Аида Гарифуллина
Аида Эмил кызы Гарифуллина (рус. Аида Эмилевна Гарифуллина, 30 сентябрь 1987, Казан) — татар опера һәм эстрада җырчысы. Татарстанның (2013) һәм Россия Федерациясенең (2020) атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле
Аида Гарифуллина 2012 елның җәендә Европаның иң зур сәхнәсендә «Arena di Verona» (Италия), декабрьдә Мариинский Театрында «Женитьба Фигаро» (Фигаро Өйләнүе) спектаклендә кәләш ролендә уйнап беренче тапкыр чыгышы ясый, Лондон Җәйге Олимпия уеннарында Россия Йорты ачылу тантанасында, Евровидение сайланышы ярышында, телевизион җыр шоуларында «Голубой Огонек», «Песня Года», «Песенка года», «Новая Волна» катнаша.
Аида Гарифуллина бөтендөнья танылган опера җырчылары Алессандро Сафина, Майкл Болтон, Андреа Бочелли, Илдар Абдразаков белән чыгыш ясый, шулай ук Россия эстрадасы җырчылары Дима Билан, Филипп Киркоров, Тимати белән җырлый.
Дөнья Опера дәвере ачылу тантанасында, Италиядә «Arena di Verona» сәхнәсендә 20 мең тамашачы алдында Аида Гарифуллина Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» Джульеттаның вальсын башкара. Бу чыгышыннан соң Валерий Гергиев Аиданы Мариинский Театрына чакыра.
Аида Гарифуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши. Аида Гарифуллина үз репертуарында татарча, урысча, инглизчә, французча, итальянча җырлый.
Алман телендә сөйләшә ала.
Аида Универсиада ачылу тантанасында «Сөем бикә» җыры белән чыгыш ясый.
2013 елның августында Пласидо Доминго җитәкчесендәге «Operalia» Халыкара Опера бәйгесендә Аида беренче урын ала[1].
2015 елда Европа төп Вена балында катнаша.
2021 елда GQ журналы Гарифуллинаны мәдәният өлкәсендә «Ел хатын-кызы» дип атый[2].
Җырчы Париж милли операсы, Берлин дәүләт операсы, Лисеу театры (Барселона), Ковент-Гарден король театры, Метрополитен-опера һәм башка шундый дөнья опера театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясый. Зальцбург фестивалендә, «Би-би-си Промс» фестивалендә катнаша.
Бастилияне алу көнен бәйрәм итү уңаеннан гала-концертта, Шанхайда узган гала-концертларда һәм Пекиндагы Тыелган шәһәрдә (Deutsche Grammophon фирмасының 120 еллыгына багышланган концертта) җырлый, Кытайда Alibaba Singles Day шоуында, Фрауэнкирхта (Дрезденда) ел саен үткәрелә торган Раштуа алды концертында һәм Ла Скала театрының Раштуа концертында (Милан) чыгыш ясый.
2025 елда Аида Гарифуллина «Голос. Балалар» телевизион музыкаль тапшыруында жюри әгъзасы һәм тормыш иптәше Алексей Воробьев белән бергә «Интервидение» музыкаль конкурсын алып баручы ролендә чыгыш ясый[3][4].
2025 елның октябрендә Беренче каналда «Вспомнить все» программасында опера җырчысы турында фильм чыга[5].
Гаиләсе
- Әтисе ― Эмиль Дамир улы Гарифуллин, эшмәкәр, Казан химия-технология институтын тәмамлаган, ландшафт дизайны өлкәсендә эшли.
- Әнисе ― Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина (1964), профессиональ музыкант, белеме буенча хор дирижеры, 2011 елдан Казанның Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013).
- Энесе ― Рэм, эшмәкәр булырга әзерләнә.
- Кызы ― Оливия (2020)[6][7].
- 2025 елның язында Аида Гарифуллина музыкант Алексей Воробьёвка кияүгә чыга[8].
Репертуар
- В. А. Моцарт — C — Moll Messe
- Дж. Пуччини — «Богема», Мюзетта
- Дж. Верди — «Бал-маскарад», Оскар
- Дж. Верди — «Риголетто», Джильда
- Дж. Верди — «Фальстаф», Наннетта
- Дж. Верди — «Травиата», Виолетта
- Г. Доницетти — «Дон Паскуале», Норина
- Г. Доницетти — «Любовный напиток», Адина
- В. А. Моцарт — «Волшебная флейта», Памина
- В. А. Моцарт — «Так поступают все», Деспина
- В. А. Моцарт — «Свадьба Фигаро», Сюзанна
- В. А. Моцарт — «Дон Жуан», Церлина
- Дж. Россини — «Итальянка в Алжире», Эльвира
- Ф. Галеви — «Иудейка», принцесса Евдоксия
- С. С. Прокофьев — «Война и мир», Наташа Ростова
- С. С. Прокофьев — «Обручение в монастыре», Луиза
- Н. А. Римский-Корсаков — «Золотой петушок», Шемаханская царица
- Н. А. Римский-Корсаков — «Снегурочка», Снегурочка
- Н. А. Римский-Корсаков — «Садко», Волхова
- П. Этвёш — «Три сестры», Ирина
- Ш. Гуно — «Ромео и Джульетта», Джульетта
Репертуар в Большом театре:
- Волхова («Садко» Н. Римского-Корсакова)
- Мюзетта («Богема» Дж. Пуччини)
- Виолетта («Травиата» Дж. Верди)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Ф. И. Шаляпина исемендәге фондының «Академик вокал» номинациясендә «Елның иң яхшы тавышы» премиясе стипендиаты (2001);
- Мөслим Магомаев исемендәге вокалистлар конкурсы лауреаты (2010);
- Пласидо Домингоның Опералия—2013 опера җырчылары халыкара конкурсының беренче премиясе;
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (16 октябрь 2013);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2013);
- «2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале (2013);
- «Виктория» Россия милли музыкаль премиясе (2015);
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (11 март 2020) — илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[9].
Искәрмәләр
- ↑ «Пласидо Доминго держал в руках статуэтку и смотрел на меня…»
- ↑ Aidagarifullina — Aida Garifullina Official Website (рус.). onlyaida.com. Официальный сайт Аиды Гарифуллиной. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Аида Гарифуллина стала наставником нового сезона шоу «Голос. Дети» (рус.). Бизнес Онлайн (12 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
- ↑ Организаторы Интервидения раскрыли имена ведущих конкурса (рус.). РИА Новости (12 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
- ↑ Аида Гарифуллина. Вспомнить все. Выпуск от 11.10.2025 (рус.). www.1tv.ru (11 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
- ↑ Аида Гарифуллина: Новая опера России. «Твоя история», 29.11.2014 [рус.]
- ↑ Биография Аиды Гарифуллиной. «Женский портал» [рус.]
- ↑ СМИ узнали о свадьбе Аиды Гарифуллиной и Алексея Воробьева (рус.). БИЗНЕС Online (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11 марта 2020 года № 177 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2020. Архивировано 2 ноябрь 2020 года.