Ленин бакчасындагы баскыч
Ленин бакчасындагы баскыч (рус. Лестница в Ленинском саду) — Казандагы совет чоры архитектурасы әсәрләренең берсе, 1924 елда төзелгән[1]. Авторы — Казан архитекторы Федор Павлович Гаврилов (1890–1926).
Ачылу вакытында баскыч өстендәге мәйданчыкта Бөек Октябрь социалистик революциясе юлбашчысы Владимир Ильич Ленинга һәйкәл-бюст куела; 1925 елда бюст юлбашчы статуясы белән алыштырыла, биредә ул 1977 елга кадәр тора[1].
2018 елдан Ленин бакчасындагы баскыч — төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[2].
Территориаль урнашуы
Баскыч Казанның үзәгендә, Вахитов районы территориясендә, Ленин бакчасының көньяк өлешендә урнашкан. Ул төрле биеклектәге ике территорияне тоташтыра: түбән өлешендә — Ленин бакчасы; тау өстендә (өске террасада) — элеккеге Клиник бакча мәйданы. Анда 1970 елларда Казан университетының 17 катлы икенче уку корпусы һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә бинасы төзелә (рәсми документларда әлеге территория Ленин бакчасының түбәнге һәм өске террасасы дип атала)[2].
Тасвирлама
Ленин бакчасындагы баскыч алты яруслы кирпеч корылмадан гыйбарәт, ул парапет һәм балюстрад рәвешендәге киртәле унике баскыч маршыннан тора[2]: дүрт марш өске өлешендә, дүртесе — урта өлешендә, дүртесе аскы өлешендә. Кайбер басма чыганакларда бары тик биш баскыч маршы гына күрсәтелә[3] — нәкъ менә шундый сан Ф. П. Гаврилов проектында да билгеләнгән (аерымлыклар әлеге конструкцияне төрлечә аңлауга бәйле).
Баскыч симметрияле планировка структурасына ия, шулай да аерым элементлары асимметрияле: кәрниз плитәләр белән капланган парапетлар сул яктан авыш, уң яктан баскычлы итеп эшләнгән[2].
Баскыч коммунистик идеологияне чагылдырган рельефлы язмалар һәм эмблемалар белән бизәлгән. Өске ярус янындагы терәк вертикаль стенада ике юллы язма бар, анда беренче тапкыр «Коммунистлар партиясе манифесты»нда (1848) барлыкка килгән танылган коммунистик лозунг язылган: «Бөтен илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» (рус. Пролетарии всех стран, соединяйтесь!). Аскы ярусның вертикаль стенасында Хезмәт фәнни оешмасының (НОТ) яртылаш штурвал, яртылаш тешле тәгәрмәчтән (шестеренка) гыйбарәт эмблемасы сурәтләнгән, ул өстән — ВРЕМЯ, сулда (вертикаль) — СИСТЕМА, уңда (вертикаль) — ЭНЕРГИЯ, аста НОТ сүзләре белән каймалап алынган. Эмблема өстендә орнаментлар рәте: сул һәм уң якларында — икешәр биш очлы йолдыз, үзәктә — урак белән чүкеч; күрсәтелгән биш элемент та квадрат плакеткаларга урнаштырылган.
Баскыч кызыл керамик кирпечтән төзелгән, цементлы-комлы штукатурка белән тышланган; декор, тоткалар, киртәләр һәм баскычлар мозаикалы бетоннан эшләнгән[2]. Конструкциясенең аскы өлеше башта хуҗалык эш коралларын саклау өчен келәт функциясен үти[3], моны сул якта — тигез почмаклы ромб рәвешендәге керү юлы һәм тәрәзә, ә уң якта квадрат тәрәзә раслый; соңрак аларны томалап куялар.
Стиль чишелеше буенча Ленин бакчасында баскыч «конструктивизм архитектурасы»на якын[2].
