Илсөя Төхфәтуллина


Илсөя Җиһангир кызы Төхвәтуллина (Илсөя Төхвәтуллина, рус. Тухватуллина Ильсия Зигангировна, 10 сентябрь 1967, Дәвеш, Татарстан АССР) — Россия драма актрисасы, Г. Камал театры артисты (1988 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1967 елның 10 сентябрендә Татарстан АССРның Апас районы Дәвеш авылында дүрт балалы музыкаль гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Җиһангир (1972 елда вафат) — инженер-механик, оста гармунчы; әнисе Зәйнәп (2010 елда вафат) — авыл шурасы рәисе, соңрак шифаханә җитәкчесе булган.

Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина укуханәсенә укырга керә. Ләкин шәфкать туташы һөнәренә күңеле ятмый, документларын ала. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр укуханәсен (профессор В. Смирнов курсы, татар студиясе) тәмамлый. Укуны тәмамлагач, Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый[1].

Театрда башкарган беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсара роле (режиссер Марсель Сәлимҗанов). Моңлы тавышы, сәхнәдә үзен килешле тотышы белән тамашачы арасында танылу ала[2].

Репертуар

Актрисаның Камал театры сәхнәсендәге төп рольләре:

  • «Галиябану» (М. Фәйзи) — Галиябану;
  • «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт) — Зөбәрҗәт;
  • «Эзләдем, бәгърем, сине» (Т. Миңнуллин) — Нурсия;
  • «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла) — Дилфүзә;
  • «Талак, талак!..» (Х. Вахит) — Гөләндәм;
  • «Килә ява, килә ява...» (З. Хәким) — Зәйнәп;
  • «Су төбендә сөйгәнем» (З. Хәким) — Су анасы;
  • «Ричард III» (У. Шекспир) — кыйралбикә Маргарита;
  • «Мещаннар» (М. Горький) — Татьяна;
  • «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин) — Уринә.

2025 елда премьералары узган «Аналар улларын көтәләр» (Гыйльминур)[3], «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» (Наҗия)[4] спектакльләрендә уйный.

Фильмография

undefined

Гаилә хәле

  • Ире — Рамил Төхвәтуллин (1966), ТР халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты.
  • Балалары: кызы Индира, юрист; кызы Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано), «Татар моңы» конкурсы җиңүчесе (2022). Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2003 — Татарстанның атказанган артисты;
  • 2016 — Татарстанның халык артисты.

Искәрмәләр

  1. Ильсия Тухватуллина. Кино-Театр.Ру (5 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  2. Төхвәтуллина Илсөя Җиһангир кызы. Татар академия театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  3. Аналар улларын көтәләр / Матери ждут сыновей. Татар академия театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  4. Кашапов, Радиф. Памяти моей фотоаппарат: в Камаловском поставили спектакль-оммаж первым татарским драмам. Реальное время (4 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  5. Кашапов, Радиф. «Куктау-20»: исследуем историю татарстанского кино. Часть 16-я. «Зулейха». Реальное время (5 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.

Әдәбият

  • Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Илсөя Төхфәтуллина // Сөембикә : журнал. — 2017. — Сентябрь. — С. 63. — ISSN 0869-1398.

Тема буенча өстәмә