Рифнур Сөләйманов
Рифнур Сөләйманов - «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы», «Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы», Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы
Тәрҗемәи хәле
Хезмәт эшчәнлеге
- 1988-1990 елларда - Казан шәһәре Идел буе районының сәламәтлек саклау бүлеге хисапчысы, ревизор-инспекторы.
- 1990-1996 елларда-өлкән дәүләт салым инспекторы, баш дәүләт салым инспекторы, бүлек башлыгы урынбасары, Казан шәһәре Идел буе районы буенча шәһәр башлыгы юридик затлар табышына салым салу бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
- 1996-1998 елларда- Казан шәһәренең Идел буе районы буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы.
- 1998-2005 елларда- Казан шәһәре финанс идарәсе башлыгы.
- 2005-2012 елларда-ТР Финанс министры урынбасары.
- 2012 елның маеннан — «Татэнергосбыт» ААҖ директоры.
Иҗтимагый эшчәнлек
- 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
- Казан шәһәре Администрациясе Башлыгы Рәхмәте (1998)
- Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы (2000)
- Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2004)
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2005)
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2008)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2009),
- Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Рәхмәте (2010)
- Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты (2012)
- «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2013)
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» медале (2014)
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2015)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2016)
- Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы (2016)
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018)
- Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәте (2018)
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2018)
- Россия Федерациясе дәүләт бүләге – Дуслык ордены (2019),
- Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисенең Рәхмәте (2019)
Сылтамалар
- Сулейманов Рифнур Хайдарович — Татцентр.ру
- Депутатлар корпусы 2021 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.