Ренат Мистахов
Ренат Мистахов, Мистахов Ренат Искәндәр улы, рус. Мистахов Ренат Искандерович (1975 елның 12 сентябре, Куйбышев шәһәре) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры.
Тәрҗемәи хәле
1975 елның 12 сентябрендә Куйбышев (хәзерге Болгар) шәһәрендә туа.
1994 елдан тимер юл техникумында укый.
1999 елда Россия дәүләт элемтә юллары ачык техник институтын тәмамлый.
Хезмәт юлы
- 1996-1997 – Яшел Үзән станциясе буенча кизү.
- 1997-1998 – Зөя станциясе начальнигы вазифаларын башкаручы.
- 1998–2000 – Зөя станциясе начальнигы.
- 2000-2001 – хәрәкәт ревизоры.
- 2001-2002 – Юдино станциясе баш инженеры.
- 2002-2003 – Юдино станциясе начальнигы.
- 2003-2004 – Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ Казан бүлеге начальнигы урынбасары.
- 2004–2008 – Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ Казан бүлеге начальнигының беренче урынбасары.
- 2008-2009 – Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ Казан бүлеге начальнигы.
- 2009–2018 – «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры.
- 2018 елдан «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры[1].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы.
2014—2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Атказанган машина төзүчесе[1].
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале[2].
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бергәлекне ныгыткан өчен» медале.
- Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре[1]
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты[3].
- Чуаш Республикасы Президентының Мактау грамотасы[3].
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2005 — Татарстан Республикасының «Намуслы хезмәт өчен» медале.
- 2012 — «Маршал Василий Чуйков» истәлек медале.
- 2014 — Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Советлар Союзы флоты адмиралы С.Г. Горшков» медале.
- 2014 — Россия Спорт министрлыгының «Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXI кышкы олимпиа уеннары һәм XI кышкы паралимпия уеннары» истәлек медале.
- 2015 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте.
- 2015 — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты.
- 2015 — Россия Спорт министрлыгының «Транспорт объектларын төзегән өчен» медале.
- 2016, 2018 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале[2].
- 2016 — «Уйлап табу һәм рационализаторлык алдынгысы» күкрәк тамгасы.