Рамил Төхфәтуллин


Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты.
Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[1].

Тәрҗемәи хәле

Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.

Рольләре

Камал театрында

  • Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин)
  • Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
  • Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
  • Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
  • Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи)
  • Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
  • Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
  • Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
  • Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
  • Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
  • Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
  • Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал)
  • Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер)
  • Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар», «Телсез күке» (З.Хәким)
  • Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

Фильмография

undefined

2000 елдан Казан кинохроника студиясендә кино режиссурасы белән шөгыльләнә:

  • «Упкын» (2001, РФ Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгына багышланган конкурста «Көмеш Георгий» призы),
  • «Зөләйха» (Ramai Studio, режиссер Рамил Төхфәтуллин, Гаяз Исхакый әсәре буенча[2]; Берлинда узган кино фестивалендә тамашачы күңелен яулаган өчен приз),
  • «Дилемма» (2007, Өченче Халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә тамашачы күңелен яулаган өчен приз),
  • «Бөркетләр» (2009) нәфис фильмы,
  • «Әни бәйрәме» анимацион фильм (2005),
  • «Шүрәле» (2008) анимацион фильм.
  • Үзе дә нәфис фильмнарда истә калырлык рольләр башкара.

Телевидение

  • 2011 елдан ТНВда «Кара каршы» тапшыруы алып бара.

Гаилә хәле

Хатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә