Игенчеләр сарае


Игенчеләр сарае (рус. Дворец земледельцев) — Казанның тарихи үзәгендә — Сарай мәйданында, Казан кирмәненең төньяк дивары һәм Казансу яр буе урамы буенда урнашкан бина. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария баш идарәсе, Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге һәм аның карамагында булган башка оешмаларның штаб-фатиры[1]. Шәһәрнең заманча истәлекле урыннанарының берсе[2].

Тасвирлама

Сарай архитектурасында ампир һәм классицизм стиле кушылган, барокко һәм Ренессанс элементлары бар[3]. Бинаның эклектик һәм монументаль экстерьеры порталлы ике симметрияле канатлы һәм үзәк өлеше порталлы һәм классик гөмбәзле, төрле кече архитектура формаларын үз эченә ала. Корпус формасы, ампир һәм классицизм архитектура элементларының кулланылуы белән бина билгеле бер дәрәҗәдә Венадагы Пти-Пале яки Хофбург корпусларының берсен, ә ян-ягыннан Римдагы Витторианоны хәтерләтә.

Бинаны шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп була. Беренчесе — арка рәвешендәге зур портал, анда 20 метрлы бронза агач урнашкан. Бу — барлык фасадның үзәге, калган композиция аның тирәсендә туплана. Порталның өске өлешендә спираль рәшәткәле һәм челтәрләп ясалган гөмбәз урнаштырылган. Калган ике өлеше — симметрияле канатлар. Аларны металл белән капланган гөмбәзләр бизи. Фасадны канатлы барслар һәм арт аякларына баскан атлар тәмамлый[3].

Сарай тәүлекнең караңгы вакытында архитектур яктыртуга бай. Үзәк элемент булган 20 метр биеклектәге агач, бронзадан эшләнгән. Аның яшел яктырткычы яфрак массасын символлаштыра. Үзәк шпильнең түбә ноктасы — 48 метр.

Бина 15 метрлы калкулык итәгендә урнашкан. Сарай алдында мәйдан корылган. Экстерьердан аермалы буларак, бинаның интерьеры тыйнак, нигездә арзан материаллар кулланып эшләнгән. Бинаның сул ягын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, уң ягын ведомство буйсынуындагы оешмалар били.

Биредә шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы музее эшли. Аның өчен экспонатлар бөтен республикадан җыела. Монда Казан төбәге игенчеләренең эш кораллары (авылларда табылган ашлык сугу, кул белән май сыгу җайланмалары, төрле материаллардан эшләнгән савыт-саба һәм башка тарихи ядкәрләр), борынгы фотосурәтләр һәм архив документлары белән танышырга мөмкин[3].

Игенчеләр сарае янында охшаш архитектура стилендә «Дворцовая набережная» («Сарай яр буе») торак комплексы төзелгән.

Игенчеләр сарае Казанның популяр туристик маршрутлары һәм истәлекле урыннары исемлегенә керә[4], фотосессияләр уздыру өчен уңайлы нокта булып тора. Сарай алдындагы мәйдан — җирле халык өчен дә, шәһәр кунаклары өчен дә яраткан күрешү һәм очрашу урыны.

Тарих

Бина Федосеев урамындагы җимерелгән йортлар урынында корыла. Сарай проекты «Антика-плюс» компаниясе тарафыннан башкарыла[5], авторы — Леонид Горник[6].

Проект кыска вакытта эшләнә: бер ай эчендә эскизлар һәм макеты ясала. Горник сүзләренчә, идеяне чишүгә 12 көн, ә калган 18 е проектны рәсмиләштерүгә киткән. Нәтиҗәдә, Казанның архитектура комиссиясе эшне берьюлы һәм искәрмәләрсез кабул итә[3].

Төзелеш эшләре 2008–2010 елларда бара, бина төзелеше 2,2 млрд сумга төшә[7].

2011 елдан башлап, 30 августта — Республика һәм шәһәр көнендә — сарай янындагы мәйданда «Казан көзе» халыкара опера фестивале гала-концерты үткәрелә. Шундый беренче концертта Россия примадоннасы Любовь Казарновская һәм Италия теноры Леонардо Громенья Татарстан Дәүләт симфоник оркестры озатуында чыгыш ясыйлар[8].

2025 елның беренче кварталында дәүләт сатып алулары сайтында Игенчеләр сараен капиталь төзәтү турында тендер урнаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 227 млн сум карала. Эшләр исемлегендә төзү-монтажлау чаралары, кирәкле җиһазларны урнаштыру һәм монтажлау, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерү кебек эшләр каралган. Проектның заказчысы — «ТР Главинвестстрой» ДКУ[9].

Тәнкыйть

2010 елда, төзелеш тәмамланганнан соң, бина элеккеге «Росохранкультура» оешмасы, хәзерге Идел буе федераль округы буенча идарәсе тарафыннан протест уята, ул Бөтендөнья мирасы объектының саклау зонасы — Казан Кремле янындагы мондый бина «мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге кануннарны боза һәм мәдәни-тарихи мохит белән диссонацияли», дип белдерә[10].

Игенчеләр сараена карата каршылыклы фикерләр яши[11][12][13]. 2011 елның августында Казанның баш архитекторы Т. Г. Прокофьева авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасын, фасадларының яхшы сыйфатлы бизәлешенә карамастан, стиль ягыннан Кремль белән янәшә урынсыз, дип таный[14][15]. Журналист Илья Варламов бинаны кискен тәнкыйтьләп чыга, заманча Россиянең иң ямьсез биналарының берсе буларак бәяли[16][17] һәм аңа якын территориядә төзекләндерү эшләренең түбән дәрәҗәсен билгели[18].

Искәрмәләр

  1. Строительство нового здания минсельхозпрода РТ обошлось в 2,2 млрд рублей Архивная копия от 2 октябрь 2016 на Wayback Machine // Газета «БИЗНЕС Online». — 19 марта 2010 года.
  2. БИЗНЕС Online. Дворец земледельцев в Казани украшает табличка с орфографической ошибкой (ФОТО) (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2019. Архивировано 6 декабрь 2019 года.
  3. 1 2 3 4 Анастасия Рыбина. Дворец земледельцев: скандальный новодел КазаниПочему его критикуют и любят одновременно. www.experience.tripster.ru (2 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2025.
  4. Достопримечательности Казани: Дворец земледельцев: фото, адрес, как попасть внутрь, 13.06.2023.  [Тикшерелгән 28 апрель 2025]
  5. Здание Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ. Архивная копия от 14 июнь 2011 на Wayback Machine // Сайт компании «Антика».
  6. Интервью с автором проекта Леонидом Горником // Журнал «Стройэкспертиза» — 01 февраля 2010
  7. Строительство нового здания минсельхозпрода РТ обошлось в 2,2 млрд рублей Архивная копия от 2 октябрь 2016 на Wayback Machine // Газета «БИЗНЕС Online». — 19 марта 2010 года.
  8. Елена Сунгатова. «Казанская осень»: Первый Оперный фестиваль под открытым небом (рус.). art16.ru (1 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
  9. Рената Валеева. Дворец земледельцев в Казани отремонтируют за 227 млн рублей Источник : https://realnoevremya.ru/news/330302-dvorec-zemledelcev-v-kazani-otremontiruyut-za-227-mln-rubley (рус.) (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
  10. Арслан Минвалеев. Дворец минсельхоза РТ — под угрозой ареста Архивная копия от 19 февраль 2010 на Wayback Machine // Газета «БИЗНЕС Online». — 29 января 2010 года.
  11. БИЗНЕС Online. Архитектура Казани: лучшие и худшие (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2019. Архивировано 6 декабрь 2019 года.
  12. У парадного подъезда. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2011. Архивировано из оригинала 8 декабрь 2011 года.
  13. Журнал «Проект Россия» учредил премию за худшую архитектуру (рус.). Газета.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2019. Архивировано 6 декабрь 2019 года.
  14. Ренат Садыков. Главный архитектор Казани оценила казанские новостройки // ProГород. — № 21 (33). — 13 августа 2011 года.
  15. Главный архитектор Казани назвала самые удачные и неудачные здания в городе Архивная копия от 2 июнь 2012 на Wayback Machine // ProKazan.Ru. — 9 августа 2011 года.
  16. Илья Варламов внёс Дворец земледельцев и театр «Экият» в список 100 самых уродливых зданий (рус.). vestikamaza.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2021.
  17. И. А. Варламов. 100 самых уродливых зданий России (рус.). varlamov.ru. Livejornal (12 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2021. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
  18. И. А. Варламов. Плохая Казань (рус.). varlamov.ru. Livejornal (22 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2021. Архивировано 19 апрель 2021 года.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани