Кораеш бистәсе

Кораеш бистәсе (рус. Кураишева слобода) — Казанның көньяк-көнбатыш читендә, Болак елгасының сул ярында урнашкан урта гасыр татар бистәсе (XV гасыр ахыры – XVI гасыр уртасы)[1]. Хәзерге Казан картасында бу территория Идел буе районына керә, тарихи яктан Иске бистә урынында урнашкан була[2].

undefined

Тарих

undefined

Казан ханлыгы чоры

Кораеш бистәсе Казан ханлыгы чорында югары дәрәҗәле дин әһелләренең — сәетләрнең шәһәр яны резиденциясе булып хезмәт иткән. Сәетләрнең рәсми резиденциясе Казан кирмәнендә, хан сарае, Хан мәчете һәм Җәмигъ мәчете янында урнашкан булса, аларның шәһәр янындагы төп резиденциясе нәкъ менә Кораеш бистәсендә, Болак елгасының сул ярында, Кораеш һәм Кырым капкалары каршысында урнаша[3]. Халык хәтерендә әлеге урын «Хан болыны» дип тә йөртелгән.

Бистәдә борынгы таш мәчет була, ул чыганакларда Котуч бәк (рус телле документларда «Кутучева/Отучева мизгить») исеме белән атала[3].

Атаманың килеп чыгышы

«Кораеш» (гар. قريش) — Мәккәдәге борынгы кабилә исеме, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм бөтен галифәләр дә шушы нәселдән булган. Казан археология мәктәбенә нигез салучы Н. Ф. Калинин фикеренчә, «Кораеш» — династияле дин әһелләре нәселе, казан руханилары башлыклары да үзләренең килеп чыгышын шушы нәселгә бәйләгәннәр[3]. Моннан тыш, чыганаклар «Кораеш» исеменең шәхси исем (җир хуҗасы, феодал) булуын да күрсәтә. Бер версия буенча, әлеге бистәне хан Олуг Мөхәммәд үзенең хезмәтчесе Кораеш бәккә бүләк иткән, шуңа күрә ул «Кораеш авылы» дип аталган[3].

Урнашуы

Шәһәрне 1552 елда яулап алу һәм аннан соңгы беренче унъеллыклардагы тасвирламалар буенча, бистәнең урнашу урыны төньяктан һәм көньяктан — хәзерге Т. Гыйззәт һәм Татарстан урамнары, ә көнбатыштан һәм көнчыгыштан Ш. Камал һәм Сулъяк Болак урамнары белән чикләнә. Мәчетнең төгәл урыны әлегә ачыкланмаган. Казан кремле территориясендәге таш дини корылмаларның төзелеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, ул хәзерге Үзәк базар районында урнашкан элеккеге Варлаам чиркәве тирәсендә булган дип фаразлана[4].

XVI–XIX гасырлар

1552 елда Казанны яулап алу вакытында бистә җимерелә, халкы шәһәрдән читтә Кабан күле буенда Кораеш авылында урнаша[5]. 1555 елның августыннан Кораеш бистәсе беренче казан архиепискобы Гурий милкенә күчә һәм Архиерей бистәсе (Архиепископ бистәсе) дип атала башлый[3].

Кораеш бистәсе һәм андагы мәчет 1555 елның 13 августында рус хөкүмәтенең архиепископ Гурийга биргән грамотасында телгә алына: «ворота острожные Кураишевские к Утучевой мизгити». Котуч (Отыч) салдырган мәчет шулай ук «Царственная книга»да искә алына: «стать самому государю и князю Володимеру Андреевичу на Цареве лугу близ Отучевы мизгити». Писцовая книгада теркәлгәнчә, мәчет яндырылмый һәм 1566 елда да саклана[6][7].

Бистәнең үзәк урамы хәзерге Печән базары янәшәсендәге борынгы мөселман зиратыннан башланып, Кабан күле яры буйлап, Пләтән авылына кадәр сузылган була. Бистәдә төзелеш 1768 елга кадәр бернинди плансыз алып барыла[8].

Казан император университеты ректоры Илья Яковкин 1833 елда яза: «Кораеш бистәсендә элегрәк төбе комлы күл булуы мәгълүм. Күл атамасы безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Күлнең суы чиста, саф, йомшак булу сәбәпле, аның суын бистә халкы гына түгел, барлык шәһәр халкы ел әйләнәсе файдаланган. Әлеге күл Якын Кабан күле белән тоташкан да булган. Чиста сулы шул күлне чүп-чар ташлап, томалап бетергәннәр. Күлнең көнчыгыш яры буйлап, таштан ике катлы итеп, ит сату кибетләре корып куйганнар. Икенче катында итчеләр үзләре яшәгән.»

Күл урынында барлыкка килгән сазлык 1832 елда профессор Арнольди тарафыннан раслана. Соңыннан сазлык киптерелә, әлеге урында (Париж Коммунасы һәм Мәскәү урамнары кисешкән чатта) сквер барлыкка килә.

Кораеш бистәсендәге җир кишәрлекләрен татар сәүдәгәрләре кибетләр кору өчен күпләп сатып ала. Биредә урнашкан Печән базарының архитектурасы XVIII гасырның II яртысыннан ХХ гасыр башына кадәр үзгәреп тора. Тора-бара ике катлы (аскы каты — кибет, өске каты — торак бүлмәләр) таш йортлар барлыкка килә. 1845—1849 елларда төзелгән Нурулла мәчете архитектура ансамбленең үзәгенә әверелә.

Искәрмәләр

  1. Көрәеш бистәсе (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  2. Казанский посад (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Хамидуллин Б. Л. (2023). Казанское ханство как имманентная часть исламской цивилизации. Казань: ИТЭР АН РТ. p. 39. ISBN 978-5-902375-73-9. 
  4. Археология Волго-Уралья. В 7 т. Т. 7. Позднее средневековье (середина XV–XVII вв.)/ Институт археологии им. А.Х. Халикова АН РТ / под общ. ред. А.Г. Ситдикова; отв. ред. Ф.Ш. Хузин. — Казань: Изд-во АН РТ, 2022. — С. 36. — 532 с.
  5. Кураишева слобода (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  6. Казанский посад: историческая справка (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  7. Очерки по истории Казанского ханства – Худяков М.Г., 1923. allkazan.ru (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  8. Казанский посад: Кураишева слобода (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.
  2. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало ХХ веков). — Казан: ФЕСТ, 1995.
  3. Рафаэль Мустафин Тайны озера Кабан и другие тайны Казани. — Казан, 2010. — ISBN 5-85903-022-3.
  4. Хамидуллин Б. Л. Казанское ханство как имманентная часть исламской цивилизации. – Казань: ИТЭР АН РТ, 2023. – 39 с. ISBN 978-5-902375-73-9.
  5. Археология Волго-Уралья. В 7 т. Т. 7. Позднее средневековье (середина XV–XVII вв.) / Институт археологии им. А.Х. Халикова АН РТ; под общ. ред. А.Г. Ситдикова; отв. ред. Ф.Ш. Хузин. – Казань: Изд-во АН РТ, 2022. – 532 с.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә