Мөнир Агишев
Мөнир Агишев (Мөнир Хәсән улы Агишев, 14 апрель 1932 — 3 март 1994 (61 яшь)) — архитектор, укытучы, доцент (1973).
Азәрбайҗан политехника институтын тәмәмлагачтын (1956) Горьки өлкәсенең Дзержинск шәһәренә җибәрелә. 1957 елдан Казанда: 1960-1962 елларда ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгының баш архитекторы; 1962-1971 елларда «Татаргражданпроект» институтында проектларның баш архитекторы. 1971-1990 елларда Казан шәһәренең баш архитекторы; бер үк вакытта (1966-1980) Казан төзүче-мөһәндисләр институтында архитектори планлаштыру кафедрасы укытучысы.
Агишев проектлары нигезендә Юдин бистәсендәге торак квартал (1959-1962), ЮУЙара хисаплау үзәге (1961), Спорт сарае бинасы (1966), Шәһәр яны вокзалы бинасы (1967, В. Фёдоров һәм В. Логинов белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Осия Берим һәм М. Хәйруллин белән берлектә), Галиәсгар Камал ис. ТДАТ бинасы (1981, Г. Горлышков һәм Н. Точилин белән берлектә),[1] Кызыл Байрак авылындагы мәчет (1994, Т. Агишев белән берлектә) һәм башка объектлар төзелә.