Дима Билан


Дмитрий Николай улы Билан (24 декабрь, 1981 ел; 2008 елның июненә кадәр исеме Виктор Николай улы Белан) — Россия җырчысы. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2018).

2008 елда Eurovision халыкара җыр бәйгесендә җиңә[1]. Дима Билан Россияне бу җыр бәйгесендә ике тапкыр тәкъдим итә: 2006 елда «Never Let You Go» җыры (икенче урын) һәм 2008 елда «Believe» җыры белән беренче урын ала. Eurovision халыкара җыр бәйгесендә җиңгән беренче Россия артисты була.

Дима Билан Кабардин-Балкар Республикасының атказанган артисты (2006), Чичәнстанның атказанган артисты (2007), Ингуш Республикасының атказанган артисты (2007), Кабардин-Балкар Республикасының халык артисты (2008).

Тәрҗемәи хәле

Дима Билан 1981 елның 24 декабрендә Карачай-Чиркәс Республикасының Усть-Джегута шәһәрендә туа. Әнисе — татар, әтисе — балкар[2].

Димага 1 яшь тулгач, алар гаиләләре белән Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый. 5 елдан Кабардин-Балкар Республикасының Майский шәһәренә күченә. Бишенче сыйныфта укыганда Дима музыка мәктәбенә йөри башлый. Бик күп төрле конкурсларда катнаша, шул исәптән Мәскәүдә үткәрелгән «Чунга-Чанга» фестивалендә.

2000 елда Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка училищесына укырга керә, укуын ГИТИСта дәвам итә.

2000 елда Дима Биланның «Осень» җырына беренче клибы чыга. 2002 елда җырчы Юрмалада «Яңа дулкын» конкурсында катнаша һәм «Бум» җыры белән анда дүртенче урын ала. 2003 елның октябренда Диманың «Мин төнге хулиган» диеп аталган беренче альбомы, 2004 елда «Күк ярында» исемле икенче альбомы чыга.

2005 елның февралендә Дима Билан «Not that simple» җыры белән «Евровидение» җыр бәйгесенең сайлап алу турында катнаша, икенче урын ала.

2005 елның 20 сентябрендә Биланның продюсеры Юрий Айзеншпис вафат була, яңа продюсеры Яна Рудковская була.

2006 елда чираттагы җыентык — «Вакыт-елга» чыгарыла. Шул ук елны Дима Евровидение бәйгесендә катнаша, анда ул икенче урынны яулый. Ләкин Дима Билан моның белән генә тукталып калмый, 2008 елда кабат конкурста катнаша һәм Россия тарихында беренче тапкыр җиңүче була. 2008 елда яңа яңгырашка ия — «Кагыйдәләргә каршы» альбом языла. Чираттагы җыентык «Believe» 2009 елда чыга. 2011 елда «Хыялый» альбомы дөнья күрә.

2011 елда Дима Билан үзенең автобиографик китабын чыгара. Ул «Хулиганнан алып хыялыйга кадәр» (оригиналь исеме «От хулигана до мечтателя») дип атала. Сатуда 2011 елның 1 ноябреннән.

Күп музыкаль бүләкләр иясе.

«Тавыш» (Голос) һәм «Тавыш-балалар» (Голос-дети) бәйгеләрендә хөкемдарларның берсе.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә