Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан)

«Халыклар дуслыгы» ордены (баш. «Халыҡтар дуҫлығы» ордены) ― Башкортстанның дәүләт бүләге. 1998 елда булдырылган. Республиканың дәүләт бүләкләре арасында икенче дәрәҗәле урында, югарырак бүләк – «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, кечерәк бүләк – «Салават Юлаев ордены».

Тарих

1998 елда Башкортстан Президенты Указы нигезендә булдырылган[1].

Орденның беренче кавалеры (2000)[2] ― Александр Василий улы Филипенко (ru), 1996―2010 елларда Хант-Манси — Югра автономияле округы губернаторы[1][2].

Статус

«Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнүгә нәмзәт тәкъдим ителә ала:

  • халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен;
  • хезмәттә күрсәткән аерым зур уңышлары өчен;
  • Башкортстанның икътисадын үстерүдәге югары казанышлары өчен;
  • Башкортстанның дәүләт төзелешендә күрсәткән хезмәтләре өчен;
  • фәнне үстерүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен.

Орден белән Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр бүләкләнә ала.

Орден белән Башкортстан Республикасы Башлыгы бүләкли. Бүләкләү турында тиешле указ чыгарыла.

Шулай ук карагыз