Архангел бистәсе
Географиясе
Вахитов районының көньягында һәм Идел буе районының иң төньяк өлешендә урнашкан. Төньяктарак һәм көнчыгыштарак Сукно бистәсе, көньяктарак — көньяк шәһәр эче тимер юлы, көнбатыштарак — Түбән Кабан күле урнашкан. Элегрәк бистәдән көнчыгыштарак «Ерак Архангел сазлыгы» дип аталган зур сазлыклы территория — Һади Такташ һәм Даурия урамнары арасындагы хәзерге кварталлар урынында урнашкан киң сазлык була[2]. Сазлык киптерелгән, аның урынында күпкатлы торак йортлар салына[3].
Административ буйсынуы
Архангел бистәсе Казанның 4 нче полиция (милиция) бүлегенә керә[4][5]. 1930 нчы еллар башында Бауман районы составында була, ә аннан Молотов районы аерылып чыккач, соңгысы составына керә[6]. 1942—1956 елларда Свердловск районы составында; ул бетерелгәннән соң, бистә Бауман (төньяк өлеше) һәм Идел буе (көньяк өлеше) районнары арасында бүленә[7][8].
1973 елда тарихи районның төньяк өлеше Бауман районыннан Вахитов районына күчерелә[9].
Тарихы
Колмәмәт авылы Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгән һәм Колмәмәт исемле имам хөрмәтенә аталган[10][11]. Казан ханлыгы яулангач (1552), бистә баштарак Казан воеводасы Г. Булгаковка, аннары 1567 елда Иван IV грамотасы нигезендә архиепископ Германга бирелә[10][3].
Соңрак монда Үзәк Россиядән җирсез крестьяннар күчеп утыра, Михаил Архангел хөрмәтенә чиркәү төзелә, һәм XVII гасыр башына ул Архангельское авылы буларак билгеләнә[12][11].
1646 елга авылда 32 хуҗалык булса, 1678 елга аларның саны 58 гә җитә. 1744 елгы ревизия нәтиҗәләре буенча бистәдә 229 ир-ат яшәгән, аларның күбесе — һөнәрчеләр (ташчылар, күнчеләр, кирпеч сугучылар, сыра кайнатучылар, тәгәрмәч һәм арба ясау осталары) була[12]. XVIII гасыр урталарына авыл шәһәр составына керә һәм Архангел бистәсе дип атала башлый[12]. 1783 елдан бистә архитектор В. И. Кафтырев планы буенча төзелә[12].
XIX гасырда бистә хәлле шәһәр халкы өчен җәйге йортлар урынына әйләнә. Биредә «Көнчыгыш Бавария» сыра кайнату заводы хуҗасы сәүдәгәр Оскар Петцольдның һәм профессор Карл Фуксның дачалары урнашкан була[3].
Бистә тарихында 1874 елда газ заводы төзелүе әһәмиятле вакыйга була — бу, Россиядә беренчеләрдән булып, чимал сыйфатында зур күләмдә нефть калдыкларын кулланган предприятие була, җитештерелгән газ шәһәрне яктырту өчен кулланыла[3]. 1860—1870 елларда Кабан күле буйлап Архангел бистәсен Казан үзәге белән бәйләүче пассажир пароходлары йөреше ачыла[3].
XX гасыр башына бистә күбесенчә агач йортлардан төзелә[13]. 1928—1931 елларда мех берләшмәсе эшчеләре өчен берничә дүрт катлы кирпеч йорттан торган «Лозовский исемендәге соцшәһәрчек» төзелә; якынча шул ук вакытта бистәгә исем биргән Архангел чиркәве сүтелә[14]. 1960—1970 елларда районда «хрущёвкалар» төзелү һәм 1990—2000 еллардагы тузган торак фондын бетерү программасы нәтиҗәсендә районның иске корылмалары тулысынча бетерелә[15].
Хәзерге торышы
Архангел бистәсе — торак йортлар белән тыгыз итеп салынган район. Тарихи агач корылмалар сакланмаган диярлек, алар урынына күпкатлы торак комплекслары төзелгән. 2025 елда Архангел бистәсенең XVIII—XIX гасырларга караган мәдәни катламы ачыкланган археологик мирас объектлары исемлегенә кертелә[16].
Элеккеге бистә территориясендә Казан зооботаника бакчасы (Европада иң борынгыларның берсе), Кабан арты мәчете, Архангел зираты (Казанда Арча зиратыннан кала борынгылыгы буенча икенче урында) урнашкан[3].
Урамнар
Исемлеккә Архангел бистәсенең гамәлдәге һәм тарихи (хәзерге вакытта юкка чыккан яисә исемнәре үзгәртелгән) урамнары кертелгән. Хәзерге вакытта кулланылмый торган тарихи исемнәр курсив белән билгеләнгән:
- Һади Такташ (зур өлеше);
- Ботаническая;
- Дальняя[17];
- 2 нче Дальняя (бетерелгән);
- Марсель Сәлимҗанов (өлеше);
- Айдинов (өлеше; 2022 елга кадәр — Нурсолтан Назарбаев[18]);
- Аркылы Лозовская (бетерелгән);
- 1 нче Приозёрная (бетерелгән);
- 2 нче Приозёрная (бетерелгән);
- Басмаханә тыкрыгы (бетерелгән);
- Туфан Миңнуллин (өлеше);
- Даурия[3].
Искәрмәләр
- ↑ № 655, 16 март Кояш. repo.kpfu.ru (1915). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2022. Архивировано 14 май 2022 года.
- ↑ Ботанический сад Казани: тяжба за землю, расхищение и чекистские расстрелы. realnoevremya.ru (23 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 13 февраль 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Как развивалась Архангельская слобода: гид по окраине старой Казани. tatar-inform.ru (26 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 1 гыйнвар 2026 года.
- ↑ План Казани 1914 г. издания Горуправы. www.etomesto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2022. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
- ↑ Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты (1926). "Приложение: План г. Казани со слободами". in Успенский В. А.. Справочник-путеводитель по городу Казани с приложением плана города со слободами. Казан: типография «Печать». pp. 93. http://www.etomesto.ru/map-kazan_1926/.
- ↑ Р. У. Амирханов, ed (2004). "Постановление Президиума Казанского городского Совета о разукрупнении Бауманского района г. Казани". История Казани в документах и материалах. XX век. Казан: Мәгариф. pp. 426. .
- ↑ Список улиц и переулков Бауманского и Дзержинского районов г. Казани по состоянию на 15 июня 1942 г.(фонд Р1583, опись 4, дело 23). Государственный архив Республики Татарстан. pp. 15.
- ↑ Схематическая карта районов Казани 1957 года. www.etomesto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2022. Архивировано 4 декабрь 2021 года.
- ↑ Решение № 277 исполкома Казанского городского Совета депутатов трудящихся от 11 апреля 1973 года «Об установлении границ административных районов города Казани»
- ↑ 1 2 Архангельская слобода. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 22 февраль 2025 года.
- ↑ 1 2 Султанов Р. И. (2004) (in ru). Историческая география города Казани и его предместий в XVI - XVII вв.. Казань: Институт истории АН РТ. https://rusneb.ru/catalog/000199_000009_002628349/.
- ↑ 1 2 3 4 Архангельская слобода. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2022. Архивировано 14 май 2022 года.
- ↑ План Казани 1914 г. издания Горуправы. www.etomesto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2022. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
- ↑ Вишленкова Е.А., Малышева С.Ю., Сальникова А. А. (2008). Культура повседневности провинциального города: Казань и казанцы в XIX - XX веках. Казань: Издательство Казанского университета. pp. 228.
- ↑ Решение Казанского объединённого Совета народных депутатов от 30 октября 1996 г. N 1-5 «О Программе ликвидации ветхого жилого фонда и реконструкции кварталов ветхого жилья в г. Казани»
- ↑ В Казани планируют признать новый археологический памятник XVIII–XIX веков. realnoevremya.ru (30 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 1 гыйнвар 2026 года.
- ↑ Казань, улица Дальняя. prawdom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 21 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Как старая улочка обрела имя комсомольца. rt-online.ru (28 гыйнвар 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 25 май 2024 года.
Әдәбият
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
- Султанов Р.И. Историческая география Казани (город и его предместье в XVI–XVII веках). Казань, 2004.