Ләйлә Гарифуллина
Ләйлә Гарифуллина (Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина, рус. Ляйля Ильдаровна Гарифуллина, 7 октябрь 1964, Казан) – мәдәният эшлеклесе, профессиональ музыкант, белеме буенча хор дирижеры, 2011 елдан Казанның София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының депутаты, топонимик комиссиясе әгъзасы[1][2].
Тормыш юлы
1964 елның 7 октябрендә Казанда җырлы-моңлы гаиләдә туган. Балачагы Иске Татар бистәсендә, элекке Инҗилчеләр (инкыйлабтан соң – Гражданская, 1924 елдан ― Татарстан) урамында урнашкан ике катлы борынгы йортта узган. Карт бабасы Хәйрулла Гайфулла улы Бикинеев (1894–1931), бакалея кибетләре тоткан сәүдәгәр, карт әбисе Фатиха Минһаҗетдин кызы Бикинеева (1888―1965) чын энҗеләрдән калфак чигүче булган[3].
1950-еллар ахырында Елга порты төзелеп, Иске Татар бистәсендәге элекке Гражданская, Заводская урамнарындагы йортлар сүтелгәч, гаиләсе белән Рәшит Мусин урамындагы хрущевкага күчкән, 38нче мәктәптә укый башлаган.
Өч яшеннән җырлый башлаган Ләйләне әти-әнисе Казан консерваториясе каршындагы махсус мәктәпкә бирәләр. Тиздән гаиләсе белән яшәргә Кварталга күченгәч, Декабристлар һәм Гагарин урамнары кисешкән урындагы 4нче музыка мәктәбенә күчерәләр. Казан музыка училищесын, «хор дирижёры» белгечлеге буенча Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (профессор Семен Абрамович Казачков классы, 1990).
Хезмәт юлы
Унҗиде яшеннән эшли башлаган.
1985―1986 елларда – Казанның 49 нчы мәктәбендә озайтылган көн төркемендә тәрбияче.
1986―1987 елларда – В. И. Ленин исемендәге ДКНТ аккомпаниаторы.
1987―1989 елларда – Казанның Вахитов районы Пионерлар һәм укучылар йортында аккомпаниатор.
1989―1993 елларда – Казанның 13нче музыка мәктәбендә хор укытучысы.
1993―2007 елларда – Казанның Вахитов районы 3нче урта мәктәп-лицеенда музыка укытучысы.
2007―2008 елларда – ТР дәүләт камера хоры хормейстеры.
2008―2011 елларда – ТР дәүләт камера хоры директоры.
2011 елның апреленнән – Казанның София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры.
2020–2025 елларда — Казан шәһәр Думасының IV чакырылыш депутаты.
2025 елның сентябреннән — Казан шәһәр Думасының V чакырылыш депутаты.
Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы. Шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия әгъзасы[4].
Гаиләсе
Ире ― Эмиль Дамир улы Гарифуллин, эшмәкәр, Казан химия-технология институтын тәмамлаган, ландшафт дизайны өлкәсендә эшли.
- кызы Аида Гарифуллина (1987), опера җырчысы (сопрано), Нюрнберг Югары музыка мәктәбен (профессор Зигфрид Ерузалем шәкерте), Вена музыка һәм башкару осталыгы университетын (профессор Клаудиа Виска классы) тәмамлаган, ТР (2013) һәм РФ (2020) атказанган артисты. Әнисе ― Аида Гарифуллина өчен музыка өлкәсенә юл күрсәтүче, педагогларны, репертуарны сайлаучы, имидж, костюмнар өстендә эшләүче[5].
- оныгы ― Оливия (2020).
- улы Рэм, эшмәкәр булырга әзерләнә.
¤== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
- 2013 – «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» медале
- 2013 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[6]
- Казан мэрының рәхмәт хаты (2018, 2022);
- РФ Мәдәният министрлыгының әхмәт хаты — мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен (2022);
- Казан мэрының мактау грамотасы (2019);
- ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль (2020).
Әдәбият
- Сөмбел Таишева. Бәхет формуласы. «Гаилә һәм мәктәп», 2021 ел, октябрь, 2-7нче бит.
Сылтамалар
- Гарифуллина Ляйля Ильдаровна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)
- Дина Ускова. Аида Гарифуллина: Новая опера России. «Твоя история», 29.11.2014 [рус.]
- Биография Аиды Гарифуллиной. «Женский портал» [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Гарифуллина Ляйля Ильдаровна. Бердәм Россия фиркасе
- ↑ Гарифуллина Ляйля Ильдаровна. 2021 елның 25 октябрь көнендә архивланган. Мэрия Казани
- ↑ Сөмбел Таишева. Бәхет формуласы. «Гаилә һәм мәктәп», 2021 ел, октябрь, 2-7нче бит
- ↑ Гарифуллина Ляйля Ильдаровна. TAT Центр. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Дина Ускова. Аида Гарифуллина: Новая опера России. «Твоя история», 29.11.2014
- ↑ Айгуль Замилова. Мать и дочь Гарифуллины стали одновременно заслуженными. «Казанские ведомости», 17.10.2013