Тарих
Ленин бакчасында баскыч барлыкка килү 1924 елның 21 гыйнварында вафат булган Владимир Ильич Ленин истәлеген мәңгеләштерү нәтиҗәсе булып тора. Баскыч мемориаль комплексның архитектура өлешенә әверелә, аның төп элементы башта бюст рәвешендә (1924 елның 7 ноябреннән), ә аннары сын рәвешендә (1925 елның 25 июненнән) куелган Ленин һәйкәле була.
Ленин бакчасындагы баскыч проекты (1924)
Ленин үлгәннән соң ике көн узгач, матәм демонстрациясен оештыру буенча республика комиссиясе Казанда «Татарстан хезмәт ияләренең аның бөек истәлеген хөрмәтләү үзәге» булырга тиешле Ленин һәйкәлен урнаштыруны кирәк дип таба[4]. 1924 елның 26 гыйнварында Татарстан АССР Үзәк Башкарма комитеты (ҮБК) карары белән В.И. Ульянов-Ленин истәлеген мәңгеләштерү буенча Үзәк комиссия төзелә[5]. Дәүләт банкы бүлекчәсендә һәйкәлгә акча җыю өчен 69 нчы номерлы хисап ачыла, аңа эшчеләрнең ике көнлек һәм хәтта атналык хезмәт хаклары килә башлый[6][7].
Ленин һәйкәле нинди булырга тиешлеге турындагы дискуссия 1924 елның февралендә башлана. Бер ай эчендә һәйкәлнең төрле вариантлары һәм аны урнаштыру урыны белән бәйле 200 гә якын тәкъдим кабул ителә[7]. Нәтиҗәдә, Ленин һәйкәлен Иптәш Ленин исемендәге бакча өстендәге Клиник бакча террасасы кырыенда урнаштыру турында карар кабул ителә. Бу урынны сайлауның тарихи нигезе бар: Казан тарихчысы Н.Ф. Калинин «Красная Татария» газетасы аша биргән аңлатмасында, «биек калкулыкта революцион карашлы студентлар җыела, һәм, замандашларының истәлекләренә караганда, бу калкулыкта берничә тапкыр яшь Владимир Ульянов үзе дә булган», дип, билгеләп үтә[7].
Бу ландшафт өчен Казан сәнгать-техник институты җитәкчесе архитектор Ф.П. Гаврилов ике бакчаны тоташтырган күпкатлы баскыч проектын эшли, аның өстендә Ленин һәйкәле белән пьедестал урнаштыру планлаштырыла. Шул рәвешле, юлбашчы һәйкәле зуррак архитектура композициясенең өстенлекле элементына әверелә. Әлеге проект иң яхшысы дип табыла.
Бер үк вакытта Ф.П. Гаврилов үзенең студентлары белән ике бакчаны да бердәм территория итеп үзгәртергә һәм төзекләндерергә һәм әлеге территорияне Ленин бакчасы дип атарга тәкъдим итә[7].
Казан архитекторы һәм архитектура тарихчысы, туган якны өйрәнүче С. П. Саначин, баскыч проектын эшләгәндә Ф. П. Гаврилов Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсе өчен 1890 елда төзелгән Заусайлов павильоны белән илһамланган, дип саный. Ул чагыштырмача якын, Державин бакчасының көньяк чигендә, бинаның төп күләмен каймалап алган күп маршлы баскыч ярдәмендә үтелә торган авыш рельефта урнашкан[1][8].
Ленинга һәйкәл-бюст (1924)
Баскыч өстендә Ленинга куелган беренче һәйкәл юлбашчының бронза бюсты була, ул 1924 елның 7 ноябрендә тантаналы рәвештә ачыла.
Бюстны кую сәбәпләре турында төрле фикерләр бар. С. П. Саначин раславынча, «Ленинград „Красный выборжец“ заводына бирелгән заказ буенча юлбашчының бронза сыны вакытында коелмаганга, бюст вакытлыча куелган»[7].
Сәнгать белгече Д. Д. Хисамова исә, һәйкәлнең пластик чишелеше вариантларын караганда, патша Россиясенең мәһабәт монументларының капма-каршысы буларак, Ленинга хас гадилек һәм тыйнаклык идеясе өстенлек иткән. Мондый идеяне пластик формада бюст рәвешендәге һәйкәл бик яхшы гәүдәләндергән, дип саный[9].
Академик скульптор М. Я. Харламов эшләгән Ленинның бронза бюстын сатып алу максатыннан акча җыю игълан ителә, ул Ленинградның «Красный выборжец» заводында коела[10]. «Бу эшләр үз вакытында югары бәяләнә: „сәнгать академиясе эшләгән Ленин бюсты абсолют охшашлыгы белән генә түгел, ә аны башкаруның искиткеч сәнгатьлелеге белән дә аерылып тора“, — дип билгеләп үтә Сәнгать академиясе вәкиле К. В. Плец хезмәт язуында[9].
М. Я. Харламов иҗат иткән бюстны алу архитектура-мемориаль комплексны төзү процессын тизләтә. Эшне өч атна эчендә тәмамлыйлар һәм 1924 елның 7 ноябрендә бронзадан коелган Ленин бюсты баскыч белән бергә ачыла[9] (скульптура биш очлы йолдыз формасындагы нигездә торган гранит пьедесталга урнаштырыла[11]).
Ленин һәйкәле (1925)
1925 елның 25 июнендә, ТАССР төзелүнең биш еллыгы көнендә, тантаналы шартларда юлбашчыга яңа һәйкәл — Н. И. Шильников иҗат иткән сын ачыла[1]. Аның скульптурасын баскыч өстендә — моңа кадәр М. Я. Харламовның Ленин бюсты торган урынга урнаштыралар. М.Я. Харламов эшләгән бюстның язмышы билгесез[7].
Шильниковның Ленин һәйкәле эше — юлбашчының Казандагы беренче сыны һәм шәһәрдә сакланган иң борынгы оригиналь скульптурасы. Ул бронзадан эшләнгән һәм бетон белән тутырылган. Скульптураның уникальлеге — «скульптор Николай Шильников, Ильич образын Ленин үлгәннән соң аның гәүдәсен үлчәгән Баш мие институты мәгълүматларын файдаланып ясый. Нәтиҗәдә, абсолют охшашлыкка ирешә. Скульптураның биеклеге — 164 сантиметр (юлбашчының төгәл буе нәкъ шуның кадәр була), барлык үлчәмнәр һәм пропорцияләр җентекле саклана»[12] (һәйкәл торган бронза нигезнең калынлыгын исәпкә алып, Ленин скульптурасының реаль биеклеге 2 метр тәшкил итә[11]).
Һәйкәл Ленин бакчасындагы баскыч өстендә 52 ел тора һәм 1977 елда мәктәп тыкрыгындагы В.И. Ленин исемендәге 4 нче мәктәп ишегалдына күчерелә (хәзерге Катанов тыкрыгы)[1]. Биредә ул 3,1 метр биеклектәге турыпочмаклы пьедесталга куелган[11], педъестал үзенең формалары белән Ленин бакчасындагы һәйкәл пьедесталын кабатлый.
С. П. Саначин раславынча, Ленин һәйкәлен 4 нче мәктәп ишегалдына күчерү Казан университетының икенче уку корпусын һәм Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә бинасын төзү эшләре вакытында аңа зыян килү куркынычы белән нигезләнгән[7]. Төзелеш тәмамлангач һәм Казан җәмәгатьчелеге Ленин һәйкәлен беренчел урынына кайтару мәсьәләсен күтәргәч, шәһәрнең баш архитекторы М. Х. Агишев моңа каршы чыга. 1979 елдан башлап, һәйкәлне кире кайтару буенча беренче инициатива барлыкка килгәннән бирле (инициаторлары — архитектор, архитектура тарихчысы В. П. Остроумов һәм археолог А. Х. Халиков), М. Х. Агишев бу идеягә күп тапкырлар комачаулый. Хәтта 1980 елның мартында ТАССР Министрлар Советының «Казанның В.И. Ленин тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннарын саклауны һәм төзекләндерүне, аларны хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә киң куллануны яхшырту турында»гы Карарын кабул итү дә, аның нигезендә соңрак Ленин бакчасын реконструкцияләү башлана, Ленин һәйкәлен кире урынына кайтарырга ярдәм итми. 1980 еллар дәвамында бу мәсьәлә берничә тапкыр, 1987 елда Казан университетында студентлар җыенының 100 еллыгы билгеләп үтелгәнгә кадәр күтәрелеп килә, ләкин нәтиҗә бирми[7]. Совет власте таркалгач (1991), Ленин һәйкәлен урынына кайтару мәсьәләсе актуальлеген югалта.
Н. И. Шильников иҗат иткән Ленин һәйкәле мәктәп тыкрыгындагы 4 нче мәктәп ишегалдында 39 ел тора. 2006 елда мәктәпне реконструкцияләү барышында аны сүтәләр һәм В.И. Ленин музей-йорты ишегалдына күчерәләр (Ульянов-Ленин урамы, 58)[13]. 2012–2015 елларда бу музейда капиталь реконструкция ясала, аның кысаларында Ленин скульптурасы да реставрацияләнә (2014), ул музей вестибюлендә урын ала, экспозициянең бер өлеше булып тора[12][14].
Совет һәм совет чорыннан соңгы торышы
Төзелеп беткәннән соң 10 ел узгач, Ленин бакчасындагы баскычның торышы куркыныч тудыра. «1934 елда Казан газеталары аның тузуы турында язалар. 1965 елда ул начар булмый, әмма вакыт белән төзәтү эшләре таләп итә»[15].
1980 елларда, яраксыз хәлгә килү сәбәпле, баскыч сүтелә[8], ләкин 1987 елда С.П. Саначин һәм Р. А. Солтанов җитәкчелегендә реконструкцияләнә[1]. Әлеге реконструкция эше буенча Татарстан мәдәният министры урынбасары С. Г. Персова, 2018 елда декоратив элементларның тулысынча сакланып калмавын билгели[8].
1970 елларда якшәмбе көннәрендә Ленин бакчасындагы баскыч янында коллекционерлар — филателистлар һәм фалеристлар җыела[3].
1990 нчы еллардан башлап, озак еллар дәвамында баскычның аскы өлешен каплап, Казанның «Кызыл Шәрекъ» сыра заводы лотогы урнашкан була[1]. Әлеге чорда һәм аннан соңгы елларда баскыч акрынлап туза, вандализм объектына әверелә (1987 елдан калган декоратив элементлар югала, ә стеналары граффити белән буялып бетә).
2017–2018 елларда баскыч Татар махсуслаштырылган фәнни-реставрация идарәсенең баш архитекторы Рания Ринат кызы Рәимова җитәкчелегендә реконструкцияләнә; бу реконструкция барышында 1924 елгы үрнәк нигезендә декорның барлык элементлары диярлек торгызыла[16].
2018 елның 14 февралендә, баскыч төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип таныла[2]. Әмма башкарылган эшләр бик үк сыйфатлы булып чыкмый, шул сәбәпле 2021 елда яңадан торгызу эшләре башкарыла[17].
Конфуций һәйкәле (2024)
1924–1977 елларда М. Я. Харламов эшләгән Ленин һәйкәле–бюсты, аннары Н. И. Шильников иҗат иткән Ленин сыны торган өске террасадагы баскыч өстендәге урын 47 ел буш тора.
2024 елның 8 октябрендә, баскыч ачылуга 100 ел узгач, бу урында борынгы кытай фикер иясе Конфуцийга һәйкәл куела[18]. Баскычка йөз белән басып торган һәм аның белән бердәм архитектура композициясен тәшкил иткән элеккеге Ленин һәйкәлләреннән аермалы буларак, Кытай фикер иясенә һәйкәл капма-каршы якка — Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәгә таба борылган.
Конфуций һәйкәле БРИКС–XVI саммиты алдыннан барлыкка килә (Казан, 2024 елның 22–24 октябре), саммитта Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин дә катнаша.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Саначин С. П. Экскурс в архитектурную жизнь советской Казани. Иллюстрированное повествование на стыке истории и градостроительства в 1918—1991 гг. — 2-е изд. — Казань: Фолиант, 2015. — С. 157—158. — 204 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-905576-46-1.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Приказ Министра культуры Республики Татарстан от 14 февраля 2018 года № 116 од «О включении выявленного объекта культурного наследия „Лестница в Ленинском саду, 1924 г., архитектор Ф. П. Гаврилов“, расположенного по адресу: Республика Татарстан, г. Казань, соединяет верхнюю и нижнюю террасы Ленинского сада, расположенного в границах территории, ограниченной улицами Пушкина, Дзержинского, Лобачевского и корпусами Казанского Федерального Университета, в единый государственный реестр объектов культурного наследия (памятников истории и культуры) народов Российской Федерации в качестве объекта культурного наследия регионального значения и утверждении предмета охраны, границ и режимов использования территории объекта культурного наследия». Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 Мутыгуллина Р. Лестница в Ленинском саду: 70 ступеней в прошлое. В этом году после реставрации была открыта лестница в Ленинском саду — одно из ранних произведений советской архитектуры, созданное на добровольные пожертвования. Об историческом памятнике «Казанским ведомостям» рассказала заведующая отделом вещевых источников Национального музея РТ Марина Новикова. Казанские ведомости (22 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ Малышева С. Советская праздничная культура в провинции: пространство, символы, исторические мифы (1917—1927). — Казань: Рутен, 2005. — С. 220. — 400 с. — 500 экз. — ISBN 5-98924-001-5.
- ↑ Айнутдинова Л. М., Сабирзянов Г. С. Ленин Владимир Ильич. TATARICA: татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ Саначин С. История одного памятника // Вечерняя Казань : газета. — 1987. — 5 февраль.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Саначин С. П. Исследования по истории Казанского края, преимущественно Казани: сборник статей. Книга 1. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 148—151. — 432 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-298-04387-8.
- ↑ 1 2 3 Романова О. В марте лестница у Ленинского сада в Казани получит статус объекта наследия. Реставрационно-восстановительные работы также планируют закончить предстоящей весной. Татар-информ (1 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 Кривошеева Т. Н., Хисамова Д. Д. Скульптура Татарстана : альбом / под ред. Р. Р. Султанова. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 196—197. — 319 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-298-04482-0.
- ↑ Остроумов В. П. Казань. Очерки по истории города и его архитектуры. — Казань: Издательство Казанского университета, 1978. — С. 177. — 294 с. — 5000 экз.
- ↑ 1 2 3 Казань в памятниках истории и культуры / под ред. Р. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982. — С. 234. — 280 с. — 13 000 экз.
- ↑ 1 2 Сабиров А. Страна советов. История в камне. Татарстан. Общественно-политическое издание (15 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ В Казани снесли первый памятник Ленину. Комсомольская Правда в Казани (13 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ В гостях у Ильича. Геннадий Зюганов открыл в Казани Дом-музей им. Ленина. Аргументы и Факты — Казань (20 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ Знаменитую лестницу в Ленинском саду восстановили в том виде, в каком она была задумана в 20-х годах прошлого столетия. Казанские истории: культурно-просветительная газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ Лучников А., Завьялова В., Гавриленко А. «Если вы сейчас изображаете Брежнева или Сталина, то ведь не снимаете с их пиджаков ордена». Back in the U.S.S.R. от минкульта РТ: лестница в Ленинском садике предстала в образе совавангарда с «Марксом» и «Лениным» над «звездами». БИЗНЕС Online (24 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ В Казани снова реставрируют лестницу в Ленинском саду. Inkazan (14 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2024.
- ↑ В Казани у библиотеки им. Лобачевского появился памятник Конфуцию (фото). БИЗНЕС Online (8 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2024.
Әдәбият
- Саначин С. П. Экскурс в архитектурную жизнь советской Казани. Иллюстрированное повествование на стыке истории и градостроительства в 1918—1991 гг. — 2-е изд. — Казань: Фолиант, 2015. — 204 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-905576-46-1.
| Казанның истәлекле урыннары | ||