Казанның Идел буе районы

Казанның Идел буе районы (рус. Приволжский район) — Казанның көньяк өлешендә урнашкан район.

Тарихы

Районның барлыкка килү датасы — 1956 елның 7 декабре. Бу көнне Казанның Сталин һәм Свердлов районнары берләшкән.

Фән

Идел буе районында 42 балалар бакчасы, 32 урта белем бирү мәктәбе, 4 музыка мәктәбе, 3 профессиональ училище һәм 4 Югары уку йорты (алар арасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, Чиләбе танк институтының Казан филиалы, Россия ислам университеты) урнашкан.

Украина хәрби көчләре һөҗүме

2024 елның 21 декабрендә Казанның Идел буе районына пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Украина Кораллы көчләре һөҗүм итә[2]. Бу көнне шәһәргә 8 шундый пилотсыз очу аппараты җибәрелә: берсе сәнәгать объектына, калганнары торак массивларга юнәлдерелә.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр