Гүзәл Сөләйманова (1979)

Гүзәл Сөләйманова (Гүзәл Наил кызы Сөләйманова, баш. Гүзәл Наил ҡыҙы Сөләймәнова; рус. Гузель Наилевна Сулейманова, 10 июнь 1979, Уфа) — Россия балет артисткасы. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2007), Башкортстан Республикасының халык артисты (2003), халыкара конкурслар лауреаты, С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе һәм Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты.

Тормыш юлы

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында 1994 елдан эшли, 1997 елдан — солист.

Уфада үткән Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивалендә күп мәртәбә катнаша. К. Пакетт (Grand Opera), Р. Рыкин (Бостон балет компаниясе), П. Москвито (Дрезден балет труппасы), Д. Тамазлакару (Берлин театры Staatsballet), А. Евдокимов, К. Иванов, М. Ивата (Зур театр) кебек артистлар белән партнерлыкта чыгыш ясый.

2004 елда Гүзәл Сөләйманованың тууына 25 ел һәм иҗади эшчәнлегенә 10 ел тулуга Л. Минкусның «Баядерка» спектакле багышлана, анда балерина Никия партиясен башкара.

2005 елда Каһирәдәге Cairo Opera House театры җитәкчелеге чакыруы буенча «Дон Кихот» һәм «Щелкунчик» премьера спектакльләрендә чыгыш ясый.

2008 елда Башкортстан Республикасы делегациясе составында Франциядә, ЮНЕСКО штаб-фатирында сәнгать осталарының гала-концертында катнаша.

Белеме

  • Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография училищесы (Башкортстан Республикасының халык артисткасы Л. Шапкина сыйныфы) — 1997 ел.
  • Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (хәзер — Казан дәүләт мәдәният институты) («педагог-хореограф» белгечлеге) — 2003 ел.

Репертуары

  • Лиза («Артык саклану» П. Гертель);
  • Сильфида («Сильфида» Х. Левенсхольд);
  • Анна («Анюта» В. Гаврилин);
  • Жизель, Па-де-де («Жизель» А. Адан);
  • Анель, Франциска, Вакх кызы («Зәңгәр Дунай» И. Штраус);
  • Вариация («Пахита» Л. Минкус);
  • Китри, Жуанита һәм Пиккилия, Китри күренеше, Икенче вариация («Дон Кихот» Л. Минкус);
  • Никия, Гамзатти («Баядерка» Л. Минкус);
  • Вакх кызы («Вальпургия төне» Ш. Гно);
  • Җиденче вальс һәм мазурка, Прелюд, Сильфида («Шопениана»);
  • Одетта-Одиллия, Италия кәләше, Принцның дуслары («Аккош күле» П. Чайковский);
  • Аврора, Принцесса Флорина, Назбикә феясы, Юмартлык феясы, Бриллиант феясы («Йокыга талган гүзәл» П. Чайковский);
  • Мари, Кытай курчагы, Испан курчагы, Рус курчагы («Щелкунчик» П. Чайковский);
  • Мария («Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев);
  • Джульетта («Ромео һәм Джульетта» С. Прокофьев);
  • Көлбикә, Рус биюе («Көлбикә» С. Прокофьев);
  • Кармен («Кармен-сюита» Ж. Бизе — Р. Щедрин);
  • Зәйтүнгөл, Кечкенә торналар («Торна җыры» Л. Степанов, З. Исмәгыйлев);
  • Гөлҗан («Хуҗа Насретдин» Л. Исмәгыйлева);
  • Йолдыз, Иркә («Аркайым» Л. Исмәгыйлева);
  • Бекки Тэтчер («Том Сойер» П. Овсянников).

Концерт номерлары

  • Па-де-де («Корсар» А. Адан)
  • «Классик па-де-де» (П. Чайковский муз.)
  • Па-де-де («Щелкунчик» П. Чайковский, Р. Нуриев хореографиясе)
  • Диана һәм Актеон па-де-десы («Эсмеральда» Ц. Пуни, С. Василенко)
  • Па-де-де («Париж ялкыны» Б. Асафьев)
  • «Элегия» (С. Рахманинов муз., В. Усманов хореографиясе)
  • «Мираж» (П. Даллио муз., А. Пепеляев хореографиясе)

Гастрольләре

Опера һәм балет театры труппасы составында АКШ (1995 ел), Италия (2000 ел, 2003 ел), Голландия (1995 ел), Мисыр (2003 ел, 2005 ел), Португалия (2005 ел, 2007 ел), Таиланд (2006 ел, 2008 ел), Бразилия (2007 ел) кебек илләрдә гастрольләрдә булды.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Искәрмәләр

Сылтамалар

2016 елның 27 август көнендә архивланган.