Көлмәмәт

Файл:Qaban bank.jpg
Кабан күле

Көлмәмәт яки Колмәмәт имамы (ﻛوُﻟﻣﻪﻣﻪﺖ ﺋﻳﻣﺎﻣئِ , tat.lat. Kölmämät ) (XIV гасыр) — Идел буе Болгары имамы, Көлмәмәт бистәсен нигезләүче.

Кабан бәк

Борыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Аксак Тимер Болгар шәһәрен һөҗүм иткәннән соң (1390 елларда) Болгар әмиренең Абдаллаһ улы - Кабан бәк һәм аның җитәкчелегендәге болгарлар Казан янына күчә. Казан янында күл буенда Кабан бәк яңа кирмәнгә нигез сала. Кабан бәк истәлегенә бу күл - Кабан күле дип атала.

Көлмәмәт бистәсен салыну

undefined

Кабан бәк белән килгән көрәштәше - Көлмәмәт имамы Кабан күле янында яңа бистәгә сала. Көлмәмәт имам җитәкләгән болгарлар агач мәчет төзиләр. Хәзер борыңгы Көлмәмәт агачлы мәчете урынында таш Кабан арты мәчете урнашкан. Ул иске Көлмәмәт агач мәчете урынында 1923 елда ачылган.

Көлмәмәт бистәсе бүген

Көлмәмәт бистәсе бүгенге Һади Такташ урамы, Павлюхин урамы, Салимҗанов урамы, Эсперанто урамы, Ротор урамына кадәр мәйданда урнашкан була. Казан ханлыгын басып алганнан соң Көлмәмәт бистәсе Архангел бистәсенә әверелә. Совет заманында бу бистә Вахитов һәм Идел буе районына керә.

Әдәбият

Тышкы сылтамалар

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
  • Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.

Төркемнәр