Ивановка төзелеше (Казан)

Ивановка төзелеше (шулай ук Иваново бистәсе) — Казан шәһәренең хәзерге Мәскәү районы территориясендә урнашкан бистә.

Атаманың килеп чыгышы

Бистә Казан Иоанн-Предтеченск монастыре җирләрендә урнашу сәбәпле «Ивановская» исемен ала[2]; XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[3]

Тарихы

Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килгән[4]

1920 елда Казан өязенең Каймар вулысы Ивановка төзелеше бистәсендә: балалар бакчасы, 1 нче баскыч мәктәбе, наданлыкны бетерү мәктәбе, Казан өяз совет милициясенең 3 нче районы штаб-фатиры булган[5]

Иваново төзелеше Казанның берләштерелгән Бистәсе районына ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[6]

Халкы

Халык саны
1908[7]1924[1]
3541029

1923 һәм 1926 елларга алынган мәгълүматлар буенча, Кизик бистәсендә, Яңа төзелеш һәм Иваново төзелеше бистәләрендә 1829 һәм 1780 кеше яши, шулардан руслар — 1645 кеше (89,40%), татарлар — 119 кеше (6,47%), чуашлар һәм марилар — 2 кеше, башкалар —12 кеше[8].

Урамнары

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 Государственный архив Республики Татарстан
  2. Просмотр документа - dlib.rsl.ru. dlib.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2020.
  3. Ленинский район: «большая дорога» и Нью-Йорк (англ.).kazanfirst.ru.Дата обращения: 11 сентября 2020.
  4. Просмотр документа - dlib.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2020.
  5. Национальная библиотека Республики Татарстан..kitap.tatar.ru. Дата обращения: 11 сентября 2020.
  6. Просмотр документа. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2020.
  7. Постановленія 44-го, 45-го чрезвычайнаго и 45-го очередного собраній Казанскаго уѣзднаго земства 1909 года — Казан: 1909.
  8. История Казани в документах и материалах. XX век. — Магариф.
  9. О РЕЕСТРЕ НАЗВАНИЙ УЛИЦ ГОРОДА КАЗАНИ (с изменениями на: 15.02.2017), Постановление Исполнительного комитета города Казани Республики Татарстан от 03 февраля 2016 года №286. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2020.
  10. Султанбеков, Булат Файзрахманович - Не навреди : Размышления историка : (Ист.-публицист. очерки, новые открытия) - Search RSL. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2020.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә