Кабан арты мәчете
Тарихы
Мәчет 1924—1926 елларда Идел буе Болгары ханы Алмыш тарафыннан Урта Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы хөрмәтенә төзелә[3]. Төзелеш Казан инженер-архитекторы А. Е. Печников проекты буенча халык акчасына алып барыла. Проекты 1912 елда ук эшләнгән була, ләкин Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, төзелеш эшләре туктатыла[3]. 1920 еллар башында төзелеш яңадан башланып китә[3].
Мәчет 1930 елның 6 февралендә ТатЦИК Президиумы карары белән ябыла[2]. Совет чорында бинада мәктәп, балалар бакчасы, ДОСААФ оешмасы урнаша[4]. 1991 елда бина мөселманнар җәмәгатенә кире кайтарыла[4].
2017 елда Татарстан Республикасының Арбитраж суды мәчет бинасына карата милек хокукын Россия Федерациясе исеменә таный[5].
Архитектурасы
Кабан арты мәчете — көнчыгыш-мөселман мотивлары кулланылган романтик модерн стилендәге татар дини архитектурасы һәйкәле. Манарасы почмакка урнаштырылган, бер заллы, антресольле мәчетләр төренә карый[2]. Манараның биек дүрткырлы нигезе сигез кырлы кәүсәне тотып тора, ул түгәрәк балконлы яктылык фонаре цилиндрына күчә. Уксыман порталлар, тәрәзә архивольтлары, баскычлы һәм кәкре сызыклы яңаклар, аркатуралы билбаулар манара формасы белән бергә бинага үзенчәлекле кыяфәт бирә[2].
Хәзерге торышы
Мәчет гамәлдә. Беренче катта — гыйбадәт залы, икенче катта уку бүлмәләре урнашкан[2]. Мәчет каршында мәдрәсә эшли[6].
2023 ел ахырында мәчетнең имам-хатыйбы итеп Равил Зөфәров билгеләнә, ул бу вазифада Йосыф Дәүләтшинны алыштыра[7].
2023—2024 елларда объектны саклау буенча проект документациясе дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын уза һәм уңай бәяләмә ала[8][9].
Проект түбәндәге эшләрне үз эченә ала[10]:
- тарихи кыяфәтен торгызу — совет чорындагы үзгәртеп корулар вакытында югалган башлангыч күренешен мәчеткә һәм аның манарасына кайтару (төп бина өстендәге гөмбәзне торгызу);
- фасадларны һәм конструкцияләрне төзәтү — алга таба җимерелүне булдырмас өчен нигезләрне, диварларны ныгыту һәм фасадларның кирпеч салымын реставрацияләү;
- соңгы ялгамаларны сүтү — тарихи кыяфәтне бозучы элементларны, мәсәлән, бинаның көнбатыш ягындагы совет чоры ялгамасын бетерү.
2025 елның мартында ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, мәчетне реконструкцияләүгә 200 миллион сумга якын акча кирәк булырга мөмкин, ә проектлаштыру «Тарихи хәтер» программасы буенча федераль бюджет хисабына алып барыла[11].
Саклану статусы
Кабан арты мәчете — федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Статус РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 30 августындагы «РСФСРда мәдәният һәйкәлләрен саклау эшен алга таба яхшырту турында»гы 1327 нче санлы карары белән бирелгән[12][13]. Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрындагы (рус. ЕГРОКН) теркәлү номеры — 161711345420006[13].
Объектның саклау предметы Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының 2023 елның 10 октябрендәге 611-П номерлы боерыгы белән расланган. Саклау предметына бинаның урнашу урыны, күләмле-фәзаи чишелеше һәм фасадларының архитектур чишелеше керә[13].
Мәдәни мирас объекты территориясенең чикләре Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының 2019 елның 23 сентябрендәге 106-П номерлы боерыгы белән расланган.
Объекттан файдаланучы — «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы[14].
Искәрмәләр
- ↑ Алфавитный список улиц города — к Всесоюзной переписи населения 1939 года (фонд Р1296, опись 18, дело 429 т. 2). — Государственный архив Республики Татарстан. — 152 с.
- ↑ 1 2 3 4 5 Тысячелетия ислама мечеть (рус.). Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Мечеть закабанная (рус.). go.kzn.ru. Официальный портал Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Закабанная мечеть (рус.). KZN.media (26 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Памятникам архитектуры в Казани нашли хозяина: две мечети «вернули» России (рус.). REGNUM (30 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Проектные решения по сохранению Закабанной мечети Казани рассмотрены на совещании с представителями ДУМ (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (29 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ В Казани в конце 2024 года Закабанную мечеть закроют на капремонт (рус.). Комсомольская правда — Казань (18 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Акт государственной историко-культурной экспертизы проектной документации по сохранению объекта культурного наследия федерального значения «Минаретные завершения мечетей: Закабанной» (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (5 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ В Казани отреставрируют минарет Закабанной мечети (рус.). Татар-информ (21 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Илина Хакимова. Проект реставрации Закабанной мечети в Казани прошел историко-культурную экспертизу (рус.). Реальное время (21 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Закабанную мечеть в Казани планируют реконструировать (рус.). news.mail.ru (3 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Минаретное завершение Закабанной мечети (рус.). Центр культурного наследия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Карточка объекта из ЕГРОКН (рус.). Проект «Культурное наследие России». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ Акт государственной историко-культурной экспертизы проектной документации по сохранению объекта культурного наследия федерального значения «Минаретные завершения мечетей: Закабанной» (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (8 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
Сылтамалар
| Казанның истәлекле урыннары | ||