Юдино (Казан)
Юдино — Казанның Киров районы составында микрорайоны.
1918 елда, Ленин боерыгы буенча, Кызыл таучык бистәнең Мәскәү — Казан тимер юлдан төньякка таба урнашкан өлеше Юдино атамасы бирелә.
Казан составына 1960-елларда кертелгән.
Тарих
Кызыл таучык бистәсе территориясендә ватандашлар сугышы барышында каты сугышлар барган. Кызыллар ягында унтер-офицер Ян Юдин җитәкчелеге астында латыш укчылары сугышканнар. 1918 елның 12 августында Кызыл таучык станциясе янында Ян Юдин снаряд ярчыгыннан һәлак була.
1920 елда Юдино шәһәр тибындагы бистә статусын ала, ә 1938 елда Юдино районының административ үзәге була.
1958 елда район үзәге Яшел Үзәнгә күчә, ә 1965 елда Юдино Казан шәһәре составына кертелә.
Транспорт
- Юдино тимер юл станциясе
- 2, 46 һәм 72 номерлы автобуслары.
Күрше районнар
- Төньяк ягыннан: Яңа Юдино (Беляевский), Залесный бистәләре.
- Көнбатыш ягыннан: Займище бистәсе; Займище күпере.
- Көньяк ягыннан: Кызыл Таучык посёлогы.
Юдинода туганнар
- Виктор Колотов — «Рубин»да һәм ССРБ җыелма командасында уйнаган футболчы.
- Иван Журин (1915-2002), Социалистик Хезмәт Герое.
- Любовь Смирнова (1944), Социалистик Хезмәт Герое.
- Валерий Леванов (1952), һидрогеолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2004).
- Азат Хәлимов (1958), баянчы, ТР атказанган артисты (1999).
Гаудия-вайшнавизм
Юдинода Казанда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең бердәнбер ашрамы урнашкан.