кунагы («Садко»), Балтазар («Фаворитка») партияләре, Стравинскийның "Пульчинелла"сында, Шостаковичның Унөченче симфониясендә, Моцарт, Верди һәм Дворжакның Реквиемнарында бас партияләре.

Дискография

  • 1994 — ялгыз концерт, фортепиано партиясе — Наталья Богелава (Финляндия);
  • 1995 — «Күренмәс Китеж шәһәре һәм Феврония кыз турында хикәят», Римский-Корсаков, (госләче), дирижёр Владимир Федосеев (Брегенц, Австрия);
  • 1997 — Джузеппе Вердиның «Реквиемы», Мария Каллас истәлегенә (Афина);
  • 2000 — Джузеппе Вердиның «Реквиемы», дирижёр — Марк Эрмлер;
  • 2008 — Джузеппе Вердиның "Набукко"сы (Захария), дирижёр — Леви (Париж, Stade de France);
  • 2009 — Малерның 8 нче симфониясе (Pater Ecstaticus), дирижёр — Д. Цинман (Цюрих).

Бүләкләре һәм премияләре

  • М. Глинка исемендәге Бөтенсоюз бәйгесе, лауреат, IV премия (1991);
  • Unisatransnet Халыкара вокалистлар бәйгесе (Претория, КАР), гран-при (1994);
  • Ф. Шаляпин исемендәге Халыкара бәйге (Казан), беренче премия (1994);
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1994);
  • Мария Каллас исемендәге Халыкара бәйге (Афина, Греция), гран-при (1995);
  • С. Рахманинов исемендәге Халыкара бәйге (Мәскәү), беренче премия (1998);
  • Ирина Архипова Фондының алтын исемле медале һәм премиясе (2019) — XX гасырның соңгы унъеллыгында башкару сәнгатендәге күренекле казанышлары өчен (2001).
  • Салават Юлаев ордены (2019)[8];
  • IV «Онегин» Милли опера премиясе лауреаты (2019)[17];
  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021)[18];
  • Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы ордены (2024)[8];
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2024) — иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан өчен[8];
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Ватанга ышаныч һәм хезмәт өчен» медале (2025)[19].

Искәрмәләр

  1. ↑ Абдразаковлар гаиләсе турында
  2. ↑ 1 2 3 4 Аскар Абдразаков (рус.). www.mariinsky.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025.
  3. ↑ Аскар Амирович Абдразаков (Askar Abdrazakov) | Belcanto.ru. www.belcanto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025. Архивировано 28 сентябрь 2019 года.
  4. ↑ Министром культуры Республики Башкортостан назначен Аскар Абдразаков. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025. Архивировано 17 ноябрь 2018 года.
  5. ↑ Культуру лишили голоса. Коммерсантъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025.Архивная копия от 30 июнь 2018 на Wayback Machine
  6. ↑ Аскар Абдразаков назначен советником Главы РБ по вопросам культуры и искусства. Министерство культуры Республики Башкортостан (26 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025.
  7. ↑ Стартовал 89-й театральный сезон. Башкирский государственный академический театр оперы и балета (2 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  8. ↑ 1 2 3 4 Аскар Абдразаков. Башкирский государственный академический театр оперы и балета. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  9. ↑ Дон Кихот. Башкирский государственный академический театр оперы и балета. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  10. ↑ Садко. Башкирский государственный академический театр оперы и балета. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  11. ↑ Деятели культуры и искусства вошли в состав жюри конкурса юных музыкантов «Моя Россия: музыкальное путешествие». Благотворительный фонд Оксаны Фёдоровой. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  12. ↑ III Международный онлайн-конкурс юных музыкантов! [неопр.]. Музыкальное путешествие. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025.
  13. ↑ IV Международный конкурс юных музыкантов! [неопр.]. Музыкальное путешествие. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025.
  14. ↑ В Башопере стартует Академия вокального искусства Аскара Абдразакова. Башкирский государственный академический театр оперы и балета (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  15. ↑ Рахманинов. Симфония длиною в жизнь. Башкирский государственный академический театр оперы и балета. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  16. ↑ Редкую премьеру в Большом - оперу "Мефистофель" Арриго Бойто - украсили три баса. Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2026.
  17. ↑ Мастер сцены (рус.). oneginaward.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025.
  18. ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2021 № 293 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2025. Архивировано 18 май 2021 года.
  19. ↑ Аскара Абдразакова наградили медалью Министерства обороны (21 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә